Зәй офыклары

24 апрель 2015 яңалыклары

  • 24 апрель 2015 - 12:47
    Бик яшь килеш киттең син...
    Сарсаз-Баграж авылында яшәгән сеңлем, гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Равия Фаиз кызы Утяганова бер ел элек арабыздан китте. Бу юллар аны юксынудан туды. Матур гына җәйләр җитеп килә, Сеңлекәшем, сине сагынып. Болыннарда җиләкләрең пешә, Көтә алар, сине сагынып… Яланнарда ап-ак ромашкалар - Син яраткан, синең чәчкәләр. Чәчәкләргә карап...
    660
    0
    0
  • 24 апрель 2015 - 10:50
    Җиңү көне уңаеннан тамашалар үзгәрәк булачак
    9 Май - Җиңү көненә санаулы көннәр генә калды. Бәйрәм уңаеннан хәзер узачак күренеш, тамашаларда катнашучыларның "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда репетицияләре бара. Аңа шәһәрнең барлык мәктәп укучылары тартылды. Шунысы игътибарга лаек, юбилей тамашалары үзгәрәк, тирән мәгънәгә ия булачак.
    606
    0
    0
  • 24 апрель 2015 - 10:39
    Зәйдә Чернобыль фаҗигасен искә алдылар (фотолар)
    Моннан 29 ел элек Чернобыль атом-электр станциясендә булган авария илебез тарихында тирән эз калдырды. Бүген Зәйнең Җиңү бульварында Чернобыль атом-электр станциясендәге авария, башка радиацияле һәм техноген фаҗигаләрне бетерүдә катнашканнарга куелган мемориаль таш янында әлеге уңайдан митинг үтте. Анда Чернобль АЭСы авариясен ликвидацияләүдә катнашкан шәһәрдәшләребез, аларның тол хатыннары җыелып аралашты, бүгенге...
    575
    0
    0
  • 24 апрель 2015 - 08:08
    Татарстан синоптиклары давыл турында кисәтә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының кинәт үзгәрүе хакында кисәтә. Якындагы 1-3 сәгать эчендә көньяк-көнбатыштан җилнең көчәюе көтелә. Көчле җил көн азагына кадәр саклана. Аның тизлеге секундына 15-20, урыны белән 25 метрга кадәр җитәчәк.
    587
    0
    0
  • 24 апрель 2015 - 08:03
    Яшь музыкантлар сокландырды (фотолар)
    22 апрельдә музыка мәктәбе укучылары үзәк китапханә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм укучылар өчен оештырган чарада матур һәм сокландыргыч итеп чыгыш ясадылар. Концертта халык уен кораллары һәм пианино - электрон бүлекләрдә шөгыльләнүчеләр катнашты. Өлкән буын тарафыннан сугыш темасына багышланган чыгышлар аеруча җылы итеп кабул ителде: алар - "На безымянной...
    710
    0
    0
  • 24 апрель 2015 - 07:51
    Ветераннарга юридик ярдәм
    28 апрельдә үзәк китапханәдә (Чапаев урамы, 1) көндезге сәгать 10нан 12гә кадәр җирле үзидарә органнары тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бердәм түләүсез юридик ярдәм сәгатьләре оештырыла.
    533
    0
    0
Реклама