Зәй офыклары

27 апрель 2015 яңалыклары

  • 27 апрель 2015 - 13:00
    Шүрәле, Су анасы, Акбай...
    26 апрель, Габдулла Тукай туган көндә Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда бөек шагыйрь иҗаты белән бәйле экспонатлар алгы планга чыга. Болар - агачтан ясалган Шүрәле сыны, Су анасы һ.б. Музейга килүче балалар шул сыннарны тотып карый, шигырь юлларын искә төшерә. Быел да Тукай туган көндә Су анасы белән Шүрәле...
    615
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 12:51
    Тукай туган көнгә багышланган чаралар дәвам итә
    Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә Габдулла Тукай туган көнгә багышлап, укучылар катнашында концерт булды. Аны мәгариф һәм мәдәният идарәләре берлектә оештырды. Ул балаларны Тукай иҗаты аша тәрбияләү, аның шигырьләрен пропагандалау, үсеп килүче яшь буында бөек шагыйрь белән горурлану хисләре уяту максатында уздырылды. Концертта катнашучылар да, аны тамаша кылучылар да укучылар булды.
    582
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 12:10
    Зәйдә “Георгий тасмасы” акциясе бара (фотолар)
    Зәйдә "Георгий тасмасы" акциясе дәвам итә. Бүген үз мәктәпләре урнашкан микрорайонда тасмаларны шәһәрдәшләребезгә тарату өчен 2нче мәктәпнең "Игелек территориясе" волонтерлар отряды әгъзалары чыкты. - Без быел 100 данә георгий тасмасы әзерләдек. Аларны шушы көннәрдә мәктәбебезнең актив волонтерлары тарата. Укучылар "Бердәм Россия" сәяси партиясе башлангычы белән старт алган ветераннарыбызга бүлмә гөлләре...
    553
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 11:22
    Китапханәдә үзенчәлекле күргәзмә
    Зәй үзәк китапханәсенең китап бирү бүлегендә Парк-скверлар елы уңаеннан зур китап күргәзмәсе эшли. Укучылар әлеге ел, гомумән, парк-скверлар булдыру, агач-чәчәкләр утырту, матурлык, яшеллек булдыру турында күп мәгълүмат ала ала. Парк-сквер елы уңаеннан чаралар күргәзмә янында уздырыла, аның буенча әңгәмәләр оештырыла.
    495
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 11:00
    Бию фестивале узды
    Зәйнең шәһәр мәдәният йортында "Салават күпередәй талантлар сибелгән" дип аталган үзешчәннәрнең хисап концерты булды. Аны эстрада биюләре фестивале дисәң, дөресрәк тә булыр, мөгаен. Хореография мәдәният йортындагы балалар иҗат коллективлары арасында төп урыннарның берсен алып тора. Бер генә чара да "Вдохновение" группасы чыгышыннан башка үтми. Әлеге төркем репертуарында халык биюләре дә,...
    731
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 10:44
    Нурлат кешесе эзләнә
    Нурлат районы эчке эшләр бүлеге Нурлат шәһәре кешесе Рөстәм Кәлимуллинны эзли, дип хәбәр итә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Ул Нурлат шәһәреннән 1 апрельдә "ВАЗ-21074" автомобилендә чыгып киткән. 12 апрельдә аны Казанда күргәннәр, шуннан соң аның кайда икәнен белүче юк. Рәсемдәге егетне күрүчеләрнең 8(84345) 2-11-25 яки 02 телефоннары аша...
    519
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 10:29
    Аксарлылар Тукайны искә алды (фотолар)
    Узган ялда татар халкы, шул исәптән зәйлеләр, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. Аксар мәдәният йорты хезмәткәрләре аны укучылар белән искә алды. Мәдәният хезмәткәрләре сәхнәдә аның нарасый, балачак елларын сәхнәләштерсә, укучылар исә Тукайның шигырьләрен укыды, җырлар башкарды.
    498
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 09:41
    Зәйлеләр “Җиңү урманы” Бөтенроссия акциясенә кушылды
    Татарстанда 25 апрельдә - Бөтенроссия агач утырту көнендә - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү урманы" акциясе узды. Әлеге акциядә кысаларында Зәйнең шәһәр мәдәният йорты, "Зәй" урманчылыгы, "Зәй урман" учреждениесе, 5нче мәктәп, "Миләшкәй" балалар бакчасы коллективлары "Җиңү аллея"сын тәртипкә китереп, анда агачлар утырттылар. Акциядә шулай ук тыл ветераннары Анна Петрова,...
    630
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 09:00
    Сәхнәдә – сугыш чоры, җиңү мизгеле (фотолар)
    Зәйлеләр музыка мәктәбе укучылары чыгышын көтеп ала. Мондый чыгышларда аеруча малай-кызлар, аларның укытучылары, әти-әниләре дулкынлана. Үткән җомгада Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Җиңү салюты" хисап концертында музыка мәктәбе актлар залы тамашачылар белән тулы иде. Укучыларның чыгышлары бер сулышта сугыш еллары, 1945 елны тасвирланды. Концерт Анна Краснова һәм Ирина Рыжова җитәкчелегендәге...
    707
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:48
    27 апрель – 3 майга йолдызлар фаразы
    Кучкарлар (21.03-20.04) өчен атна бөтен яклап та уңышлы булачак. Эшегездә үзегезне яхшы яктан күрсәтеп җитәкче һәм хезмәттәшләрегезнең хөрмәтенә лаек булырсыз. Керем көтелә. Ял көннәрен гаиләгез белән бергә үткәрерсез. Үгезбозаулар (21.04-21.05), максатыгызга ирешүдә ашыкмагыз. Туганнарыгыз белән яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, каршы килмәгез. Аларга карата кырыс булу сезнең файдага...
    567
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:00
    Зәй китапханәчеләре киңәште
    Зәй үзәк китапханәсендә узган район-шәһәр мәктәп китапханәләренең чираттагы утырышы "Мәдәният елыннан Әдәбият елына" дип аталып, анда сүз Әдәбият елында башкарыласы эшләр турында барды. Утырышта Парк-скверлар һәм Хезмәт кешесе еллары буенча нинди эшләр алып барылачагына да басым ясалды. Соңыннан Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сугыш чоры шигърияте һәм музыкасы" дип исемләнгән кичә...
    758
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 07:04
    “Созвездие-Йолдызлык-2015” фестивале гала-концертында Зәйнең “Азаль» ансамбле беренче урын яулады (фотолар)
    "Созвездие-Йолдызлык - 2015" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале тәмам. Быел фестивальнең унбиш еллык юбилей йомгаклау гала-концерты Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышлап уздырылды. Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында искиткеч тамаша булды ул. Зәйдән фестивальнең төп тантанасына Татарстанның атказанган...
    641
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 06:42
    Зәйнең музей хезмәткәрләре балалар янында
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музее махсус чаралар циклы булдырып, аның нигезендә шактый гына эшләр башкара. Район Бөек Ватан сугышына 11600 кешесен озаткан, шуларның 7410сы туган якларына кире әйләнеп кайта алмаган, илебез азатлыгы өчен төрле фронтларда сугышып башын салган. Алар арасында Советлар Союзы герое исеменә...
    1
    0
    0
Реклама