Зәй офыклары

28 апрель 2015 яңалыклары

  • 28 апрель 2015 - 11:41
    Герой исемендәге кубок өчен ярыш үтте (фотолар)
    Зәй мәгариф идарәсе РОГО ДОСААФ республика оешмасы җирле бүлеге белән берлектә укучылар һәм укытучылар арасында Советлар Союзы Герое Ларионов призына пневматик коралдан ату буенча ярышлар оештырды. Анда районның төрле мәктәпләреннән 10 команда катнашты. "Җиңүне каршылап" дип аталган республика бәйгесе кысаларында үтүче ярышка балалар җитди әзерләнгән иде. Гомумкоманда исәбе буенча Герой...
    731
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 11:40
    Зәйдә 6 кешегә талпан кадалган
    Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итүенчә, Татарстанда үткән атнада кешеләргә талпан кадалуның 19 очрагы теркәлгән. Ә Зәй районында исә быелгы сезон башлануга, 6 кешегә талпан кадалган, ди санитар табиблар. Зәйлеләр нигездә бакчачылык ширкәтләрендә, зиратларда каберлекләрне чистартканда талпан кадалуга дучар булган. Аларның барысына да үз вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Санитар табиблар бу...
    680
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 09:40
    Зәйдә бер әби мошенникларның “борынына чиерткән”
    Социаль мошенниклык очраклары турында, кызганыч, еш ишетергә туры килә. Зәй районы эчке эшләр бүлегендә исә мондый алдануларның соңгы вакытларда профилактик эшчәнлек даими алып барылу нәтиҗәсендә кимүен әйтәләр. Әле 22 апрельдә генә полициягә шалтыратып, 1948 елгы ханым бу уңайдан рәхмәтен белдерә. Аңа төн уртасында телефон аша шалтыратып, сезнең улыгыз кеше үтереп...
    513
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 08:30
    Зәйдә янә “Оберегай” акциясе башланды
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе язгы-җәйге чорда янә "Оберегай" экологик акциясен башлап җибәрделәр. Район территориясендәге сулык, чишмә яннарын чистартуны күз уңында тотып оештырылучы акция Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Карамалы елгасы буен чүп-чардан арындырудан башланды. Анда "Яшь гвардия" һәм студентлар хезмәт отрядлары активистлары катнашты.
    509
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 07:26
    “Игелекле эшләр эстафетасы” акциясенә зәйлеләр дә кушылды
    Республикада "Президент белән бергә" исемле республикакүләм иҗтимагый хәрәкәт оешып, анда "Игелекле эшләр эстафетасы" акциясе старт алуы турында хәбәр иткән идек. Әлеге акциягә зәйлеләр дә теләп кушылды һәм шактый игелекле эшләр эшләргә өлгерде. Яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче студентлар хезмәт отрядлары үзәге һәм яшьләрнең "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасы вәкилләре бүген Ринат...
    499
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 06:37
    Каләмдәшебез Гамирә Гаделшина зур бүләккә лаек булды
    Озак еллар Зәй шәһәрендә яшәп, "Республика Татарстан" газетасының төбәк хәбәрчесе булып эшләгән, хәзерге вакытта да журналистика өлкәсендә лаеклы хезмәт куючы якташыбыз "Бизнес время" газетасы баш редакторы Гамирә Гаделшина бу көннәрдә дәрәҗәле бүләккә ия булды. Аңа "Россия матбугатының алтын фонды" билгесе тапшырылды. Коллегабыз Гамирә Габдулловнаны зур бүләк алуы белән тәбриклибез, алга...
    587
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 06:30
    Зәй укучысы Лев олимпиада призеры
    Мәктәп укучылары арасында үтүче Бөтенроссия фән олимпиадаларының география буенча йомгаклау этабы төгәлләнде. Анда район данын яклаган 7нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Лев Лукъянов призер булды. Лев берничә ел рәттән фән олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яулап килә. Ул бу юлы да сынатмады.
    604
    0
    0
  • 28 апрель 2015 - 06:23
    Зәйлеләр үзләрен корпоротив турнирда сынады
    Агымдагы елның 1 февраленнән 20 апреленә кадәр Чаллыда мини-футбол буенча корпоратив турнир узды. Ярышларда барлыгы 20 команда катнашты. Зәйнең «Витязь» командасы турнирда III урынга лаек булды.
    555
    0
    0
Реклама