Зәй офыклары

29 апрель 2015 яңалыклары

  • 29 апрель 2015 - 12:15
    Зәйдә ике ветеран “Непокоренные” медальләрен алды
    Зәйдә Бөек Ватан сугышы чорында үсмер бала килеш концлагерь тоткыны булган ике хатын-кыз исәпләнә. Бу көннәрдә алар хөрмәтенә Мәскәүдән район социаль яклау бүлегенә "Непокоренные" дип исемләнгән махсус медальләр кайтартылды. Апалы-сеңелле Галина Попова һәм Валентина Иванова 4 ел дәвамында фин концлагеренда тоткынлыкта булганнар, алар бала килеш биредә күргәннәрен елый-елый сөйли. Ветераннарга...
    581
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 12:05
    Зәйдә “Ветераннарга - чәчәкләр” акциясе үзәк дәваханәнең ветераннар палаталарына килде
    Зәйдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге инициативасы белән "Ветераннарга - чәчәкләр" акциясе тормышка ашырыла. Бүген акция кысаларында шәһәр мәктәпләре укучылары, укытучылары үзәк дәваханәнең ветераннар палаталарына мәктәп шартларында үзләре үстергән бүлмә гөлләрен бүләк иттеләр. Мәсәлән, 2нче мәктәп укучылары үзләре шефлыгында булган сугыш ветераны Михаил Фирсов дәвалана торган хирургия бүлегендә ветеран...
    1531
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 11:24
    Музыка мәктәбендә – иҗади очрашу
    Зәй балалар музыка мәктәбендә мәктәп тәмамлаучылар белән Түбән Кама музыка колледжының фәнни эш буенча директор урынбасары Анастасия Карпова очрашты. Анда студентларның Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләгән эшләре презентацияләнде, колледж турында тулы мәгълүмат бирелде. Очрашу ике як өчен дә бик файдалы булды.
    554
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 08:26
    Район җитәкчесе - төзелеш объектларында
    Зәй районы җитәкчесе район-шәһәрдә баручы төзелеш объектларында булып, эш барышы белән танышып, андагы проблемаларны урында хәл итте, эшне үз вакытында, сыйфатлы башкару бурычын куйды. Рейдны ул яңа шәһәрдә төзелүче балалар бакчасыннан башлап, ресурс үзәге, 2нче мәктәп, Иске Тәкмәк авылындагы күпфунцияле үзәк төзелешләрендә дәвам итте. Шәһәр-район эчке эшләр бүлеге, прокуратура, массакүләм...
    594
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 08:16
    Зәйдә тагын бер балалар бакчасы төзелә
    Узган ел Зәйдә халык телендә Зәңгәр районда ике катлы балалар бакчасы сафка баскан иде. Агымдагы елда тагын бер балалар бакчасы төзелә. 140 урынга исәпләнгән бакча ике катлы булачак, аны төзү белән "Теплоэнергомонтаж" ширкәте мәшгуль. Әлеге объектның беренче каты күтәрелеп, аның керү, эчке өлешләре, подвалда исә электр үткәргечләр монтажлана. Бакча 15...
    612
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 08:15
    Яңа туган бала карау йоласын беләсеңме?
    Зәйнең Аксар һәм Имәнлебаш мәдәният йортлары хезмәткәрләре район-шәһәр мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы күчмә утырышында бишек җырлары белән үрелеп барган яңа туган баланы карау һәм исем кушу йолаларын күрсәтте. Әлеге чараны сәхнәләштерүдә әлеге авылларның өлкән әби-апалары ярдәмгә килде.
    600
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 08:14
    Егор бронза медальгә лаек
    25-26 апрельдә Кукмарада киокусинкай буенча ТР беренчелеге узды. Ярышларда Зәйнең яшь спортчылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз яшендә Егор Кузнецов, зәңгәр пояс нормативын үтәп, бронза медальгә лаек булды.
    564
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 07:39
    Хезмәт һәм эш шартлары сакланган булырга тиеш
    Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Зәйнең халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә уку-өйрәнүләр үтте. Үзәк белгече Светлана Сало "Әйлән-тирәнең сәламәтлеккә тәэсире, производствода травмалар, һөнәри авырулар" дигән тема буенча презентация ясады. Быелгы хезмәтне саклау проблемаларын итү, чаралар оештыру "Куркынычсыз, сәламәт эш шартлары кешегә хезмәтен лаеклы башкаруга ярдәм итә" шигаре астында уза. Димәк,...
    563
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 07:16
    Ниһаять, җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 29 апрельдә һава температурасы шактый югары күтәреләчәк. Алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә яңгыр ява, көндез явым-төшем күзәтелми. Татарстанның күпчелек районнарында һәм Казанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими. Татарстанда уртача...
    529
    0
    0
  • 29 апрель 2015 - 05:36
    Зәйдә хатын-кызлар декрет ялында өстәмә белем ала
    Кичә Зәйнең мәшгульлек үзәгендә декрет ялындагы 11 әни менеджер-логист белгечлеге буенча диплом алды. Республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан кабул ителгән, күпмедер вакыт хезмәт процессыннан читләшеп торган хатын-кызларга заман таләбе буенча белемнәрен ныгыту, яңа белгечлекләр үзләштерү мөмкинлеге бирү программасы район мәшгульлек үзәгендә уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы биш елда...
    691
    0
    0
Реклама