Зәй офыклары

7 май 2015 яңалыклары

  • 7 май 2015 - 13:38
    Безнең Зоя апа
    Бөек Ватан сугышы михнәтләрен, газапларын күргән кешеләр - безнең өчен тере тарих. Яннарына барып, элекке вакытларны алар авызыннан ишетү, сөйләүләрен тыңлау сугышның ничек куркыныч булуын тулырак аңларга ярдәм итә. Зоя Михайловна Абдулова 1931 елның 27 сентябрендә Мамадыш районы Иске Мочалкино авылында туа. Гаиләдә 7 бала булалар. Сугыш башланган елда мәктәпкә...
    618
    0
    0
  • 7 май 2015 - 13:22
    Зәйдән Анна Моисеева номинант булды
    Республика пенсия фонды белән пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге бергәләп, быел бишенче мәртәбә "Татарстанның өлкән кешесе социаль портреты" конкурсы үткәреп, аңа йомгак ясады. Быелгы конкурс җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Халкыбызның фронтта, тылда күрсәткән батырлыгы турында эссе, очерк, мәкалә, хикәя белән анда теләгән һәркем катнаша алды. Конкурска Зәйдән дә материал җибәрелде. "У...
    606
    0
    0
  • 7 май 2015 - 13:09
    Җирдә тынычлык хакына
    ТР балалар китапханәсенең Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Җирдә тынычлык хакына" дип исемләнгән республика конкурсы оештыруы турында хәбәр иткән идек. Бәйге 9-14 яшьлек балаларның сугыш чорында совет халкының фронттагы һәм тылдагы геройлыгы турындагы шигырь яисә проза әсәреннән өзекне сәнгатьле итеп укудан гыйбарәт иде. Әсәрнең мәктәп программасына кермәве шарт итеп куелды....
    1818
    0
    0
  • 7 май 2015 - 11:52
    Зәйдә ГРЭС ветераннарын тәбрикләделәр
    Бүген Зәйдә ГРЭС ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан тантаналы тәбрикләү чарасы үтте. Мөхтәрәм затларны котларга "Генерацияләү компаниясе" ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев килде. Иң башта алар, ГРЭС җитәкчелеге, ветераннар белән бергәләп шәһәрнең Җиңү бульварындагы "Азатлык китерүче солдат" һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан бәйрәм ГРЭСта мул табын артында дәвам итте. - Ил...
    1345
    0
    0
  • 7 май 2015 - 11:44
    Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары
    8 май 13.00 - Иске Зәй бистәсендә һәйкәл ачу тантанасы 15.00 - "Энергетик" Мәдәният сараенда сугыш ветераннарын район җитәкчесе кабул итүе 16.00 - мәйданда театрлаштырылган тамаша 18.00 - татар эстрадасы йолдызлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концерты 19.00 - Малежик концерты 9 май 8.00 - җиңел атлетика эстафетасы 9.00 -...
    653
    0
    0
  • 7 май 2015 - 11:32
    Зәйдән Константин тагын җиңүче
    Мәктәп укучылары арасында дөнья мәдәнияте фәне буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының финал этабы тәмамланды. Анда Зәйдән 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Константин Җәлилов җиңүче булды. Константин инде берничә ел рәттән фән олимпиадаларында уңышлы чыгыш ясый.
    606
    0
    0
  • 7 май 2015 - 11:02
    Шартлы хөкем карары алгансың икән, һәр гамәлең контрольдә булсын
    Зәй шәһәр прокуратурасы шартлы хөкем карары чыгарылган бер ир-егетнең хөкем вакытын озайтуны сорап, шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Хөкүм ителүче закон таләпләрен төгәл үтәмәү сәбәпле, җәза үтәтү инспекциясеннән инде берничә мәртәбә кисәтү алган, хәтта инспекциягә хәбәр итеп тормыйча, яшәү урынын үзгәрткән. Суд исә әлеге ир-егетнең шартлы хөкем карарын тагын бер айга...
    672
    0
    0
  • 7 май 2015 - 07:44
    Зәйнең яшь көрәшчеләре булдыра
    Алексеевскийда Җиңү бәйрәме уңаеннан яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча традицион турнир узды. Турнирда Зәйнең яшь көрәшчеләре катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәү авырлыгында Тимур Салихов белән Рамил Латыйпов - җиңүче, Иван Минеев, Раил Ходжаев, Илназ Латыйпов бронза медальгә лаек булдылар. Аларны ярышларга тренерлар Р. Р. Салихов, И. А. Хуҗин әзерләде.
    1209
    0
    0
  • 7 май 2015 - 07:43
    Анна әбигә икеләтә бәйрәм
    Зәйдә ветераннарны 90 яшьлек юбилейлары белән котлаулар дәвам итә. Бу көнне тыл ветераны Анна Ситдыйковага икеләтә бәйрәм. Аны юбилее һәм Җиңү көне белән шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин котлап, аңа РФ Презинденты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды. Юбилярга «Унайлы йорт» ширкәте рәисе Римма Никифорованың да әйтер сүзе күп булды....
    623
    0
    0
  • 7 май 2015 - 07:37
    Иске Зәйдә үзенчәлекле автойөреш үтте
    Иске Зәй бистәсендә, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап автойөреш оештырылды. "Безгә сугышны белдермәвегез өчен Рәхмәт Сезгә!" дигән девиз астында автойөреш Иске Зәй бистәсенең барлык урамнары аша үтте. Шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин җитәкчелегендә 12 экипаж искезәйлеләргә Җиңү бәйрәме рухын бирде. Чарада катнашучылар сугыш елларында фронтка китүчеләрне озату урыны булган иске...
    568
    0
    0
  • 7 май 2015 - 05:17
    Бүген безне нинди һава торышы көтә?
    Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 7 майда, Татарстанда төнге сәгатьләрдә, шулай ук көндез дә төньяк-көнчыгыштан җилнең көчәюе көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк. Урыны белән яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә 2-7, көндез 9-14 градус җылы булачак. Казанда алмашынучан болытлы һава хакимлек итә, явым-төшем фаразланмый....
    590
    0
    0
Реклама