Зәй офыклары

8 май 2015 яңалыклары

  • 8 май 2015 - 11:18
    Зәйнең эзләнү отрядлары Волгоград өлкәсеннән казу эшләреннән кайтты
    Бүген Волгоград өлкәсеннән казу эшләреннән Зәйнең "Форпост" "һәм "Гвардия" эзләнү отрядлары кайтып төште. Әлеге ике отряд та Россошка авылы тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югалган солдатларның казып алып күмү эшләрендә катнашты. 16 кешедән торган "Гвардия" отряды 9 кызыл армияченең сөякләрен күтәрде. Берсенең күкрәгендә махсус жетоны булган. Ул Михаил Архипов дигән...
    583
    0
    0
  • 8 май 2015 - 10:20
    Зәйдә бер эшмәкәр чиркәү түбәсен төзекләндерә
    Зәй районы Керәшен Мәлем авылы Покрау чиркәвенең үткәне тирәндә. Авыл аксакаллары әйтүенчә, ул 1898 елда төзелгән. Аңа кадәр авылда агач чиркәү булып, ул янган булган. Шунысы игътибарга лаек, шушы авыл эшмәкәре Иван Батьков әлеге тарихи чиркәүнең түбәсен төзекләндерүгә керешкән. Бу эш ике ел бара инде, якташ аның гөмбәзен ясату мәшакате...
    627
    0
    0
  • 8 май 2015 - 10:09
    “Зәй офыклары” газетасы коллективы Зинаида әбине бәйрәм белән котлады
    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан безнең "Зәй офыклары" газетасы коллективы да сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү акциясенә кушылды. Шул уңайдан газета хезмәткәрләре коллективның якын дусты, шәһәрдәшебез Зинаида Урамова янында булды, аны бәйрәм белән котлады. Зинаида ханым Югары Баграж авылы кызы. Ул Бөек ватан сугышында биш абыйсын югалткан, ә бер абыйсы...
    676
    0
    0
  • 8 май 2015 - 08:09
    Зәйнең 7нче мәктәбендә сугышчан дан залының икенче өлеше ачылды
    Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә "Күгебез тыныч булсын өчен" дип аталган сугышчан дан залының икенче өлеше ачылды. Бирегә укучыларның ветераннар турындагы иншаларыннан стендта урын алган. Аның бер өлеше элекке интернат-мәктәпнең сугыш михнәтләрен үз җилкәсендә татыган батыр сугышчы-педагоглар тормыш юлына багышланса, икенчесе укытучы-тыл ветераннарына, өченчесе сугыш чоры балаларына, дүртенчесе батырлар династияләренә атап...
    661
    0
    0
  • 8 май 2015 - 08:02
    Орден-медальләрен тагып, очрашуга килделәр
    Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Зәйнең музей хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары өчен, сугыш ветераннары Поликарп Рыжов һәм Габдулла Шаһиевны үзләренә чакырып, очрашу үткәрде. Сугыш турында аның эчендә кайнаган өлкәннәр авызыннан ишетү аеруча тәэсирле булды. Укучылар ветераннар сөйләгәнне тын да алмый тыңлады, сорау арты сорау бирде. Поликарп Иванович 1925 елда Алексеевка авылында...
    679
    0
    0
  • 8 май 2015 - 06:31
    “Сөмбелә” клубы әгъзалары Җиңү көнен билгеләде
    Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлеге каршында эшләүче "Сөмбелә" аралашу клубы әгъзалары Җиңү көне уңаеннан очрашуны көтеп алды. Бу аңлашыла, аларның күбесе - тыл ветераннары, сугыш чоры балалары. Китапханәчеләр алар өчен тирән эчтәлекле чара әзерләде. Ветераннар һәм сугыш чоры балалары хәтер-хатирәләре белән уртаклашты, башкару осталыкларын күрсәтте. Араларында иң өлкәне -...
    621
    0
    0
  • 8 май 2015 - 06:27
    Зәйлеләрне кабул итә
    14 майда шәһәр прокуратурасында иртәнге сәгать 10нан көндезге 12гә кадәр зәйлеләрне ТКХ, ветераннар, коррупция, хезмәт, пенсия, торак һ.б.га кагылган законнар үтәлеше, гражданнарның социаль хокуклары якланышы мәсьәләләре буенча ТР прокуратурасының федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек буенча идарәсе башлыгы Ратмир Шәйдуллин кабул итә. Мөрәҗәгать итү өчен 7-27-59, 7-11-79 телефоннары аша алдан язылу кирәк.
    565
    0
    0
  • 8 май 2015 - 06:12
    Төнлә кырау төшәргә мөмкин
    Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 8 майда, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә көньяк-көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшеп көтелми. Һава температурасы төнлә 1-6 градус җылы булачак. Шуңа да түбән урыннарда кырау төшү ихтималы да бар. Көндез...
    582
    0
    0
  • 8 май 2015 - 05:45
    Зәйдә һәр ишегалдына Җиңү бәйрәме рухы керде
    Кичә шәһәрнең күпкатлы йортлары ишегалларында "Җиңү һәр ишегалдына керә" дип исемләнгән акция кысаларында бәйрәм чаралары үтте. Һәр мәйданчыкта мәктәп укучылары, мәдәният, яшьләр эшләре идарәләре хезмәткәрләре катнашында үзенчәлекле концерт күрсәтелде. Мәсәлән, Никифоров урамы 85нче йорты ишегалдында татар гимназиясе укучылары сугыш , патриотик темаларга багышланган җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, "Легенда" төркеме матур...
    608
    0
    0
  • 8 май 2015 - 05:26
    Конкурс җиңүчесе белән очраштылар
    Зәйнең халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә "Татарстанның өлкән кешесе социаль портреты" конкурсында катнашып, аерым номинация буенча җиңү яулаган Анна Моисеева белән очрашу узды. Очрашуда сугыш турында, сугыш чоры җырлары яңгырады. Анна Ивановна очрашуда катнашучыларга сугыш, ул чорда хатын-кыз, балалар җилкәсенә төшкән авырлыклар, совет халкының сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. Ул...
    508
    0
    0
Реклама