Зәй офыклары

14 май 2015 яңалыклары

  • 14 май 2015 - 13:46
    Бер көндә юлда ике бала зыян күргән
    Кичә Әлмәттә һәм Түбән Кама шәһәрләрендә балалар белән бәйле юл һаләкәтләре теркәлгән. Бер очракта "Лада Приора" автомобиле йөртүчесе туктап торучы машиналар арасыннан велосипедта килеп чыккан 2009 елгы кыз баланы бәрдерә, икенче очракта юл кагыйдәсен бозган хатын-кыз йөртүче үз машинасында "ВАЗ-2107" автомобиле белән бәрелешә һәм нәтиҗәдә әлеге автомобиль пассажиры (2005 елгы...
    524
    0
    0
  • 14 май 2015 - 12:32
    Татар хатын-кызлары форумына зәйлеләр дә бара
    15-17 майда Казанда III Халыкара татар хатын-кызлары форумы узачак. Форумда Татарстаннан - 150, Россия төбәкләреннән - 250, чит илләрдән 100 делегат катнашуы көтелә. Мәртәбәле чарада пленар утырыш, Арча уку-укыту йортлары белем бирү һәм тәрбия системасы белән танышу, Кырлайда Габдулла Тукайның мемориаль комплексына сәяхәт кылу каралган. Делегатлар өчен мәдәни чаралар да...
    532
    0
    0
  • 14 май 2015 - 12:31
    Зәй яшь бил алышучыларны үзенә җыя
    Зәй - көрәшчеләре белән данлыклы төбәк. Сармашбаш авылы көрәшчеләре бертуган Илсур белән Мансур Минһаҗевлар - 80нче елларда ирекле көрәш буенча СССРның спорт остасы исеменә лаек булды. 16 майда Мансур Минһаҗевның 50 яшьлек юбилее уңаеннан грек-рим көрәше буенча "Зәй" спорт мәктәбе ачык беренчелеге узачак. Анда төрле үлчәү авырлыгында яшүсмерләр бил алышыр...
    544
    0
    0
  • 14 май 2015 - 12:30
    Зәйлеләр шахмат уйнарга әвәс
    Зәйдә әледән-әле шахмат ярышлары оештырыла. 9 майда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Энергия" стадионында шундый ярышларның чираттагысы узды. Ул яшьләр һәм өлкәннәр арасында аерым оештырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча урта буыннан Михаил Царегородцев - җиңүче, Евгений Демидов - II, Алексей Герасимов III урын алды. Өлкәннәрдән исә Евгений Демидов - I, Нәфыйк Нурәйманов...
    583
    0
    0
  • 14 май 2015 - 11:50
    Зәй районында быел люпин да чәчелде
    Зәй басу-кырларында эш берсе артыннан икенчесе ялганып кына тора. Район авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 майга алынган мәгълүматлар буенча, чәчү 31582 гектар мәйданда үткәрелде, бу - барлык мәйданның 68 проценты. Язгы бодай - 3869, арпа - 12521, борчак - 400, берьеллык үләннәр - 6200, кукуруз -1200, шикәр чөгендере 7300...
    605
    0
    0
  • 14 май 2015 - 11:48
    Зәй музеена 30 ел
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музее оешуга - 30 ел. Ул Иске Зәй бистәсендә элекке сәүдәгәр И.Бекетов йортында урнашкан. Музей ике катлы, аның төп өлешен полеонтология, Зәй шәһәре тарихы, инкыйлаб, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары, авыл хуҗалыгы, якташларга багышланган һ.б. бүлекләр тәшкил итә. Биредә шулай ук җирле рәссамнар, скульпторлар, халык...
    684
    0
    0
  • 14 май 2015 - 10:57
    Зәй музыкантлары - халыкара бәйге лауреатлары
    Санкт-Петербургта "Виват, Петербург" дип аталган музыка уен коралларында башкару осталыгы буенча I халыкара ачык бәйге узды. Анда Россия төбәкләреннән генә түгел, Кытай, Казахстан, Беларусиядән дә катнашучылар булды. Алар арасында Зәй музыка мәктәбенең Анна Студенова, Кристина Краснова, Анна Краснова, Ирина Ныровадан торган " Verita" инструменталь ансамбле чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде....
    584
    0
    0
  • 14 май 2015 - 10:52
    Зәйдә шәфкать туташларын котладылар
    12 майда Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Зәй үзәк дәваханәсе баш табибының Рәхмәт хатына нәтиҗәле хезмәтләре өчен 25 шәфкать туташы лаек булды. Аларны баш табиб Рим Әмиров тантаналы төстә тәбрикләп, алга таба да бергәләп эшләү мөһимлегенә басым ясады. - Табиб хезмәтен тулыландыручы, куелган дәвалау курсларын пациентларга үз...
    730
    0
    0
  • 14 май 2015 - 08:18
    Кечкенәдән музыканы таныйлар
    Зәй музыка мәктәбе кечкенә балалар арасында талантларны барлау һәм үзләрендә белем алырга җәлеп итү нияте белән балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен очрашулар үткәрә башлады. Бу көннәрдә музыка мәктәбенә кунакка "Уймак кыз" балалар бакчасы нәниләре килде. Алар өчен "Музыка тыңларга өйрәнәбез" дәресе үткәрелде. Педагоглар кечкенәләрнең инде бакчадан ук музыка кораллары турында өйрәнүләрен...
    520
    0
    0
  • 14 май 2015 - 07:17
    Зәйдәге чаңгы һәм биатлон ярышлары өчен төбәк үзәген төзү эшенә җәй көне керешәчәкләр
    Зәйнең "Федот" тавы итәгендә чаңгы һәм биатлон ярышлары өчен эре төбәк үзәген төзү өчен җир эшләренә җәй көне керешәчәкләр. Апрель ахырында булачак спорт үзәгенең проектын район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов Россия спорт министры Виталий Мутко, республика җитәкчелеге алдында презентацияләде. Проект 600 миллион сум белән бәяләнә. Ул Виталий Мутко тарафыннан...
    501
    0
    0
  • 14 май 2015 - 06:16
    14 майга һава торышы
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе итүенчә, бүген - 14 майда безне кыска вакытлы яңгыр көтә, яшен булу ихтималы да бар. Татарстанда төнлә 6-11, көндез исә 16-21 градус җылы булачак. 14 майга каршы төндә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Томан вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими. Кыска вакытка...
    540
    0
    0
Реклама