Зәй офыклары

15 май 2015 яңалыклары

  • 15 май 2015 - 12:10
    Зәйдә эшсезләр өчен вакансияләр ярминкәсе үтте
    Бүген Зәйнең мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте. Анда эшсезләргә хезмәт урыннарын Түбән Каманың "Камэнергостройпром" ҖЧШ тәкъдим итте. Әлеге оешмага тимер-бетон эшләнмәләрне формалаштыручылар һәм стропальщиклар кирәк. - Түбән Камада эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә без ир-егетләрне Зәйдән җыйнау нияте белән килдек. Эшне вахта ысулы белән оештыру күздә тотыла. Атна башында...
    541
    0
    0
  • 15 май 2015 - 12:09
    Велосипедыңны сакла!
    Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соңгы вакытта велосипед урлау очраклары ешайган. Майның 15 көнендә генә дә 8 велосипед урланган. Шул сәбәпле зәйлеләрдән велосипедларына игътибарлы булу, аларны күз уңыннан югалтмау, теләсә кайсы урында калдырмау сорала.
    514
    0
    0
  • 15 май 2015 - 12:08
    Полиция балачак сагында
    16 майда " Полиция - балалар сагында" дип исемләгән ел саен уздырылучы акция үткәрелә. Ул халыкара " Балалар ышаныч телефоны" көненә багышлана. Балалар бу көнне 8(843) 291-25-50 телефонына шалтыратып, психологик ярдәм, киңәш, төрле килеп туган проблемалардан чыгу юллары турында сораша ала. Телефон аша консультацияне махсус белгечләр бирә, яшүсмерләр тәрбиясе белән...
    479
    0
    0
  • 15 май 2015 - 08:00
    Иске Зәйдә “Хәтер паркы” булдырыла
    Елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннары саны кими. Исәннәренең дә инде сәламәтлекләре мактанырлык түгел, аларның күбесе өйләреннән чыгып йөри алмый. Ветераннарыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Хәтер паркы" булдырды. Паркка агачлар ветераннар, тыл хезмәтчәннәре белән берлектә утыртылды. Агачларга ветеран теләкләре язылып, элмә такталар куелды. Узган көз дә, булачак Парклар...
    609
    0
    0
  • 15 май 2015 - 06:49
    “Игътибар, балалар!» айлыгы башланды
    Бүгеннән республикада, шул исәптән безнең районда да "Игътибар, балалар!" айлыгы башланды. Ул ел саен 15 майдан 15 июньгә кадәр балалар катнашында юл һәлакәтләренә юл куймау максатында, киң күләмдәге профилактик чара буларак оештырыла. Татарстанда 4 ай эчендә балалар катнашында 135 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда 4 бала үлгән, 138е тән җәрәхәтләре алган....
    967
    0
    0
  • 15 май 2015 - 05:18
    Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее бәйрәмгә чакыра
    Хәбәр иткәнебезчә, 16 майда музей үзенең оешуының 30 еллыгын зурлап билгеләп үтә. Бу уңайдан төрле чаралар оештырыла. Программада: 9.30-11.00 - Балалар өчен уеннар. 10.00-14.00 - "30 елдан соң". Музей ветераннары белән түгәрәк өстәл артында очрашу. 11.00-12.00 - Мастер-класс (Топиарий яки "бәхет агачы"). 11.00-13.00 -"Аквагрим". 14.00-15.00 - Тематик кичә. 15.00-16.00 -...
    591
    0
    0
Реклама