Зәй офыклары

21 май 2015 яңалыклары

  • 21 май 2015 - 12:17
    Форумда зәйлеләр Рәхмәт хатына лаек булды
    Казанда III Халыкара татар хатын-кызлары форумында Зәйдән "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Зәйдәге җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова белән район мәдәният йорты директоры Элиза Мотыйгуллина катнашты. Шунысы игътибарга лаек, мәртәбәле чараның пленар өлешендә актив эшләгән "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының җирле бүлекләре аерым әйтелеп, аларга оешманың Рәхмәт хатлары...
    517
    0
    0
  • 21 май 2015 - 12:16
    «Каравон»га зәйлеләр дә бара
    23 майда Лаеш районы Никольское авылында «Каравон» рус фольклор фестивале узачак. Фестивальгә республика район-шәһәрләреннән фольклор коллективлар җыелачак. Анда Зәй данын Яңа Спас һәм Ал. Бистәсе авыллары фольклор коллективлары яклаячак. Әлеге мәдәни чарада албистәлеләрнең өченче мәртәбә катнашулары.
    573
    0
    0
  • 21 май 2015 - 12:08
    Нурлыбанат апа – орлыклы төш пешерү остасы
    Сабантуйлар җитә, һәркем күңелле мәшәкать белән яна. Имәнлебаштан Нурлыбанат апа Имамиева исә бәйрәм табынына орлыклы төш пешерә. Түбән Кама районы һәм әлеге авылда элек-электән Сабантуйларга орлыклы төш пешереп, аны катырырга кар базларына куя торган булалар. Нурлыбанат апа әнисеннән өйрәнгән әлеге һөнәрен бүген дә онытмый: аны кызлары-киленнәренә өйрәтә, авылдашлары белән дә...
    739
    0
    0
  • 21 май 2015 - 12:03
    Зәйлеләр “Түгәрәк уен”га җыена
    Зәй районы Имәнлебаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә йола-гадәтләрне саклауны өстенлекле юнәлеш итә. Моның нәтиҗәсе буларак, мәдәният йорты каршында эшләүче "Энҗекәй" фольклор коллективы икенче ел инде үзен "Түгәрәк уен" респулика татар фольклор фестивалендә сыный. Моннан ике ел элек коллектив әлеге мәртәбәле бәйгедә "Орчык өмәсе" белән катнашкан иде, агымдагы елда исә...
    532
    0
    0
  • 21 май 2015 - 12:01
    Зәй районында терлекчелек комплекслары төзекләндерелә
    Зәй районы Куш-Елга авылы сөтчелек комплексында республика программасы кысаларында корпуслар төзекләндерелү дәвам итә. Бу көннәрдә биредә киңәшмә узды. Анда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүлек башлыгы Илдар Гафуров, төзелешне алып баручы оешмалар катнашты. Шунысын да әйтик, Аксар, Поручик, Сәвәләй һәм Чыбыклы терлекчелек комплексларында да "70кә 30" республика программасы буенча төзекләндерү эшләре...
    507
    0
    0
  • 21 май 2015 - 08:30
    33 бала Казанга җыена
    Республикада балаларны кече яшьтән мәдәниятле, сәнгать әсәрләрен, скульптура үрнәкләрен танырга өйрәтү, әдәбиятка гашыйк итеп тәрбияләү максатында агымдагы елда беренче сыйныф укучылары өчен " Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" исеме астында киңкырлы программа тормышка ашырылды. Анда Зәй районы мәктәпләренең беренчеләре дә автив катнашты. Бүген аңа йомгак ясау чарасы үзәк китапханәдә үтте....
    572
    0
    0
  • 21 май 2015 - 08:29
    Зәйдә сәламәт яшәүне пропагандалаучы яңа берләшмә оешты
    Күптән түгел Зәйдә "Заинск - СПАРТА" яшьләр берләшмәсе оешты. Әлеге хәрәкәт яшь шәхеснең киңкырлы үсештә булуын күздә тота, бигрәк тә алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга җитди басым ясый. Студент яшьләрне бергә туплаган оешма әгъзалары җиңелчә йөгерешләр, велосипедларда шәһәр тирәли кечкенә сәяхәтләр, волейбол, футбол буенча ярышлар оештырдылар, шәһәрне чүп-чардан арындыруда катнаштылар,...
    537
    0
    0
  • 21 май 2015 - 08:22
    Иртәнге юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге билгеле
    Казаннан Питерга баручы автобусның йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә өч кеше үлде. Аларның берсе - Татарстан Карате федерациясе рәисе Искәндәр Шагин. Икенчесе - А.Г. Платонов (1965 елгы). Өченчесе - 2003 елгы Э.Р. Фәттахова. Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр исемлеге дә зур - 17 кеше. Хәзерге вакытта өчесе комага киткән, өч кешегә...
    512
    0
    0
  • 21 май 2015 - 08:01
    Һәлакәттә зыян күрүчеләрне Татарстанга кайтартачаклар
    Бүген иртән Нижегород өлкәсендә коточкыч юл-траспорт һәлакәте - "Мерседес" автобусының "МАН" йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешүе аркасында 3 кешенең вафат булуы хакында хәбәр иткән идек. Беренчел фаразлар буенча, автобусның 51 яшьлек йөртүчесе руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Һәлакәт аркасында вафат булучылар арасында 12 яшьлек кыз...
    540
    0
    0
  • 21 май 2015 - 06:07
    Җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 21 майда, республика буенча кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә.Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 6-11, көндез 18-23 градуска кадәр җылыта. Уртача алганда һава температурасы Татарстан районнарында бер төрле булачак. Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә яңгыр яву ихтималы бар. Һава...
    673
    0
    0
  • 21 май 2015 - 05:22
    Иртәгә Аксарда бәйрәм
    Зәйдә халык бәйрәмнәрен торгызуга игътибар зур. Шуларның берсе - Аксар авылының "Алмагач чәчәк атканда" дип аталган бәйрәме. Аксар мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп коллективы белән берлектә, иртәгә аны өченче мәртәбә уздырырга җыена. Бәйрәм авылның алма бакчасында уза, программа үз эченә фольклор коллективлар, чыгышлары, бәйгеләр, күргәзмәләрне ала. Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елда...
    560
    0
    0
  • 21 май 2015 - 05:21
    Зәй йөгерешчеләре җиңү белән кайтты
    17-19 майда башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы укучыларының X спартакиадасы кысаларында йөгерү буенча ярышлар узды. Анда республиканың 15 шәһәреннән командалар көч сынашты. Зәй данын "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче малай-кызлар яклады һәм үз төркемнәрендә җиңүче булдылар.
    530
    0
    0
  • 21 май 2015 - 05:18
    Казан балалары белән автобус һәлакәткә юлыккан: 3 кеше үлгән
    Бүген иртән Нижегород өлкәсендә автобус һәлакәткә юлыккан. Анда Казан балалары булган - 3 кеше үлгән. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлакәт турында иртәнге сәгать 5тә хәбәр кергән. Юл-транспорт һәлакәте Нижегород өлкәсенең Новое Ликеево торак пунктыннан ерак түгел урында булган. "Мерседес" автобусы йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Казаннан Санкт-Петербургка...
    541
    0
    0
Реклама