Зәй офыклары

22 май 2015 яңалыклары

  • 22 май 2015 - 12:56
    Быелгы соңгы кыңгырау Зәйдә иң беренче 6нчы мәктәптә яңгырады
    Зәйдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау иң беренчеләрдән булып шәһәрнең 6нчы мәктәбендә яңгырады. Анда унберенчене тәмамлаучыларны, педагогларны, әти-әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов тәбрикләде. - Мәктәп тәмамлап, имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, сез мөстәкыйль тормышка аяк басачаксыз. Монда сүз иң беренче чиратта сезнең күңелегезгә хуш килгән, яратып эшләрдәй һөнәр...
    422
    0
    0
  • 22 май 2015 - 11:47
    Кипкән үлән яндыру - чорның олы проблемасы
    Яз һәм җәй - янгын куркынычы зур булган чорлар. Коры, эссе һава үзләре үк хәлне катлауландыра. Ләкин күп очракта бәхетсезлек, афәтнең килеп чыгуында кеше зур рольне уйный. Саксызлык, тиешле таләпләрне үтәмәү, җавапсызлык янгын кебек афәткә китерә. Сер түгел, бик аз кешеләр генә язгы-көзге янгын куркынычы зур булган чорга әзерлек белән...
    419
    0
    0
  • 22 май 2015 - 11:00
    Селфи ясыйм дип башына аткан
    Бер кыз корал белән фото төшәргә җыенганда, очраклы рәвештә башына атып, авыр зыян алган. Әлеге вакыйга Мәскәүдәге бер офиста була. 21 яшьлек хезмәткәр кыз компания каравылчысы калдырып киткән 9 мм калибрлы ИЖ травматик пистолеты белән истәлеккә селфи ясарга уйлый. Әмма ул уң чигәсенә ата. Кызны тиз арада "ашыгыч ярдәм" белән...
    393
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:56
    Зәй гөлләр-ганҗәләргә күмелә
    Зәй "Горзеленхоз" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшчеләре бүгенге көндә шәһәрнең үзәк, Ефимов урамнарында, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына, Җиңү проспектына вербена, виола, агиратум, петуния, бәрхет гөле һ.б чәчәкләр утырту белән мәшгуль. Ширкәт эшчеләре май-июнь айларында шәһәр-бистәләргә 65 мең төп чәчәк утыртачак. Болардан тыш, Зәйдә өстәмә бер миллион сумга куаклар да утыртылачак,...
    417
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:55
    Ялчыгол паркында эш дәвам итә
    Парк-скверлар елы уңаеннан, Зәйдә "Космос" яшьләр үзәге белән мәчет арасында Таҗетдин Ялчыгол паркы төзү эше башлануы турында хәбәр иткән идек. "Горзеленхоз" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте агач-куакларны кисеп, парк урынын әзерләде инде. Аларга хәзер "Управдом" белән "Теплодом" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләре дә кушылды. Әлеге оешмалар паркка бетон юллар салуга җир әзерли. Кыскасы, парк...
    409
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:54
    Зәйдә Тукай урамы юлы төзекләндерелә
    Бу көннәрдә "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары Зәйнең Тукай урамын төзекләндерүгә кереште. 900 метр озынлыктагы урам юлы шактый тузган иде. Бу эш "Асфальт юлларны төзекләндерү" республика программасы буенча алып барыла. Моңа кадәр әлеге оешма юлчылары программа буенча Иске Зәй бистәсендә Ломоносов һәм Орджоникидзе, "Юл фонды" республика программасы буенча...
    424
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:31
    Зәйдә “Уңайлы мохит” программасы тикшерелде
    Социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими депутат комиссиясе утырышында "Уңайлы мохит" дәүләт программасының тормышка ашырылышы, төрле категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары, районда эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән эшчәнлек буенча сөйләшү булды. Аеруча "Уңайлы мохит" программасына кагылган өлеш инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов һәм начар күрүчеләр оешмасы җитәкчесе Мария Костюченко...
    431
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:21
    Белешмәләр алу мөмкинлеге артты
    Кешенең хөкем ителгәнме-юкмы икәнлеге, җинаять эше буенча теге яки бу кешегә карата тикшерү эшенең туктатылуы турында белешмәләр алу хәзер күпфункцияле үзәк аша да башкарыла. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, бу турыда белешмә алу өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгенә, Россия Эчке...
    413
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:20
    Татарстан Диния нәзарәтеннән Зәй шикәр заводына Рәхмәт хаты килде
    Зәй үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов шикәр заводы директоры Шамил Минһаҗевка Татарстан Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллиның Рәхмәт хатын тапшырды. Завод соңгы елларда "Замандаш-татар радиосы" аша дин әһелләре катнашында алып барылучы тапшыруларны оештыруга җитди матди ярдәм күрсәтте. Дустанә мөгамәлә барышында алга таба да дини-әхлакый тәрбияне пропагандалау эшен туктатмау...
    448
    0
    0
  • 22 май 2015 - 06:17
    Бүген 25 градуска кадәр җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 22 майда, республика аязучан болытлы һава торшы хакимлек итәчәк. Бүген Татарстанда явым-төшемнәр күзәтелми. Һава температурасы көндез 23-25 градус җылы булачак.
    376
    0
    0
  • 22 май 2015 - 05:31
    Зәй ЮХИДИ инспекторлары актив төстә профилактик эшчәнлек алып бара (фотолар)
    Татарстанда, шул исәптән Зәй районында да, 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үткәрелә. Аның кысаларында хәзер 15-25 майда " Бала - мөһим пассажир" ункөнлеге бара. Зәй ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәркөн иртәнге якта мәктәпләр һәм балалар бакчалары тирәсендә кизү тора. Уку елы тәмамлану алдыннан мәктәпләрдә үткәрелүче ата-аналар җыелышларында...
    382
    0
    0
Реклама