Зәй офыклары

27 май 2015 яңалыклары

  • 27 май 2015 - 13:21
    Зәй китапханәчеләре осталыкта ярыша
    Зәй үзәк китапханәсендә Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан китапханәчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе узды. Анда Сәвәләйдән С. Чернова, Бигештән А. Маликова, Якты Күлдән А. Шатунова, Иске Зәйдән А. Трофимова, Бура-Киртә китапханәсеннән Альбина Мөхәммәтшина ярышты. Алар өч бирем буенча һөнәри осталыкларын күрсәтте.
    503
    0
    0
  • 27 май 2015 - 13:06
    Исеме җисеменә тиң китап
    "Зәй офыклары" газетасы белән актив хезмәттәшлек итүче, "Зәй энҗеләре" әдәби берләшмәсе, "Сөмбелә" аралашу клублары әгъзасы, җирле шагыйрә Халидә Садыйкованың "Хыял кошым" дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Тормыш сынаулары, чыныгулар аның күңеленә шигырь орлыгы сала. "Хыял кошым" дип аталган китабының исеме җисеменә тиң: басмада Халидә ханымның эчке кичерешләре, шатлык-борчулары, балалары-оныкларын яратуы,...
    1
    0
    0
  • 27 май 2015 - 13:05
    Зәй йөгерешчеләре җиңү яулый
    Казанның үзәк мәйданында республика укучыларының Х спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Ярышларда 31 районнан 435 спортчы катнашты. Зәй данын исә "Чаңгычы" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. 800 метр арага узышы Алиса Ибашаева - II, Артур Байрашев диск атуда III урын алды. Команда үз төркемендә җиңүче булды.
    567
    0
    0
  • 27 май 2015 - 13:04
    Казаков аты финишка беренче килде
    Башкалабыз Казанда Хәрби тәрҗемәчеләр көне уңаеннан ат чабышлары узды. Анда ике яшьлек саф токымлы гарәп чабышкылары узышты. Шунысы игътибарга лаек, Зәйдән Николай Казаковның Пифогора кушаматлы чабышкысы 1000 метр арага узышта финишка беренче килде.
    706
    0
    0
  • 27 май 2015 - 08:58
    Зәйлеләр Китапханәләр көнен киң билгеләп үтә
    Бүген - Гомумроссия китапханәләр көне. Зәй үзәк китапханәсе аны киң билгеләп үтә: үзәк китапханәдә һәм шәһәребезнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында төрле чаралар уза. Иртәнге сәгать 8дә «К нам новая книга пришла» күргәзмәсе оештырылды. Аннан китапханәдә узган чаралар турында сөйләүче "Китапханә -минем тормышымда" дип исемләнгән фотографияләр буенча презентация узды. Хәзер...
    1011
    0
    0
  • 27 май 2015 - 08:35
    Зәйлеләр каратэдан булдыра
    Чаллыда киокусинкай буенча ачык беренчелек узды. Беренчелектә "Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшүсмерләр катнашып, югары күрсәткечләргә ирештеләр. Валерий Селиверстов җиңүче булды, Диләрә Абзалова белән Эдуард Багурин -II , Рамил Сөләйманов, Виталий Бочкарев, Глеб Кондратенко, Максим Маракин - III, Әмир Гәрәев IV урын алды.
    565
    0
    0
  • 27 май 2015 - 08:20
    Рухи кыйммәтләр сагында
    Китапханә - рухи хәзинәләрне туплаучы, саклаучы, киләчәк буынга тапшыручы, белем һәм мәгърифәт нурларын таратучы учак ул. Авыл китапханәчесенең төп бурычы укучыларда әдәбиятка, китапка кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, укуга омтылыш уяту һәм үстерү, укучыларның әдәбиятка, мәгълүматка ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. Бура-Киртә авылы китапханәсе элек-электән үз эшенең осталары булган китапханәчеләре...
    567
    0
    0
  • 27 май 2015 - 07:57
    Өч зәйле бронза медальгә лаек булды
    Азнакайда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан СССРның спорт остасы И. И. Мингалиев истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Анда Зәй данын "Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче яшүсмерләр яклады һәм уңышлы чыгыш ясады. Артур Маврин (28 кг, тренеры Р. М. Маврин), Иван Зотов (43 кг, тренеры Р. М. Маврин), Риф...
    574
    0
    0
  • 27 май 2015 - 07:38
    Яңа пункт 21 авылга хезмәт күрсәтәчәк
    Зәй районы Чыбыклы авылында зур вакыйга булды: модульле ветеринария пункты ачылды. Ул - районда республика программасы буенча төзелүче икенче объект. Мондый ветеринария пункты узган ел Кадердә ачылган иде. Әлеге объектны да Азнакай «Нефтемаш» заводы төзеде. Заманча участок ветеринария пункты 21 авылга, бер агрофирмага, 8 крестьян-фермер хуҗалыгына хезмәт итәчәк. Ветеринария пункты...
    884
    0
    0
  • 27 май 2015 - 07:04
    Зәй балалары “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2015” конкурсының төбәк этабында катнаша
    Бүген мәктәп укучылары арасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне пропагандалау максатында "Куркынычсыз тәгәрмәч-2015" республика бәйгесенең төбәк этабы башланды. Зәйдә үткән муниципаль турда беренче урынны алган 3нче мәктәп командасы әлеге ярышларның Чаллыда үтә торган өлешендә район данын яклый. Бүген исә ЮХИДИның пропаганда бүлеге инспекторы Әзһәр Галимов һәм юл куркынычсызлыгы фондының Зәй бүлеге...
    958
    0
    0
  • 27 май 2015 - 06:58
    Татарстанда 30 градуслы эсселек көтелә
    Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, бүген кич һәм иртәгә төнлә республика буенча һәм Казанда яшен, көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исүче җилнең көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитүе, шулай ук күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк тәшкил иткән томан көтелә. Алдагы төндә температура 10-15 градуска кадәр төшә, көндез 25-30 градус эссе...
    909
    0
    0
Реклама