Зәй офыклары

29 май 2015 яңалыклары

  • 29 май 2015 - 10:32
    Футбол җитезләр уены
    Чаллының «КАМАЗ» стадионында «Локобол - 2015 - РЖД» Бөтенроссия фестивале узды. Анда 2004-2005 елларда туган балалар футбол командалары арасында футбол ярышлары узды. Ярышларда республикадан 32 команда көч сынашты. Зәй командасы үз төркемендә II урын алды.
    894
    0
    0
  • 29 май 2015 - 10:31
    Бозау алу буенча “Зәй” агрофирмасы лидер
    Зәй районында агымдагы елның беренче кварталында 2 676 баш бозау алынган. "Зәй" агрофирмасы бозау алу буенча беренчеләр рәтендә: бу хуҗалыкта көненә 184 баш бозау туган. "Зәй шикәр"ендә бу күрсәткеч - 123, "Восток"та 124 баш.
    925
    0
    0
  • 29 май 2015 - 08:09
    21 миллиард сум бурыч бар
    2015 елның беренче кварталында Татарстан халкының түләнмәгән кредитлары 82 процентка арткан. Бүген халыкның банкларга 21 миллиард сум бурычы бар. Бурычлар арасында нәрсә дә булса сатып алу өчен алынган кредитлар беренче урында тора.
    525
    0
    0
  • 29 май 2015 - 07:59
    Зәйдә терлек азыгы әзерләү буенча фикер алыштылар
    Өч көн элек "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләүгә керештеләр. Әлеге уңайдан биредә басуда "Агрокөч-төркем" ЯАҖ терлек азыгы әзерләү буенча семинар оештырды. Анда Азнакай, Сарман, Зәй агрофирмалары җитәкчеләре, зообелгечләр, хисапчылар, икътисадчылар, терлек азыгы әзерләү буенча җаваплы белгечләр катнашты. Семинарда терлек азыгы әзерләүгә кичекмәстән керешү, азык һәм сенаж әзерләү...
    981
    0
    0
  • 29 май 2015 - 07:31
    Нечкәбилләр, кайда сез?
    Агымдагы елда ТР Президенты, ТР Хөкүмәте һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясе ярдәмендә "Нечкәбил-2015" дип исемләнгән XI матурлык һәм гаилә республика конкурсы үткәрелә. Конкурсның төбәк туры май-июньдә уза. Аңа 27 майда старт бирелде. 20 июньдә Мамадышта узачак төбәк турында Алабуга, Зәй, Тукай, Түбән Кама, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Сарман, Мамадыш...
    932
    0
    0
  • 29 май 2015 - 07:31
    Ваннада батып үлгән
    35 яшьлек ир-ат үзнең ваннасында кулына сыра шешәсе тоткан хәлдә тончыгып үлгән. Әлеге хәл Чаллыда 42 нче комплекстагы йорт фатирларының берсендә була. Туганнары әйтүенчә, ир-ат эштән кайткан да ванна бүлмәсенә бикләнгән. Озак чыкмагач, аңа кычкырып карыйлар, җавап булмагач ишекне ватарга булалар. Медиклар килгәндә ул үлгән була. Алдан фаразлаулар буенча ир-ат...
    915
    0
    0
  • 29 май 2015 - 06:19
    Уяу булыгыз!
    Шикле әйбергә юлыкканда тиз арада Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе хезмәтенә яисә район эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итегез. Телефоннар: эчке эшләр бүлеге - 02, 7-02-02, 7-14-21, кәрәзле телефоннан - 020, Федераль иминлек хезмәте - 7-14-69, 8-9179398620.
    0
    0
    0
  • 29 май 2015 - 05:00
    Яшьләр форумга җыелды (фотолар)
    Зәйдә «Ялта-Зәй» чаңгы спорты үзәгендә «Челтәр компаниясе» АҖ оешмаларында эшләүче яшьләрнең беренче форумы узды. Анда республикада әлеге тармак оешмаларыннан 150ләп делегат катнашты. Форумның максаты - компаниядә эшләүче яшьләрне берләштерү, таныштыру, аралаштыру. Шунысын да әйтик, җәмгыять составындагы оешмаларда эшләүчеләрнең 40 процентын 30 яшькә кадәрлек яшьләр тәшкил итә. Яшьләрне бер оешмага берләштерү...
    895
    0
    0
Реклама