Зәй офыклары

1 июнь 2015 яңалыклары

  • 1 июнь 2015 - 10:52
    Зәйдә мәктәп яны лагерьлары ачылды
    "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда мәктәп яны лагерьлары эшчәнлеге башлану уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда балаларны лагерьларда, җәйге каникулда имин йөрергә өндәп, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова чыгыш ясады. Мәйданда балалар өчен кызыклы тамашалар, уеннар оештырылды. Быел районның барлык мәктәпләрендә дә беренче сменада мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Анда...
    1088
    0
    0
  • 1 июнь 2015 - 10:30
    Зәйдә район җитәкчелеге балалар бакчаларына 1 миллион сумлык уенчыклар бүләк итте (фотолар)
    Бүген Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов "Кояшкай" балалар бакчасына килеп, сабыйлар белән аралашты, балалар катнашында әзерләнгән матур концерт программасын карады. Биредә, традицияне дәвам итеп, райондагы 30 балалар бакчасы мөдиренә нәниләргә уенчыклар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Ул җирле бюджеттан бүленгән бер миллион сум акчадан...
    1301
    0
    0
  • 1 июнь 2015 - 10:06
    90нчы елларда туганнарга нәрсә яный?
    Лондонның университет хезмәткәрләре 56 меңнән артык кешенең сәламәтлек торышы мәгълүматларына анализ үткәргән.Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 1990 елдан соң туган 20 процентка якын егетләр һәм 25 процент кызлар симерүдән һәм шуңа бәйле башка авырулардан интегә икән. Башка буыннарда бу күрсәткеч 11 проценттан артмый, ди. Галимнәр 90нчы елгыларның күпләп симерү сәбәбен нәкъ шул...
    884
    0
    0
  • 1 июнь 2015 - 08:11
    Саксызлык фаҗигагә китерә
    Узган атнада Зәйнең янгын сүндерү хезмәткәрләре 12 мәртәбә чакыру буенча урынга чыкканнар. Аларның күбесе - чүп-чар яну буенча, берсе генә янгын очрагы. Шәһәрнең Төзүчеләр урамы, 14нче йортында, берәүләрнең аш бүлмәсендә янгын чыгып, мебель, түшәм яна, стеналарга зыян килә. Афәт килеп чыгуның сәбәбе - ризык әзерләгәндә саксыз эш итү. Халык хәзер...
    914
    0
    0
  • 1 июнь 2015 - 07:03
    Авыл җирлекләре, бәйгегә!
    Зәйдә торак пунктларның төзеклеген тәэмин итү, социаль-мәдәни объектларның, спорт, балалар мәйданчыкларының техник торышын саклау максатында хакимият "Районның иң төзек торак пункты" конкурсы игълан итте. Конкурска йомгак ясаганда комиссия авылдагы яшеллек, чәчәкләргә, урам-юллар челтәренә, уен мәйданчыкларының төзеклегенә, чүплекләргә игътибар итәчәк. Таләпләргә җавап биргән, һәр җирдә чисталык-тәртип булган авыл җирлеге ачыкланып, урыннар...
    882
    0
    0
  • 1 июнь 2015 - 06:14
    Зәйдә балалар иминлеген кайгыртып...
    28 майдан 6 июньгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "МЧС - балалар куркынычсызлыгы өчен" девизы астында акция үткәрә. Ул, каникуллар башлану сәбәпле, мәктәп укучыларына өйдә, урамда, урманда, су буенда, транспортта, ут белән эш итәргә кирәк булганда куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, беренче ярдәм күрсәтү, ашыгыч хезмәт телефоннарыннан...
    938
    0
    0
  • 1 июнь 2015 - 05:52
    “Азаль” Балаларны яклау көне уңаеннан республика чарасында катнаша
    Бүген Зәйнең "Азаль" балалар хореография ансамбле республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан узачак тантанада катнаша. Әлеге иҗат төркеме быелгы "Йолдызлык" телевизион фестивалендә супер финалда үз номинациясендә җиңүче булган иде. Балалар тантаналы чарада чыгыш ясый һәм республика җитәкчесеннән Халыкара балаларны яклау көне белән котлаулар кабул итә.
    987
    0
    0
  • 1 июнь 2015 - 05:38
    Бу эсселек кайчан бетәр?
    Бу көннәрдә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары. Эссе көннәр бу атна уртасында чигенә башлый. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, температура чәршәмбе көнне акрынлап төшә. Ә җомга көнне көндез 22 градус кына булачак. Бүген, 1 июньдә, Татарстанда 34 градуска кадәр эсселек көтә. 1- 2...
    891
    0
    0
  • 1 июнь 2015 - 05:37
    Кичке Сабантуйлар көтә
    Зәйдә үзәктән еракта урнашкан шәһәр бистәләрендә кичке Сабантуйлар үткәрү традициясе яши. Аларны зәйлеләр көтеп ала. Кичке Сабантуйлар районныкы алдыннан көрәшчеләр өчен үзенә күрә бер чирканчык алу да булып тора. Быел да 5 июньдә Иске Зәй бистәсендә - мәктәп стадионында, Мирныйда шулай ук мәктәп территориясендә кичке Сабантуйлар үтәчәк. Хөрмәтле зәйлеләр һәм...
    917
    0
    0
Реклама