Зәй офыклары

2 июнь 2015 яңалыклары

  • 2 июнь 2015 - 12:56
    Зәйдә яшүсмерләр атаклы хоккейчылар белән очраша
    Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда яшь хоккейчылар Түбән Камадан "Нефтехимик" уенчысы Станислав Альшевский белән очрашу узды. Мондый очрашулар Зәйдә өченче мәртәбә оештырыла. Аладагы елларда очрашуларга хоккей буенча Олимпия чемпионы Евгений Давыдов, Түбән Камадан Ярослав белән Станислав Альшевскийлар килгән иде. Атаклы хоккейчылар яшүсмерләр белән мастер-класс үткәрә, уен...
    859
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:52
    Зәйлеләр лауреат исеменә лаек булды
    Имәнлебаш авылы мәдәният йортыннан "Энҗекәй", Сәвәләйдән "Сәвәләй" керәшен фольклор коллективлары "Түгәрәк уен" республика татар фольклор фестивалендә катнаштылар. Имәнлебашлылар "Сепарат аерту", сәвәләйлеләр исә "Боламык" бәйрәмен күрсәтеп, лауреат исеме алдылар. Имәнлебаштан Зәкия апа Габдрәхимова бәет-мөнәҗәтләр башкарып, җиңүче булды. Фестивальдә республиканың 22 районыннан коллективлар чыгыш ясады.
    1283
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:52
    Үлгәннәрнең каберен бел...
    Зәй районында юкка чыккан авыллар шактый, шуларның берсе - Яңа Федоровка. Узган атнада әлеге авыл кешеләре очрашып, авыл зиратын яңа койма әйләндереп алды. Сугыштан әйләнеп кайтмаганнар исемлеге белән истәлек тактасы ясалып, зиратка эленде. Яңафедоровкалылар ел саен биредә очрашып, зиратны чистартып, ветераннар, вафат туганнарын искә алырга сүз куештылар. Истәлек тактасы булдыру,...
    0
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 12:51
    Зәй көрәшчеләре тагын җиңү яулады
    Түбән Камада яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Шинник» спорт комплексы беренчелегенә ирекле көрәш буенча ярышлар узды. Анда Зәй данын "Зәй" спорт мәктәбенә йөрүче малай-кызлар яклады. Үз үлчәү авырлыгында Раил Ходжаев (24 кг) белән Тимур Салихов (30 кг) җиңүче булды. Кәрим Кәлимуллин - II, Артур Галимов (26 кг) III урында. Кызлар арасында...
    1275
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 10:21
    Илшат Хәбибуллин борай мәйданнарын арттырды
    Зәй районы Югары Лоҗы авылы эшмәкәре Илшат Хәбибуллин узган ел чәчүлек мәйданнарына борай чәчә башлаган иде. Шунысы игътибарга лаек, шәһәрдә узган ярминкәләрдә борайга сорау зур булды. Эшмәкәр агымдагы елда борай утырту мәйданын тагын да арттыра төште. Узган ул 40 гектар мәйданда булса, агымдагы елда исә 120 гектар да мәйдан били....
    995
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:38
    Сигез ел элек «үлгән» кеше бүген суд эскәмиясендә
    Моннан сигез ел элек, 2007 елның 30 апрелендә Казанда бер алтын кибетен басалар. Аннан 213 мең сумнан артык бәягә ювелир әйберләр югала. Тикшерү Р. Гайнетдиновны гаепле дип табып, аңа карата җинаять эше кузгата. Ләкин шул ук елның октябрендә Арчада янган йортта табылган мәетне Гайнетдиновның әнисе үзенең улы дип таный һәм...
    955
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:36
    Казанда тагын базар яна
    Әлеге минутларда Казанның Вьетнам базары каршында ангар яна. Әлеге хакта мәгълүмат Интернет челтәрендә пәйда булды. Бу турыда "БИЗНЕС Online" газетасы хәбәр итә.
    669
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 08:35
    Зәйдә терлекчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләр юк түгел
    Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, "Татарстанда эш башлаучы фермерларга ярдәм күрсәтү" конкурсына йомгак ясалган. Анда районнан 3 кеше катнашкан. Конкурс җиңүчесе - Рафил Зиннәтов. Ул мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнергә уйлый. Бу көннәрдә тагын бер конкурска старт бирелә. Ул - "ТРда гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасына керү...
    936
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 07:45
    Сулыкларда сак булуны кисәтеп
    28 майдан 6 июньгә кадәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "МЧС - балалар куркынычсызлыгы өчен" девизы астында декада - акция үткәрә Әлеге акция кысаларында "Энергетик" Мәдәният сарае каршында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган тантанада кече күләмле судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясенең Түбән Кама бүлеге инспекторы Валентин Атласов малай-кызларга суда...
    879
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 05:37
    Сөббух Рәфыйков премиясенә дәгъва итү өчен
    Сөббух Рәфыйков исемендәге премия ике елга бер мәртәбә милли мәдәният, әдәбият, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталык дәрәҗәсе буенча аерылып торган, үз авторлык стиле булган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган аерым затлар һәм коллективларга бирелә. Аның соңгысы 2013 елда бирелде. Быелгы бүләккә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды. Ул 1 июльгә...
    995
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 05:33
    Булачак скверда эш кайный
    Зәйдә булачак Ялчыгол скверында эш тулы куәттә бара. Биредә стела өчен фундамент, тротуарлар ясалды, тиздән брусчатка җәеләчәк. Стела исә башкалабыз Казанда ясалып, анда якташ язучы турында тулы мәгълүмат биреләчәк. Сквер июнь ахырында файдалануга тапшырылыр дип көтелә.
    684
    0
    0
  • 2 июнь 2015 - 05:31
    Терлекчеләр кышка әзерләнә
    Терлекләрне җәйге лагерьларга күчергәч, фермаларны ремонтлау һәм силос траншеяләре төзү эшләре башланды. Фермаларны ремонтлау республика программасына Ал. Бистәсе, Сәвәләй, Поручик, Бура-Киртә һәм Югары Шепкәнең ике фермасы, ә Аксарда ике силос траншеясе керде. Шулай ук биналар тирестән чистартыла, силос траншеяләре дезинфекцияләнә һәм агартыла.
    910
    0
    0
Реклама