Зәй офыклары

4 июнь 2015 яңалыклары

  • 4 июнь 2015 - 13:55
    Зәйнең Чыбыклы авылы да яңа ФАПлы булды (фотолар)
    Кичә Чыбыклы авыл җирлеге халкы өчен көтеп алынган зур вакыйга булды. Авыл уртасында, ике ай эчендә заманча модульле фельдшер-акушерлык пункты калкып чыкты. Бу - районда барлык уңайлыклары булган бишенче беренчел медицина ярдәме күрсәтү бинасы. Ул 2012-2016 елларга кабул ителгән максатчан республика программасы нигезендә төзелде. ФАПны тантаналы төстә ачуда район башкарма...
    958
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 13:28
    Заманнан калышмыйм дисәң...
    Пенсия яшендәге кешеләрне яңа мәгълүматый технологияләр белән эшләргә интернет мөмкинлекләреннән файдаланырга өйрәтү, өлкәннәргә заман белән бергә атларга ярдәм итү ниятеннән оештырылучы курслар дәвам итә. Быел курслар үтәргә теләге булганнар группага язылуы өчен Зәй шәһәр мәшгульлек үзәгенә (Нефтьчеләр проспекты, 376; 8нче кабинет) мөрәҗәгать итә ала. Заманнан артта калмыйм дисәң, мөмкинлекне кулдан...
    864
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 12:54
    Яңа комиссия төзелә
    Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе каршында яңа комиссия төзү турында карар ителде. Ул җирдән файдалану һәм йортлар салуны тәртиптә тотуны күздә тотачак. Комиссия шулай ук территорияне планлы рәвештә төзү-төзекләндерү, тирә-як мохитне, мәдәни мирас объектларын саклау, юридик һәм физик затларның шулай ук капиталь төзелеш объектлары, җир участоклары законлы ияләренең хокукларын,...
    916
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 12:41
    Район Сабантуенда “Спортлы Татарстан” мәйданчыгын читләтеп үтмә
    6 июнь көнне район Сабантуенда "Президент белән бергә" хәрәкәтенең "Спортлы Татарстан" дип исемләнгән мәйданчыгы эшләячәк. Ул Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында көндезге сәгать 11дән кичке 5кә кадәр оештырыла. Биредә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшырырга мөмкин. Мәйданчыкта катнашучылар башкаларга үзләренең яхшы физик формада, теләсә нинди шөгыльләрне башкарырга әзер булуларын дәлилләп,...
    1197
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 11:53
    Рус әдәбияты һәм географиядән БДИда Зәйнең 7нче мәктәп укучылары югары балл җыйды
    ХI сыйныф укучылары арасында рус әдәбияты һәм географиядән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Быел әлеге фәннәрдән имтихан тапшыручыларның уртача баллары алдагы елга карый югарырак. Зәйдә рус әдәбиятыннан БДИны 14 укучы уңышлы тапшырды, 7нче мәктәптән Эльвина Ганиева 91 балл җыйды. Ә географиядән 19 зәйле имтихан тапшырган иде, шуларның 18е 37 баллы тупсаны...
    889
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 11:52
    Зәй үзәк дәваханәсе командасы спартакиада да уңышлы чыгыш ясады
    Казанның "Олимп" стадионында үткән медицина хезмәткәрләре спартакиадасында Зәй үзәк дәваханәсе командасы уңышлы чыгыш ясады. Аеруча алар өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика, аркан тартышуда өстен булуларын күрсәтте. Ир-егетләр командасы өстәл теннисы буенча - III, йөзү, аркан тартышу буенча - II, хатын-кызлар җиңел атлетика эстафетасында I урын алды.
    897
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 11:51
    Җәйге каникулларны Зәйнең авыл мәктәбе укучылары спорт ярышлары белән башлады
    Зәйдә авыл мәктәпләре командалары арасында спорт ярышлары үтте. Мини футбол, стритбол уеннары буенча ярышлар "Сәламәтлек мәктәбе" мәйданчыкларында оештырылды. Анда Кадер, Бигеш, Чыбыклы, Аксар, Түбән Биш, Югары Пәнәче, Сәвәләй, Бохарай, Югары Шепкә, Сармашбаш мәктәпләре командалары катнашты. Стритбол буенча кызлар арасында кадерлеләргә тиңнәр булмады. Икенчедә - Бигеш, өченчедә - Чыбыклы командалары. Мини...
    930
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 08:47
    Балалар ялы күңелсезләнмәсен
    Зәй янгын күзәтчелеге бүлеге балалар иминлеген кайгыртып, ял лагерьларында рейдлар үткәрә башлады. Мәгълүм булганча, район территориясендә 3 шәһәрдән читтә, 31 мәктәп яны лагере эшли. Гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын, янгыннар булмасын өчен тиешле профилактик чараларны башкару зарур. Лагерьда янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылмау төп шарт булып тора. Тикшерү барышында биналарның торышына,...
    846
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 08:09
    Парк гөр килеп торды
    Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Халыкара балаларны яклау көнендә "Шатлык" халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзенчәлекле чара - "Попкорн бәйрәме" үткәрде. Шамакайлар булып киенгән хезмәткәрләр балаларны ярыштырды, уеннар уйнатты, актив катнашучыларны попкорн белән сыйлады. Үзешчәннәр дәртле җырлары, биюләре белән сөендерде. Иң кызыклы чара, мөгаен, балалар арбалары парады булгандыр....
    907
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 07:19
    Зәй кызы “Дом-2” проектында катнаша
    Зәй кызы, Чаллы шәһәрендә дизайнер булып эшләүче Алена Салоны тиздән ТНТ каналында баручы "Дом-2" проектында күрергә була. Проектта катнашу өчен кастинг март аенда Түбән Кама шәһәрендә үтә. Казаннан Екатерина Иванова һәм Алена Сало беренче сайлап алу этабын узалар, соңыннан аларны проект продюсерлары белән әңгәмәләр көтә. Аленаны тиздән тапшыруда күрергә була,...
    874
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 06:58
    Зәйдә бер ир хатынына пычак белән кадаган
    Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Зәйдә хатынын пычак белән чәнчеп үтерүдә шикләнелүче 53 яшьлек ир-ат тоткарланган. 1 июньдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте бригадасы, шәһәрнең Җиңү проспектыннан яралы хатын-кызны дәваханәгә алып килгәндә, аның юлда үлүе турында полициянең дежур бүлегенә шалтырата. Оператив төркем тиз арада урынга чыгып,...
    967
    0
    0
  • 4 июнь 2015 - 06:14
    225 зәйле математикадан профильле БДИ тапшыра
    Бүген республиканың 15 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы математикадан профильле БДИ тапшыра. Аларның 225е - зәйлеләр. Агымдагы елның төп үзенчәлеге булган математикадан база белеме һәм профильле имтихан тапшыруга унберенчеләр ныклап әзерләнде. Профильле юнәлеш буенча математикадан имтихан тапшыру мәҗбүри булмаса да, аны күпчелек сайлады, чөнки хәзер һәр өлкә математика белән бәйләнгән....
    1283
    0
    0
Реклама