Зәй офыклары

18 июнь 2015 яңалыклары

  • 18 июнь 2015 - 13:52
    Өчтән - берсе
    «2015-2017 елларда Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү» программасына керү өчен сайлап алу туры узды. Әлеге конкурска Зәйдән өч крестьян-фермер хуҗалыгы үз программаларын тәкъдим иткән иде, Урта Пәнәчедән Альберт Шакиров проекты хупланды.
    350
    0
    0
  • 18 июнь 2015 - 13:52
    Техника паркы тулылана
    «АгроКөч-Төркем» ЯАҖ техникаларны яңарту программасы нигезендә техника паркын куәтле азык әзерләү комбайннары белән тулыландырды. Бүгенге көндә агрофирмаларда әлеге техникаларда эшләү өчен механизаторларны укытулар оештырыла. Терлек азыгы әзерләү бригадалары эшне «Восток» агрофирмасыннан башлап, хәзер башка бүлекчәләргә күчте.
    492
    0
    0
  • 18 июнь 2015 - 11:42
    Зәйнең ял паркында атна саен концерт
    Зәйлеләрнең яратып йөри торган ял паркында якшәмбе көннәрдә (кичен) ачык сәхнәдә предприятие, оешма, учреждениеләр концертлары быел да 24 майда ук матур гына башланып, дәвам итә. Биредә инде балалар музыка мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат йорты, политехник колледж үзешчәннәре осталыкларын күрсәтте. 21 июньдә исә "Энергетик" Мәдәният сарае Хезмәт кешесе елына...
    386
    0
    0
  • 18 июнь 2015 - 11:22
    Зәй районында басуларга кош тизәге кертәчәкләр
    Зәй районында "Нөркәй" агрофирмасы үрнәгендә басуларга кош тизәге кертү уйланыла. Мондый органик ашлама бер гектарга 15 тонна исәбеннән кертеләчәк. Шушы көннәрдә аны "Чаллы-Бройлер" ҖЧШеннән "Восток" агрофирмасының "Игенче" бүлекчәсе басуларына (парга калдырылган мәйданнар) ташый башлаячаклар.
    344
    0
    0
  • 18 июнь 2015 - 07:19
    Авыллар көтә безне
    Туган нигез чыкмый икән истән, Яшәгән җир матур булса да. Илһам ала кеше туган җирдән, Сагындыра газиз бусага. Татарстанның көньяк-көнчыгышына урнашкан ул. Әлмәт - Чаллы юлы белән барганда сул якта Чыбыклы авылына керү юлын күрсәткән язу тора. Әнә шул күрсәтелгән юлдан кереп бераз баргач, Чыбыклы авылы сул якта кала, ә...
    567
    0
    0
Реклама