Зәй офыклары

19 июнь 2015 яңалыклары

  • 19 июнь 2015 - 12:53
    Пушкин иҗатына кем генә битараф икән?
    Зәй районы Якты күл авыл китапханәсендә рус язучысы Александр Пушкин иҗаты буенча кичә булды. Китапханәче Эльвира Шатунова малай-кызларга язучының иҗаты турында сөйләде, әсәрләре белән таныштырды һәм әкиятләре буенча викторина үткәрде. Викторина нәтиҗәләре буенча Ксения Шугулевага тиңнәр булмады. Анда катнашкан балаларның барысына да призлар тапшырылды.
    1312
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 12:51
    Зәйдә сәламәтлек сагында торучылар хөрмәтләнде
    Кичә Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан чара узды. Анда ветераннарның урыны түрдән булды. Ак халатлы шәфкать ияләрен башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов котлап, аларга ихлас теләкләрен юллады. Сәламәтлек сагында торучылар хөрмәтләүгә лаек: бер төркем хезмәткәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, башкарма комитет җитәкчесе, баш табибның Рәхмәт хаты, Мактау...
    1370
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 12:23
    Җәй – төзекләндерү өчен кулай чор
    Зәйдә малларны җәйләүләргә күчергәч, фермаларны, биләмәләрне чистарту, төзекләндерү башланды. Агрофирмаларның барлык бүлекчәләрендә төзекләндерү бригадалары һәм звенолары тирес чыгара, биналарны дезинфекцияли. Атнаның сишәмбе һәм шимбәсендә бу уңайдан штаб утырышлары уза, урыннарга белгечләрнең чыгулары оештырыла.
    591
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 12:22
    Сөт җитештерүдә “Зәй шикәре” алдынгы
    Зәйдә бүгенге көндә сөт җитештерүдә иң югары күрсәткеч "Зәй шикәре" агрофирмасында. Анда бер сыерга тәүлеклек савым 17,1 килограмм тәшкил итә. "Зәй" агрофирмасында бер сыерга 14 килограмм сөт савалар, көн саен 29 тонна сөт тапшыралар. Район буенча тәүлеклек савым - 75 тонна. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 5 тоннага...
    533
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 12:21
    Зәйдә кече күләмле судноларны теркәү арта төшкән
    Зәйдә йөзә белмәү сәбәпле, суда батып үлү очрагы булганнан соң, кече күләмле судноларны теркәү арта төшкән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, техникаларны исәпкә бастыру бермә-бер артты, ди кече күләмле судноларны теркәү инспекциясе инспекторы Валентин Атласов.
    550
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 12:20
    Зәйдә Теркин укулары
    Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында "Кеше - сугышта" дип исемләнгән Теркин укулары узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре малай-кызларны шагыйрь Александр Твардовскийның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, танылган "Василий Теркин" поэмасының язылу тарихы турында сөйләде, укыды. Укучылар шагыйрнең шигырьләрен, "Василий Теркин" поэмасыннан өзекләр сөйләделәр, асфалтка зәрби темага рәсемнәр ясадылар.
    584
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 12:19
    Зәй басуларында хезмәт гөрелтесе
    Зәй районында күпьеллык үләннәрне беренче кат чабып алып печән әзерләү, сенаж салу тулы куәткә бара. Бүгенге көнә 6900 гектарда күпеллыклар чабылган, 3400 тонна печән әзерләнгән, 18600 тонна сенаж салынган. Әлеге эшләр белән беррәттән чүп үләннәренә, корткычларга каршы эш алып барыла. Корткычларга каршы - 20100, чүп үләннәренә каршы 6488 гектар мәйданда...
    595
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 12:15
    Таләпләрне үтәмәсәң...
    Зәй шәһәр суды җәза үтәтү инспекциясе башлыгының бер хөкем ителүчегә карата күрсәтмәсен карады. Ир-ат Яр Чаллы шәһәр суды тарафыннан 3 елга шартлы хөкем ителгән була. Ләкин ул җәза үтәү таләпләрен санга сукмый, административ хокук бозу юлына баса, килеп теркәлү үтми. Суд прокуратура хезмәткәре фикере белән килешеп, тиешле таләпләрне үтәмәгән өчен...
    552
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 08:10
    Сабантуенда кул көрәштерүнең ахыры үлем белән тәмамланган
    "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, Әтнә районы авылларының берсендә яшәүче 35 яшьлек хатын-кыз, тромб кузгалу нәтиҗәсендә, вафат булган. Табиблар аны Сабантуенда кул көрәштерү нәтиҗәсе (көч килгән) дип саный. Хатынның өч баласы ятим калган.
    603
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 08:08
    Басу-кырларда эш кайный
    Зәй районында басуларны чүп үләннәренә һәм корткычларга каршы эшкәртү эше дәвам итә. Кырларда 35 берәмлек сиптергеч агрегат эшли. Чөгендер чәчелгән мәйданнар өченче мәртәбә эшкәртелә. Шунысын да әйтик, фермер хуҗалыклар соравы буенча Актаныш районыннан "Томан" агригаты китерелде. Аның белән 1,5 мең гектар чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы эшкәртелде инде.
    940
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 07:38
    Зәйдә быел 14 йортта капремонт узачак
    Зәйдә күпкатлы йортларны төзекләндерү программасы уңышлы эшли. Быел программа нигезендә 14 йорт капиталь төзекләндереләчәк. Моның өчен 42 миллион сум акча каралган. Ремонт эшләренә килгәндә, 7 йортның түбәсе ябылачак, 6 йортта - подъездлар, 7сендә фасад ремонтланачак. Шулай ук 9 йортта - салкын су системасын, 7 йортта электр челтәрен алмаштыру каралган. Зәйдә...
    521
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 07:06
    Сорауларыгыз булса...
    26 июньдә Россиядә бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Әлеге көнне үткәрү идеясе белән "Россия юристлары ассоциациясе" җәмәгать оешмасы чыгып, ул инде традиция булып дәвам итә. Бу көнне Татарстанда халыкка бушлай консультацияләр бирүче 56 пункт эшләячәк. Аның бер пункты бездә - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүе...
    0
    0
    0
  • 19 июнь 2015 - 05:48
    Җәй файдалы үтәр
    Республикада балалар ялын оештыруга зур игътибар бирелә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та балаларга, аларның ялына битараф түгел. Ел саен аларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыруга 1 миллиард сумнан артык акча бүленә. Респуб-лика лидерының 30 уникаль программасының берсе нәкъ менә шушы юнәлешкә кагыла. Быел җәен шәһәр-районда балалар ялын һәм мәшгульлеген оештыруга 5...
    1279
    0
    0
Реклама