Зәй офыклары

22 июнь 2015 яңалыклары

  • 22 июнь 2015 - 13:42
    “Зәй офыклары” газетасына язылырга өлгермәүче зәйлеләр өчен тагын берничә өстәмә көн бирелә
    Татарстан почтасының газета-журналларга язылу бүлеге хәбәр итүенчә, 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен язылу кампаниясе 3 июльгә кадәр озайтыла. "Зәй офыклары" газетасына шәһәр һәм районның барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә язылырга була. Ашыгыгыз!
    497
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 12:54
    Һәр нәрсәнең үз вакыты бар
    Зәй шәһәр прокуратурасы "Зәй-Су каналы" ҖЧШдә гражданнар мөрәҗәгате буенча эш итүдә закон таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында җитешсезлекләр дә ачыкланды. Мәсәлән, Орджоникидзе урамында яшәүче берәү үзәкләштерелгән су челтәрен озынайту, дәвам итү турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Җитәкче әлеге гаризаны карау өчен баш инженерга юллый. Февраль аенда биргән гариза, 1 ай...
    532
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 12:34
    Зәй механизаторлары күчеп эшли
    "Восток" агрофирмасы механизаторлары терлек азыгы әзерләүдәбасудан басуга күчеп эшли. Эшне алар "Игенче" бүлекчәсеннән башлаганнар иде. Механизаторлар "Тукай" бүлекчәсендә 534 гектар мәйдандагы күпьеллыклардан сенаж базына 2400 тоннак чимал салды. Биредә яшел масса гектарыннан 8-9 тонна тирәсе тәшкил итте. Бу көннәрдә исә механизаторлар "Восток" агрофирмасының "Ал. Бистәсе" бүлекчәсе басуларына күчте.
    1342
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 11:40
    Ялчыгол укуларын оештыручы буларак бүләкләнде
    Зәйдә язучы, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол хөрмәтенә сквер ачылып, аңа истәлек билгесе куелуы турында хәбәр иткән идек. Аны ачу тантанасында имам-мөхтәсиб, "Нур" мәчете имамы Сәгыйть хәзрәт Камаловка күп еллар Зәйдә дин-исламга хезмәт итүе, тарихи мирасны барлавы, гореф-гадәтләрне саклауда зур өлеш кертүе өчен район башкарма комитеты Рәхмәт хаты тапшырылды. Сәгыйть хәзрәт Камалов...
    581
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 11:33
    Зәй “Нур” мәчетендә көн дә ифтарлар уза
    "Нур" мәчетендә Рамазан шәриф ае башланганнан бирле ифтарлар уза. Аңа ит белән район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов булышлык итте. Химаячеләр, шәһәр халкы исә бу айда азыклата, акчалата да ярдәм итә. Ифтарларга шактый зәйле йөри. Агымдагы елда да мәчеткә Төркиядән коръән хафиз килде. Ул бер ай буе Коръән сурәләре укый,...
    489
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 11:30
    Көннәр кызу тора
    Синоптиклар Татарстанда аномаль кызу көннәр хакимлек итүе турында кисәтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 22 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булачак. Казанда шулай ук яңгыр һәм яшен булу ихтимал. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә 33-35 градус җылы....
    488
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 11:29
    Кичә Татарстан сулыкларында өч кеше үлгән
    21 июнь көнне Татарстанның төрле районнарында 3 кеше суга батып үлгән. Гадәттән тыш хәлнең беренчесе Бөгелмә районы Ростовка авылында була. 35 яшьлек ир-ат елгада су коенып алырга була һәм суга бата. Олы Әтнә авылындагы елгада исә 60 яшьлек ир-ат өчен дә су коену аяныч тәмамлана. Өченче очрак Лаеш районында була....
    577
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 11:20
    “Зәй офыклары”н кайсы авыл күбрәк алдыра?
    2015 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу тәмамланырга санаулы көннәр генә калды. "Зәй офыклары" газетасына ике меңгә якын кеше язылды. Элек-электән "Зәй офыклары"ның төп укучысы авылда яшәүчеләр булды һәм ул хәзер дә шулай булып кала. Авыллар арасында да газетабызга күпләп язучылар да, бик начар язучылар да бар. Чыбыклы, Түбән Биш,...
    489
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 08:45
    Зәй укучылары “Артек”та ял итте
    Зәйнең 4нче мәктәбе укучылары "Укучылар үзидарәсе" республика конкурсында катнашып, "Традицияләрне саклау" номинациясендә җиңү яулаган иде. Бу җиңү аларга Кырымның Гурзуф бистәсендә «Артек» халыкара лагеренда ял итү мөмкинлеге бирде. Биредә ял итъчеләр Кырымнан зур тәэсирләр белән, яңа уку елында тагын да тырышып укырга, конкурсларда катнашырга дигән теләк белән кайтты.
    1277
    0
    0
  • 22 июнь 2015 - 08:37
    Зәйдә картинг спорты үсеш ала (фотолар)
    Зәйдә автомотоклуб каршында 2008 елдан картинг секциясе эшли. Бүгенге көндә секциягә 15 яшүсмер йөри, теләк белдерүчеләр шактый. Клубта шөгыльләнүчеләр өчен 9 берәмлек техника бар, шуның 6сы сафта. Узган шимбәдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, яшьләр идарәсе белән берлектә, биредә шөгыльләнүчеләр арасында узышлар оештырды. Ярышларга араларыннан иң-иңнәре генә сайлап алынды....
    1287
    0
    0
Реклама