Зәй офыклары

25 июнь 2015 яңалыклары

  • 25 июнь 2015 - 13:01
    Ышанычлы киләчәк өчен
    27 июньдә Казанның теннис үзәгендә Татарстан Президентын сайлауларда катнашырга дәгъва итүче кандидатларның сайлаучылар белән очрашуы уза. Бу дата Татарстан Президенты вазифасына лаеклы кандидатлар тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү үткәрү буенча инициатив төркемнең чираттагы утырышында билгеләнгән иде. 13 майдан 5 июньгә кадәр алдан тавыш бирүне үткәрү буенча 12 иҗтимагый оешма...
    970
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 11:04
    Кече авыл көннәре
    Зәйдә "Кече авыл" көннәре Алмалы һәм Яңа Мәлем авылларында узды. Аның кысаларында халыкка төрле хезмәт күрсәтүче оешма-учреждение вәкилләре урыннарга чыгып, халык белән очрашты, сорауларга җавап бирде. Мәдәният идарәсе каршындагы автоклуб хезмәткәрләре матур моңлы җырлары белән халыкны ял иттерде.
    636
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 10:13
    Зәйдә Марфа әбине котладылар
    Зәй шәһәрендә яшәүче Марфа Филипповна Сәлимгәрәева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, "Бердәм Россия" партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәким Камалетдинов котлады. Ә мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре мтаур җырларын бүләк итте.
    630
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 07:41
    Куш-Елгада икенче терлекчелек корпусы калка
    Зәй районы Куш-Елга терлекчелек комплексында 425 баш бозауга исәпләнгән корпус файдалануга тапшырылуын хәбәр иткән идек. Комплекста 3 айдан 15 айга кадәр бозау-терлекләрне асрау өчен икенче корпус сафка басып килә. Бу көннәрдә анда тулы куәттә төзелеш эшләре бара. Икенче корпус малларны кышкы сезонга кертергә әзер булачак, шул рәвешле, яңа корпуста 600...
    701
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 07:39
    Мария сугышчыларга аяк киемнәре теккән
    Зәйдә сугыш һәм тыл ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котлау матур традициягә әйләнде. Бу көннәрдә район җитәкчелеге Иске Тәкмәк авылында гомер итүче Мария Барышеваны юбилее белән котлап кайтты. Юбиляр тумышы белән әлеге авылдан. 7 классны тәмамлагач, колхозда эшли. 1943 елда Казанга ФЗОга укырга китә, "Спартак" аяк киеме тегү фабрикасында эшли:...
    777
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 07:38
    Зәй сыер савучылары бәйгегә җыена
    Агымдагы елның июль башында Мамадышта яшь сыер савучылар арасында республика конкурсы оештырылачак. Аңа Зәй данын якларга "Зәй" агрофирмасының "Шепкә" бүлекчәсе сөтчелек комплексыннан Валентина Терентьева белән Валентина Наумовалар барачак. Кызларның республика бәйгесендә тәүге катнашулары.
    597
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 07:37
    Зәй көрәшчеләре футболны да ярата
    "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт мәйданчыгында Парклар һәм скверлар елы уңаеннан грек-рим көрәше белән шөгыльләнүчеләр арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышларда өч команда катнашты. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә исә тәмәкегә каршы көрәш айлыгы кысаларында билбау һәм грек-рим көрәшен үз итүчеләр әлеге спорт төреннән үзләрен сынады. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче командаларга, Мактау...
    1196
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 06:17
    Суда сак булыгыз! Әлмәттә бер көндә 3 кеше суга батып үлгән
    Әлмәт районында 23 июньдә 3 кеше суга батып үлгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары көндезге сәгать 3ләр тирәсендә Рус Акташ авылындагы Степной Зәй елгасыннан 1988 елгы ир-атның, ә кичке 5тә шуннан ук 2007 елгы малайның үле гәүдәсен чыгара. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену. Беренчел фаразлар буенча, ир-ат исерткеч...
    581
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 05:55
    Җинаять җаваплылыгына тартачаклар
    Юллардагы фаҗигаләрнең күпчелеге исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән, алкоголь кулланган икенче берәүгә рульне биргән өчен административ җаваплылык Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.8 маддәсендә чагылыш таба. Моның өчен җәза - 30000 сум штраф һәм машина йөртү таныклыгыннан 1,5-2 елга кадәр...
    1226
    0
    0
  • 25 июнь 2015 - 05:40
    Стандартлар расланды
    Россия Хөкүмәте 2015-2017 елларга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча федераль стандартларны раслады. Документтан аңлашылганча, Россия буенча, уртача алганда, бер айга 1 квадрат метр торак мәйданына күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрнең ахыргы бәясе 2015 елда - 122 сум, 2016 елда - 131, 2017 елда 138,3 сум тәшкил итә. Россия буенча уртача...
    530
    0
    0
Реклама
Реклама