Зәй офыклары

29 июнь 2015 яңалыклары

  • 29 июнь 2015 - 12:37
    Афәрин, Камилә!
    Казанда җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Анда Зәй данын "Чаңгычы" спорт мәктәбенә йөрүчеләр яклады. 400 метрга каршылыклы йөгерүдә Зәй кызы Камилә Нуриәхмәтова, җиңүче булды, 400 метрга йөгерүдән VI урын алды.
    595
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 11:38
    Зәй районы Кадер мәктәбе ике медалист бирде
    Зәйдә урта мәктәпне тәмамлаучы 245 егет һәм кызның 23е медальгә ия. Медаль алучыларның иң күбе шәһәребезнең 2нче (6), 7нче(4) мәктәпләре. Авыл мәктәпләреннән Кадер мәктәбенә тиңнәр юк: биредә Рамис Миннегалиев белән Андрей Цыганов мәктәпне медальгә тәмамлады. Рамис Казан авиация институтына укырга барырга җыена. Яхшы укуы өстенә ул спортчы, техникага да хирыс....
    572
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 11:36
    Зәйлеләр үзләрен стритболдан да сыный
    Зәй "Сәламәтлек мәктәбе" спорт мәйданчыгында Олимпия көне уңаеннан стритбол буенча ярышлар узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Старт-1» командасы җиңүче булды. «Старт-2» белән «Старт-3» командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
    559
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 11:35
    Зәйлеләр хоккейдан оста
    Зәйнең «Яшьлек» боз сарае аренасында хоккей буенча Зәй һәм Вологда шәһәрләре яшь хоккейчылар командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды. Мондый очрашу тәүге мәртәбә оештырылды. Уен Зәй командасы файдасына 6:1 исәбе белән тәмамланды
    533
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 10:37
    Зәйдә ут төртү нәтиҗәсендә бакча йорты яна
    Узган атнада янгын хезмәте 10 чакыру алган. Шуларның 1әре - ялган чакыру, полиция белән хезмәттәшлек, ризык көю, юл-транспортт һәлакәтенә чыгу, 2шәре - газ хезмәте чакыру буенча чыгу, янгын очрагы, 6сы- чүп яну. 24 июньдә Алексеевка авылында шәхси торак йортта янгын чыга. Ут 54 квадрат метр мәйданга зыян сала. Янгын чыгуның...
    616
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:21
    Игътибар: фотоконкурс!
    Хөрмәтле газета укучылар! Шәһәребез көннән-көн матурлана, ямьләнә. Татарстанда Парклар һәм скверлар елы уңаеннан төзү-төзекләндерү эшләре аеруча җанланды. Шәһәрдә һәркайсыбыз өчен күңелгә якын урыннар бар. Әйдәгез, шул урыннарны бергәләп барлыйк. "Зәй офыклары" газетасы "Һәр сукмагы якын күңелгә" дип аталган фотоконкурс игълан итә. Урамнар, мәйданнар, парклар, скверлардагы иң матур урыннарны фотога төшереп,...
    554
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:11
    Зәйдә тагын бер кеше суга батып үлде
    Зәйдә бер ир баланың суга батып үлүе турында хәбәр иткән идек. Узган шимбәдә су коену урынында 24 яшьлек егет батып үлгән. Якшәмбе көнне Чаллыдан килгән водолазлар аның гәүдәсен көндезге сәгать 11ләрдә тапкан. Гомумән, республикада шимбә һәм якшәмбе көннәрдә 10 кеше батып үлгән.
    1802
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:10
    Зәйдә көймәләрне суга кертү урынының яңасы эшләнде
    Зәйдә кече күләмле көймәләрне суга төшерү урыны су коену урыны янәшәсендә иде. Бу көннәрдә әлеге урын бетерелеп, аның яңасы су коену урыннан 100 метр ераклыкта эшләнде. Көймәләрне суга төшерү урыны су коену урыныннан кимендә 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Моңа аеруча әти-әниләр рәхмәтле.
    597
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:08
    Зәйдә спортта уңыш казанган, актив чыгарылыш сыйныф укучылары да хөрмәтләнде
    Зәйдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда район-шәһәр мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары ның "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән тантана агымдагы елда үзгәрәк оештырылды. Анда укуда гына түгел, спортта зур уңышларга ирешкән һәм актив укучыларны да хөрмәтләделәр. "Ел спортчысы" исеменә каратэ буенча мастерлыкка кандидат Мария Савельева лаек булды. Спортта зур уңышларга ирешкән Аркадий...
    611
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 06:42
    Зәйдә 245 егет һәм кыз урта мәктәп тәмамлады (фотолар)
    Зәйдә "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда район-шәһәр мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән тантана узды. Дулкынландыргыч һәм моңсу да бәйрәм булды ул. Укучылардан битәр әти-әниләр дулкынланды: әле кайчан гына аларның нәниләре тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән иде, инде кулларында - өлгергәнлек аттестаты. Аларны район башкарма комитеты...
    1296
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 05:32
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда наркотикларга каршы әңгәмә узды
    "Без үз сәламәтлегебез өчен җаваплы". Шундый баш астында Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда районда наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында әңгәмә оештырылды. Балалар белән безнең җәмгыятебезгә янаучы бу куркыныч афәт турында сөйләшү алып барылды, ни өчен яшьләр наркотикларга тартыла дигән сорауларга җавап эзләнде. Әңгәмә барышында яшүсмерләр сораулар биреп, тормыштан мисаллар...
    618
    0
    0
Реклама