Зәй районында күпьеллык үләннәрне чабып алып, печән әзерләү, сенаж салу эше дәвам итә. Бүгенге көнгә 6900 гектарда күпьеллыклар чабылган, 7200 тонна печән әзерләнгән, 36000 тонна сенаж салынган. Әлеге эшләр белән беррәттән чүп үләннәренә, корткычларга каршы көрәш алып барыла. Корткычларга каршы - 23400, чүп үләннәренә каршы - 74800, авыруларга каршы 22500...