Зәй офыклары

2 июль 2015 яңалыклары

  • 2 июль 2015 - 11:30
    Уяу һәм сак булырга кирәк
    Зәй шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп һәм китапханә белән берлектә укучылар өчен "Терроризмга каршы көрәш" дип исемләнгән чара үткәрде. Чарага бистәнең участок полиция хезмәткәре Разил Гыймадиев чакырылды. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларга терроризмның килеп чыгу сәбәпләрен, әлеге глобаль проблеманы хәл итү юллары турында сөйләделәр. Разил Гыймадиев исә "Дисциплиналылык һәм уяулылык" дигән темага...
    448
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 11:06
    Зәйдә җәен яшүсмерләргә эшләү мөмкинлеге бар
    Зәйдә июнь аенда мәшгульлек үзәге аша 127 яшүсмер эшкә урнаштырылды. Шуларның 20шәре ГРЭС белән "Мефро уилз Руссиа-Зәй заводы"нда, 7се "Тимер- металл корылмалар" заводында, 80е яшьләр эшләре идарәсендә эшләде. Мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълуматлар буенча, июль аенда 80 яшь кеше эшкә урнаштырылган. Август аенда «Зәй» һәм «Восток» агрофирмалары да эш тәкъдим итә.
    353
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 10:42
    1 июльдән җәяүлеләргә дә таләпләр артты
    1 июльдән җәяүлеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар булган шартларда юл кырыеннан барырга туры килгән җәяүлеләрнең өс киемендә яки кулында яктылык кайтаргыч элементлары булган әйберләр булырга тиеш. Бу чара юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очракларын 65 процентка киметер дип фаразлана.
    325
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 07:30
    Зәйдә кече авылларда бәйрәм
    Зәйдә "Кече авыл" акциясе башлануын хәбәр иткән идек. Ул Алмалы, Яңа Мәлем, Алексеевка, Түбән Пәнәче авылларында узды инде. Бүген исә Зур Батрас халкы әлеге чараны түземсезлек белән көтә. Аның кысаларында автоклуб хезмәткәрләре, халыкка төрле хезмәт күрсәтүче оешма-учреждение вәкилләре урыннарга чыгып, халык белән очраша, сорауларга җавап бирә, аларны ял иттерә. Бу...
    332
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 06:58
    Яшүсмерләргә палаткалы лагерьларда ял ошый
    Зәйдән авыр хәлдә калган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән дистәдән артык бала Яңа Чишмә районының "Йолдызлы десант" лагерена ял итәргә китте. Әлеге лагерьга 4 июльдә янә бер төркем укучы барырга җыена. 7 көнгә исәпләнгән палаткалы лагерьларда ял укучыларга ошый.
    349
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 05:56
    Зәй урамнары яктыра
    Зәйдә "Жилэнергосервис" ширкәте узган ел "Урам яктырткычларын торгызу" республика программасы буенча шәһәр урамнарына заманча яктырткычлар урнаштырган иде. Агымдагы елда исә бу эш район авыллары һәм Иске Зәй бистәсе урамнарында башкарылачак. Авылларда әлеге җәһәттән эш башланды. Авылларга барлыгы 297 заманча яктырткыч урнаштырылачак.
    346
    0
    0
  • 2 июль 2015 - 05:30
    Зәйдә спорт мәйданчыклары арта
    Зәйдә "Универсаль спорт мәйданчыклары төзү" республика программасы кысаларында узган ел политехник колледж, «Яшьлек» боз сарае, 1нче һәм 5нче мәктәпләр биләмәләрендә спорт мәйданчыклары булдырылган иде. Агымдагы елда исә алар 1, 2 һәм 4нче мәктәпләр биләмәләрендә, стадионда урын алачак. Эш башланды инде, 1 һәм 4нче мәктәпләрдә ул - баскетбол-волейбол, стадион һәм 2нче...
    344
    0
    0
Реклама