Зәй офыклары

3 июль 2015 яңалыклары

  • 3 июль 2015 - 10:51
    Зәйдә фатир өчен бурычлылар белән эшләүгә өстәмә комиссия төзелде
    Зәйдә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелган фатир хуҗалары белән эшләү өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов рәислегендә өстәмә махсус комиссия төзелде. Хәзер һәр атна саен фатир өчен бурычлары 10 мең сумнан артып киткәннәр белән җаваплы затлар, прокуратура, суд приставлары вәкилләре аеруча катгый эшләүгә керешә. Һәр атнада бурычлары күпләп...
    432
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 10:30
    Зәйдә студентларның тагын бер яңа хезмәт отряды оешты
    Быел Татарстанда студентлар хезмәт отрядларына җәлеп ителүче яшьләр саны 10 меңләп кешене тәшкил итә. Зәй районында исә өч ай дәвамында барлыгы 200ләп студент эшле булачак. Июнь аенда 80 студент педагогик, яшелләндерү, төзелеш отрядларында эшләде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел җәй сервис отряды да булдырдык, ди яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче...
    414
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 10:24
    Бүген - ЮХИДИ хезмәткәрләре көне (фотолар)
    Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел ул илдә әлеге юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 79 ел тулуга багышланды. Район юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларны тантаналы төстә эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев, ЮХИДИ башлыгы Ленар Сафиуллин, ветераннар Ринат Габбасов, Вадим Васильев тәбрикләделәр. Бүгенге көндә районда юл...
    1595
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 07:26
    Зәйдә янгыннарга каршы махсус режим кертелә
    Район башкарма комитеты җитәкчесенең 1380нче карары нигезендә агымдагы елның 10 июленнән 20 августка кадәр муниципаль район территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул коры, эссе һәм җилле һава торышы тору сәбәпле, шулай ук урып-җыю эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан игълан ителә. Аның нигезендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл...
    406
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 07:03
    Каманы йөзеп чыкмакчы булган ир батып үлгән
    Ике ир, балык тотып утырганда, кем беренче елганы йөзеп чыга дип бәхәсләшәләр. Нәтиҗәдә, берсе суга батып үлә. Бу хәл Түбән Кама районында "Стройиндустрия" бакчачылык җәмгыятеннән ерак түгел бер урында була. Коткаручылар 50 яшьлек ирне 20 минут узгач, су астыннан табып ала. Ике ир дә айнык була. ("Әлмәт таңнары").
    343
    0
    0
  • 3 июль 2015 - 06:17
    Шолохов иҗатына багышланды
    Зәй үзәк китапханә хезмәткәрләре социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләргә язучы Михаил Шолоховның тууына 110 ел уңаеннан әдәби-тематик кичә уздырды. Кичәдә аның иҗаты һәм тормыш юлы сөйләнде, "Шолохов - кеше һәм язучы" дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә оештырылды. Соңыннан "Алар ил өчен көрәште" һәм "Кеше язмышы" фильмнарыннан өзекләр күрсәтелде.
    465
    0
    0
Реклама