Зәй офыклары

9 июль 2015 яңалыклары

  • 9 июль 2015 - 12:54
    Наркоманиядән дәвалануга закон нигезендә таләпләр катгыйлана
    2014 елның 25 маеннан РФ Административ хокук бозулар кодексының 4.1 маддәсенә өстәмәләр керде. Ул наркотик матдәләр белән бәйле административ хокук бозуларга кагыла: аның буенча наркотик яки психотроп матдәләр кулланучыларга карата диагностика, профилактик чаралар үтүне йөкләү, наркоманиядән дәвалану, социаль реабилитация узуны таләп итү карала. Бу таләпләрне үтәүгә контрольлек итү РФ Административ...
    1262
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 11:17
    Банкрот буларак танылган физик затларга чит илләргә чыгу тыелырга мөмкин
    1 июльдән физик затларның банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә кергәч, банкрот буларак танылган гражданнарга чит илләргә чыгу тыелырга мөмкин, дип хәбәр итә федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат үзәге. 2014 елның 29 декабрендә "Банкротлык турында" Законга үзгәрешләр кертү турында" 476нчы Федераль Закон гамәлгә керү сәбәпле, Россия гражданнарына банкротлык...
    1292
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 10:47
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда матур бәйрәм оештырылды
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музее Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен игътибарсыз калдырмады. Чөнки күп еллар дәвамында музейның икенче катында (элек анда район башкарма комитеты урнашкан була) яңа өйләнешүче парларга беренче гаилә документлары тапшырыла. Бу көнне музейга 38 ел бергә матур гомер кичерүче Мироновлар һәм яшь парлар, ике ел бергә...
    1340
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 08:21
    Зәй мөхтәсибәте “Сабыйга” акциясенә кушыла
    Рамазан - изге гамәлләр ае дәвам итә. Татарстан Диния нәзарәтенең "Зәкать" хәйрия фонды "Сабыйга" дигән акция башлап җибәрде. Әлеге акция барышында күп балалы гаиләләргә, социаль авыр хәлгә дучар булганнарга, ятим балаларга, инвалид нарасыйларга ярдәм итәчәкләр. Акция барышында җыелган акчаларны, шулай ук памперслар, балалар кирәк-яракларын балалар йортларына таратачаклар. Шунысы игтибарга лаек,...
    482
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 08:21
    Юлчылар өчен кызу көннәр
    "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары агымдагы елда "Юл фонды" , "Асфальт юлларны төзекләндерү", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү" республика программалары буенча эшчәнлек алып бара. "Юл фонды" программасы буенча Иске Тәкмәк, Бүре-Сарай, Поповка, Үтәшкин авылларында өлешчә юллар төзекләндерелде инде. Әлеге программа буенча шәһәребезнең Җиңү проспекты 1-14 йорты ишегалды, Икмәк кабул...
    509
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 06:52
    Зәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен мәхәббәт аллеясында билгеләп үттеләр (фотолар)
    Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Зәйдә "Яшьлек" боз сарае каршындагы мәхәббәт аллеясында җылы эчтәлекле бәйрәм итеп оештырылды. Анда районыбызның олы хөрмәткә лаек, күркәм балалар тәрбияләүче матур гаиләләре, яңа гына гаилә корып җибәргән яшь парлары чакырылды. Әлеге бәйрәмнең күркәм символы булган тугрылык медален шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин Сәвәләй авылында...
    1198
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 06:21
    325 зәйледән гариза кергән
    Пенсия фонды идарәсенә ана капиталыннан бер мәртәбә бирелә торган өлешен алу өчен 190 Зәй гаиләсеннән гариза керде, аларга 3905187 сум акча түләнде, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе. 2015 елның май башыннан федераль закон гамәлгә кергәннән соң идарә ана капиталына сертификат ияләреннән 325 гариза кабул итте. Исегезгә төшерәбез, ана капиталыннан...
    915
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 06:16
    “Уңайлы мохит”: эш бара
    Районда "Уңайлы мохит" программасы нигезендә агымдагы елда шәһәрнең Тукай урамындагы социаль-тернәкләндерү бүлегенең керү урынында пандуслар үзгәртеләчәк, татар гимназиясендә, 4нче мәктәптә, политехник колледжда программа буенча эшләр башкарылачак. Соңгы икесендә эш башланды инде. Әлеге объектларда эшне "Хәмиев" ширкәте башкара.
    593
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 06:15
    Бер шартлы терлеккә – 12,2 центнер
    Районда терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Барлыгы 8196 гектар мәйданда үлән чабылып, 8800 тонна печән әзерләнде, 46800 тонна сенаж салынды. Печән әзерләү буенча - "Зәй" (1890), сенаж салу буенча "Восток" агрофирмалары (11800) лидер. Крестьян-фермер хуҗалыкларында да эш дәвам итә, алар тарафыннан 590 тонна печән әзерләнде, 1510 тонна сенаж салынды....
    487
    0
    0
  • 9 июль 2015 - 05:10
    Зәй мәшгульлек үзәге эшсез егетләр өчен, хәрби юнәлешне тәкъдим итеп, ярминкә үткәрде
    Зәй мәшгульлек үзәгендә кече вакансияләр ярминкәсе үтте. Бу юлы яшь, эшсез егетләргә хәрби һөнәрне сайлап, эшле булу тәкъдим ителде. Ярминкәгә килгән егетләргә хәрби комиссариатның чакыру буенча бүлеге башлыгы Александр Зыков контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүнең өстенлекләре турында сөйләде. Быел Зәйдән 6 егет контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынган, тагын 6сы документлар...
    540
    0
    0
Реклама