Зәй офыклары

11 июль 2015 яңалыклары

  • 11 июль 2015 - 12:52
    Рамазан мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә
    Якты уйлар, изге гамәлләр ае булган Рамазан ае төгәлләнеп килә. Быелгы ураза көннәре иң озын вакытка, өстәвенә, аның беренче яртысы эссе көннәргә туры килде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, ул ураза тотучыларга мәрхәмәтен салды. Үтә эссе көннәрдән соң һава температурасы төшеп, яңгырлар яуды. Ошбу мөбарәк айда мөэмин-мөселманнар тәүбә кылып, гөнаһлардан арынып,...
    1533
    0
    0
  • 11 июль 2015 - 11:45
    Зәйдә бер гаилә 40 мең сумлык җиләк саткан
    Быел яңгыр булган җирләрдә җиләк котырып уңды. Зәй районы Сармашбаш авылы болынлыкларында җиләкләр эре үсте. Әлеге авылда туып-үскән Миләүшә Әюпова тормыш иптәше Илнур белән, урман һәм болынлыклардан җиләк җыеп, 40 мең сум акча эшләгән. Эшне каен җиләгеннән башладык, аннан җир җиләгенә күчтек, ди хуҗабикә. Әлеге шөгыль белән Миләүшә тугыз ел...
    714
    0
    0
  • 11 июль 2015 - 07:48
    «Узган елга караганда эш күбрәк башкарылачак»
    Жәй - төзү-төзекләндерү эшләре алып бару өчен иң отышлы чор. Мәдәният тармагына караган нинди объектлар сафка баса, кайсыларында нинди эш бара? Алар яңа иҗат сезонына әзер булырмы? Соңгы өч елда "Авыл клублары" республика программасы кысаларында Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш авылларында күпфункцияле клуб төзелеп, уңышлы гына эшли. Агымдагы елда әлеге программа...
    1345
    0
    0
  • 11 июль 2015 - 07:00
    Гаилә турында рәсем бәйгесе
    Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан "Әкият" клуб яны лагерена йөрүче малай-кызлар арасында рәсем бәйгесе оештырды. Чара башланыр алдыннан балаларга әлеге көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, аннан бәйгедә катнашучылар гаиләләре турында рәсем ясадылар. Әлеге рәсемнәрдән булдырылган стенд мәдәният диварларында урын алды.
    1441
    0
    0
Реклама