Зәйдә үткән Питрау бәйрәмендә гер күтәрү, армспорт, аркан тартышу, милли көрәш бәйгеләре оештырылды. Гер күтәрүдә яшьләрдән Роман Тугашев, 80 кг. да Николай Захаров, 80 килограммнан югары үлчәүдә Дмитрий Имашев алдынгы булды. Кул көрәшендә ир-егетләрдән Чаллы егете Булат Әхмәтшин, хатын-кызлардан зәйле Елена Терентьева җиңде. Аркан тартышуда Сармашбаш командасына тиңнәр булмады. Быел...