Зәй офыклары

15 июль 2015 яңалыклары

  • 15 июль 2015 - 11:29
    Ярдәм бар, терлек баш санын арттыр гына
    Авыл халкына ярдәм, терлек баш санын саклау максатында агымдагы елда республика бюджетыннан шактый булышлык ителәчәк. Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга быел буаз тана сатып алуга һәм сөтчелек юнәлешендәге миниферма төзү буенча тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Шәхси ярдәмче хуҗалыкка субсидия бер генә мәртәбә, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән яңа...
    1239
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 11:25
    Язучының иҗаты, үзе онытылмый
    Бүген Зәй үзәк китапханәсенең татар әдәбияты бүлегендә якташ язучы Сөббух Рәфыйковның туган көне уңаеннан "Сүнмәс учак" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә булды. Аңа китапханә каршында эшләүче "Сөмбелә" аралашу клубына йөрүчеләр чакырылды. Китапханәче Татьяна Брицова язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, клуб әгъзалары язучының шигырьләрен сөйләде, әсәрләреннән өзекләр укылды. Зәй үзешчәннәре Фәннүр...
    1158
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 11:21
    Зәйдә язучының каберенә зират кылынды
    Бүген язучы, шагыйрь Сөббух Рәфыйковның туган көне. Ел да Зәй татар җәмәгатьчелеге тарафыннан аның кабере зират кылына. Әлеге традициягә тугры калып, бүген җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Фәрит Мусин, имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов, үзәк китапханә директоры урынбасары Рита Әхмәтова, "Зәй офыклары" газетасы журналистлары,...
    1239
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 08:02
    Зәйдә хәйрия концерты үтә
    Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе Ринат Фәрдиев исемендәге паркта 19 июльдә кичке сәгать 6 да «Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концерты үткәрә. Анда җыр-бию коллективлары чыгышы, балалар өчен уеннар оештырыла. Концерт барышында хәйрия тартмасына җыелган акчалар, яшь әни Светлана Андронниковага дәвалану курслары өчен тапшырылачак. Светланага яман шеш авыруының бер төре диагнозы...
    1235
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 08:01
    Зәйдә “Йолдызлык” лагеренда икенче смена тәмамланды
    Зәйнең "Йолдызлык" балалар ял лагеренда бүген икенче смена төгәлләнә. Анда 110 бала төрле мавыктыргыч чараларда катнашып, физик яктан чыныгып ял итте. Өченче смена эше исә 21 июльдә башлана.
    1196
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 08:00
    Зәй эчке эшләр бүлегендә 6 айлык эшчәнлеккә хисап ясала
    Бүген Зәйнең эчке эшләр бүлегендә республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рәфкать Миңнеханов катнашында хисап җыелышы үтә. Анда агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча сөйләшү булачак.
    841
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 07:06
    Татарстан фермасында фаҗига: эшче тирес чокырында тончыгып үлгән
    Гадәттән тыш хәл Тукай районы Сосновый бор бистәсе янындагы дуңгыз фермасында булган. Фаҗига ике эшче канализация торбаларын төзекләндергән вакытта була. Көчле аммиак исе аркасында 50 яшьлек ир-ат аңын югалта һәм тирес чокырына егылып төшә. Хезмәттәше аны коткарырга маташып карый һәм үзе дә чокырга егыла. Шунда гына булган ферма эшчеләре аларга...
    534
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 06:55
    “Хорш” 610 ат көченә ия
    Зәй агрофирмалары техника паркларын тулыландыруга игътибар зур. Бу көннәрдә районның "Зәй" һәм "Зәй шикәре" агрофирмаларына 610 ат көченә ия туфрак эшкәртүче яңа куәтле "Хорш" тракторы. Ул тәүлегенә 100 гектар җир эшкәртүгә сәләтле. Техникаларны 3әр тракторчы белән тәэмин итеп, тәүлек буе эшләтү күздә тотыла. Шундый ук техниканың "Восток" агрофирмасына кайтуы да...
    540
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 06:54
    Зәйдә фермалар төзекләндерелә
    Зәйдә бүгенге көндә 21 фермада төзү-төзекләндерү эшләре бара. "Сәвәләй" бүлекчәсе фермасында 200 баш сыерга саву аппараты һәм сөтүткәргеч көйләнде. Биредә шулай ук 4 тоннага исәпләнгән суыткыч та урнаштырылачак. Биредә шулай ук өч корпуста реконструкция эшләре бара. Югары Шепкә товарлыклы-сөтчелек комплексында да тулы куәткә ремонт бара. "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсенең -...
    1524
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 06:53
    Зәйдә ит җитештерү арта төшкән
    Зәй агрофирмалары бүлекчәләрендә агымдагы елның алты аенда 1297 тонна ит җитештерелгән. Бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4 процентка артык. Район зообелгечләр алдында тукландыру рационын тагын да баету бурычы куелды.
    465
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 06:52
    Уракка әзерлек буенча “Зәй” агрофирмасы җиңүче
    Зәйдә уракка төшәр алдыннан урып-җыюда катнашачак техниканың торышы комиссия тарафыннан тикшерелүе турында хәбәр иткән идек. "АгроКөч -Төркем" ЯАҖ, район авыл хуҗалыгы идарәсе, "Россельхозцентр"ның Зәй бүлеге белгечләреннән торган комиссия, агрофирмалар бүлекчәләре, "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә булып, һәр берәмлек техниканың торышын, ындыр табакларының мөһим компаниягә әзерлеген, урып-җыюда хезмәтне оештыру, куркынычсызлык таләпләре үтәлешен...
    1286
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 06:23
    72 яңа “Нива”ның өчесе Зәй эчке эшләр бүлегенә кайта
    Бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе каршында республика премьер-министры Илдар Халиков һәм эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин патруль-пост хезмәте хезмәткәрләренә һәм полициянең участок вәкаләтлеләренә яңа автомобильләргә ачкычлар тапшыра. Барлыгы 72 "Нива" автомобиле эш өчен бөтен кирәкле җиһазлар белән баетылган, алар тәртип сагы хезмәтен тагын да нәтиҗәле...
    506
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 06:22
    Эшмәкәрләрнең Татарстандагы беренче Бөтенроссия форумында зәйлеләр дә катнаша
    Бүген Казан янындагы Иннополис шәһәрендә А.С. Попов исемендәге технопаркта " Татарстан - эшмәкәрлек өчен таяныч" дип исемләнгән кече һәм урта эшмәкәрлек буенча беренче Бөтенроссия форумы ачыла. Аның эшендә республика президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаша. Ә безнең районнан форумга башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация китте. Делегация составында фермер...
    549
    0
    0
  • 15 июль 2015 - 05:33
    Көн явымлы һәм җилле булачак
    Бүген - 15 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда яңгыр явуы, яшен булуы көтелә. Вакыты белән җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә Татарстанда уртача 10-15, көндез 18-23 градус җылы булачак. Казанда төнлә - 13-15 градуска кадәр төшсә, көндез 18-21 градуска кадәр җылыта....
    506
    0
    0
Реклама