Зәй офыклары

16 июль 2015 яңалыклары

  • 16 июль 2015 - 10:27
    Зәйдә 300 мигрант теркәлгән
    Агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстан миграция хезмәтендә 100 мең чит ил кешесе исәпкә куелган. Зәй районы буенча аларның саны 300 кеше тәшкил итә. Шуларның 27се - үз туганнарына Украинадан күчеп килеп яшәүче. Элегрәк аларның саны 94 булган. Хәзер акрынлап алар үз туган илләренә кайтып китү ягын карый, ди...
    1242
    0
    0
  • 16 июль 2015 - 10:26
    Знаменск шәһәре хәрби частенда 20 Зәй егете хәрби ант бирә
    Иртәгә 17 июльдә районның баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, район хакимияте вәкилләре катнашындагы делегация Зәй районы шефлыгындагы Әстерхан өлкәсе Знаменск шәһәрендәге хәрби частька китә. Биредә алар язгы чакырылышта Зәйдән анда киткән егетләрнең хәрби присяга тантанасында катнаша. Бу юлы Зәйдән 20 егет алынды.
    1279
    0
    0
  • 16 июль 2015 - 10:25
    Язгы чакырылышта Зәйдән 74 егет хәрби хезмәткә алынды
    15 июльдә Россия Кораллы көчләренә язгы хәрби чакырылыш төгәлләнде. Зәй хәрби комиссариаты планга куелган эшне 100 процентка үтәде. Бу юлы районыбыздан 74 егет солдат булды. Иң соңгы төркем ил чиген сакларга 3 июльдә озатылды. Егетләр Зәй районы шефлыгында булган Знаменск шәһәрендәге хәрби частьларга, Чита, Хабаровск, Крым, Казан һ.б. шәһәрләрдә хәрби...
    1243
    0
    0
  • 16 июль 2015 - 10:24
    Зәйдә “5 игелекле көн” хәйрия акциясе старт алды
    Зәйдә "5 игелекле көн" хәйрия акциясе старт алды. Аның кысаларында ирекле волонтерлар хәрәкәте әгъзалары 8 яшьлек Виктория һәм 28 яшьлек Светланага яман авырудан терелүгә ярдәм итү өчен средстволар җыя. "5 игелекле көн" эчендә рок-группалар, район үзеәчәннәре катнашында иҗади фестиваль, интеллектуаль уеннар, киносеанслар, мастер-класслар, веломарафон үткәрү каралган. Хәйрия ярдәмен теләгән һәркем...
    1463
    0
    0
  • 16 июль 2015 - 06:00
    Зәй районы “Аксар” бүлекчәсендә яхшы уңыш көтелә
    Агымдагы елда "Зәй" агрофирмасы игенчеләре алдында 8 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора, шуның 2600 гектары - көзге бодай. Басуларда 13 комбайн эшләячәк: 1 комбайнга уртача 619 гектарда игеннәрне суктыру кирәк булачак. Әлеге агрофирмага караган "Аксар" бүлекчәсендә исә 1915 гектар мәйдандагы бөртекләләрнең 800 гектарын көзге бодай били. Аннан...
    1173
    0
    0
  • 16 июль 2015 - 05:59
    Зәйдә бер комбайнга эш йөкләмәсе - 564 гектар
    Быел Зәй игенчеләренә барлыгы 40 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә. Уракта барлыгы 71 комбайн эшләячәк: бер комбайнга эш йөкләмәсе - 564 гектар. Гомумән алганда, район басуларын "Зәй" агрофирмасыннан - 3 , "Зәй шикәре"еннән - 5, "Восток"тан 4 отряд иңләячәк. Алдагы еллардагы кебек...
    1245
    0
    0
  • 16 июль 2015 - 05:56
    Зәйлеләр “Ашыт җыены”н көтеп ала
    Зәй районы Ашыт авылы болынында үтүче "Ашыт җыены"н быел да уздырырга ниятлиләр. Ул - әлеге авылда электән килгән йола-гадәтне яңарту. Шунысы игътибарга лаек, бу бәйрәмне әйлеләр көтеп алып бәйрәм итә. аның белән "Түгәрәк уен" җурналы да кызыксынган. Бел да ул авгус ае башында узар дип көтелә.
    1323
    0
    0
  • 16 июль 2015 - 05:52
    Зәйдә чигү осталары күп
    Чигүле алъяпкычлардан чыгыш ясаган Зәй районы Имәнлебаш мәдәният йорты каршында оешкан "Җәүһәр" татар фольклор ансамбле кызларын күреп кем генә сокланмый икән. Әлеге ансамбль җырлары һәм киемнәре белән борынгылык үрнәге булып тора. Ансамбль кайда чыгыш ясаса да, үзе белән чигелгән, бәйләнгән, тукылган, үрелгән кул эшләрен дә ала. Шундый бергәлек "Җәүһәр"не мәртәбәли....
    1426
    0
    1
  • 16 июль 2015 - 05:50
    “Агрокөч-Төркем” Россиядә гаять зур кошчылык кластеры булдыра
    "Агрокөч-Төркем" агросәнәгать холдингы Россиядә гаять зур кошчылык кластеры булдыра. Кластерның гомуми җитештерүчәнлеге елына 220 мең тонна кош ите һәм 128 миллион данә инкубацион йомырка. Чагыштыру өчен, хәзерге вакытта "Челны-Бройлер"ның еллык җитештерүчәнлеге - тере авырлыкта кош ите 100 мең тонна яки 86 мең тонна әзер продукция һәм 67 миллион данә инкубацион...
    1423
    0
    0
  • 16 июль 2015 - 05:43
    “Ялчыгол” мәчете мөселманнарны Ураза гаетенә көтә
    Рамазан Шәриф ае тәмамланып килә. 17 июль - Ураза гаете. Гает көнне Зәйдә иртәнге намазга азан иртәнге сәгать 2дә әйтелә. Коръән укулар сәгать 5тә башланып, 6га кадәр дәвам итә. Аннан вәгазьләр, тәбрикләүләр булачак. Гает намазы сәгать 7дә укыла, дога кылына. Быел да, гадәт буенча, коймак белән чәй эчүләр оештырыла. Мөхтәсибәтнең...
    1308
    0
    0
Реклама