Зәй офыклары

20 июль 2015 яңалыклары

  • 20 июль 2015 - 12:27
    Зәйдә “Больничный клоун” проекты дәвам итә
    Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Больничный клоун» проекты кысаларында чираттагы чараны оештырды. Алар үзәк дәваханәнең балалар бүлегендә уеннар, бәйгеләр үткәреп, сабыйларның тизрәк савыгуына өлеш кертте.
    1210
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 10:47
    Мини-футбол ярышлары бара
    15 июльдән Зәйнең "Яшьлек" боз сарае спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча яшьләр арасында ярышлар башланды. Анда районнан 12 команда катнаша. Беренче көндә "Олимп" белән "Барс 35" командалары очрашып, 4:1, "Яңа шәһәр" белән "Иске Зәй" командалары 2:1 исәбенә уйнадылар. 16 июльдәге "Атлетик" белән "Арарат" уены - 3:1, ә "Олимп-2" белән "Барс 35-2"...
    491
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 08:32
    Тыныч яши алмасаң, йорттан да чыгып китәсең
    Зәй шәһәр прокуратурасы икенче группа инвалид ханым соравы буенча шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Әлеге ханым районның бер авылында әти-әнисеннән калган йортта яшәвен хәбәр итә. Ә 2014 елның декабрендә аның рөхсәте белән әлеге йортта аның белән икенче бер авылда теркәлгән ир-ат яши башлый. Хәзер исә ханым әлеге ир-атның законсыз яшәвен һәм...
    1192
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 08:31
    Зәйдә яшүсмерләр катнашында җинаятьләрне булдырмас өчен нәтиҗәлерәк эшләү планлаштырыла
    Зәй районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, агымдагы елда яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләр санының үсүе күзәтелә. 2014 елның ярты елында балигъ булмаганнар катнашында 5 җинаять теркәлгән булса, хәзерге чорга алар - 9. Аеруча яшүсмерләр арасында урлашулар еш күзәтелә. Балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ярты елда 147 административ беркетмә төзелгән. Бүгенге...
    1286
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 07:44
    Зәйдә яшь комбайнчыларны урып-җыюда нәтиҗәле эшләүгә яшьләр эшләре идарәсе рухландыра
    Зәй районында урып-җыюда тәҗрибәле механизаторлар белән бергә яшь комбайнчыларның да күп булуы куандыра. "Алга" бүлекчәсе кырларына 9 яшь комбайнчы чыккан иде. Аларга яшьләр эшләре идарәсе белгече Фаил Гыйниятов "Яшьләр экипажы" исеменнән махсус кепкалар таратты, уңышлар теләде. Ә алга таба аеруча нәтиҗәле эшләүче яшьләрне стимуллаштыру максатыннан кырларга чыгып бүләкләүләр оештырылу да...
    586
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 07:42
    Афәрин, алгалылар! (фотолар)
    Зәйдә 2015 ел уңышын җыйнау быел да "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе көзге бодай басуыннан башланды. Механизаторларга быелгы ел уңышын югалтуларсыз җыеп алуга фатиханы район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов бирде. -Без бүгеннән сезнең белән елның иң җаваплы чорына керәбез. Үстергән уңышны ни дәрәҗәдә югалтуларсыз җыеп алсак, өстәлләребезнең муллыгы, илебезнең бөтенлегенә...
    948
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 07:10
    Бурыч җыйма, барыбер бер түлисең
    Бүгенге көндә Зәй "Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең 26 миллион сум бурычы бар. Әлеге ширкәть бурычлылар белән даими эшли. Җәмәгать судьяларына ай саен 20дән артык гариза бирелә, бүгенге көнгә суд приставларына 290 эш бар, әҗәтлеләрнең утлары, сулары киселә, кире ялгаган 12 очрак булды, аларны полициягә хәбәр итәбез, ди...
    1168
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 07:06
    Бүген - Бөтендөнья торт көне
    Әлеге көн кешеләр, илләр һәм милләт вәкилләре арасында дуслыкка һәм тынычлыкка багышланган. Ул "Мин сиңа торт белән чәй эчәргә киләм!" дигән мәгънәне белдерә. Дөньякүләм масштабта ул 2011 елдан башлап билгеләп үтелә. Әйдәгез, бүген торт алып, яки үзебез пешереп кунакка барыйк, яисә чәйгә үзебезнең якыннарны, дусларны чакырыйк.
    1251
    0
    0
  • 20 июль 2015 - 06:04
    Бүген – Халыкара шахмат көне
    20 июльдә Бөтендөнья шахмат федерациясе - ФИДЕ карары нигезендә 1966 елдан Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Шахмат өстәл уены дип санала, аны 64 шакмаклы тактада ике партнер уйный. Көндәшенең короленә мат куйган уенчы җиңүче була. Уен исеме фарсы теленнән чыккан: шах мат - хаким үлде. Шахматның туган иле булып Һиндстан...
    1425
    0
    0
Реклама