Зәй офыклары

22 июль 2015 яңалыклары

  • 22 июль 2015 - 11:24
    Юл йөрү кагыйдәләрен бозуга кагылган РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе гамәлгә керде
    Россия Федерациясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы законнарына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, РФ Җинаять кодексына 264.1 маддәсе өстәлде. "Административ җәзага тартылган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган затларга" дип аталган әлеге маддә автомобильләр, трамвай яки башка транспорт чаралары белән элек тә административ җаваплылыкка тартылып тагын спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә...
    1372
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 11:23
    Бер фатирда - өч мәет
    Бүген көндез Чаллы шәһәрендә 112 телефонына бер ханым шалтырата һәм күршеләренең фатирында идәндә бер хатын-кыз һәм ике ир-атның аңсыз гәүдәләренә тап булуын хәбәр итә. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче алар үлгән булалар. Фаҗига урынында медиклар һәм тикшерүчеләр төркеме эшли. Бу үтерү булырга мөмкин. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. ("Әлмәт таңнары")
    532
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 08:49
    Казанга барырга уйласаң, маршрутыңны алдан билгелә
    Республика дәүләт автоинспекциясе, су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу сәбәпле, 24 июльдә Казанда иртәнге сәгать 6дан кичке 11гә кадәр С. Хәким, Мусин, Ф. Әмирхан, А. Бичурин, Чистопольская урамнарында транспорт хәрәкәте йөреше чикләнүе турында хәбәр итә. Бу көнне Зәйдән Казанга барырга уйлаган машина йөртүчеләрдән шәһәрдә йөрү маршрутын алдан ук...
    570
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 08:26
    Салым түләүче физик затлар игътибарына!
    РФ Салым хезмәтенең Татарстан буенча 11нче районара инспекциясе хәбәр итүенчә 2014 ел өчен физик затлар мөлкәтенә, транспорт һәм җир буенча салымнар түләүнең вакыты кыскарып килә. Аны 2015 елның 1 октябренә кадәр түләү зарур. 2014 елда гомуми салым суммасы 100 сумнан артмаган һәм яңа объектлар (фатир, торак йорт, җир участогы, автомобиль...
    642
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 07:41
    Профилактик эшчәнлекнең даими алып барылуы нәтиҗәсез калмый
    Зәй районы эчке эшләр бүлегенең ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча милеккә карата кылынган җинаятьләр 36,9 процентны алып тора. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 24 процентка кимрәк (179дан 136га кимегән). Урлашу 129дан 105кә кимегән, автомобильләрдән урлашулар белән бәйле җинаятьләр дә кимү сизелә. Мошенниклык гамәлләре 26дан 12гә калган. Бу -...
    559
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 07:40
    Зәйдә быел ятим, караучысыз калган 18 яше тулган 10 балага торак бирү өчен квота билгеләнгән
    Зәй районында ятим балаларга торак бирү буенча быелга 10 квота билгеләнгән. Агымдагы елның июль башына район опека һәм попечительлек бүлеге махсус исәбендә 142 бала тора. Аларга 18 яшьләре тулгач торак бирү мәсьәләсе республика Мәгариф һәм фән министрлыгы аша хәл ителә. - Республикада Президент Рөстәм Миңнехановның ятимнәр проблемаларына үтә игътибарлы булуы...
    1224
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 07:18
    Кайбер үзгәрешләр бар
    Салым хезмәте салым түләүче физик затларның "Шәхси кабинет" интернет-сервисында яңалыклар булуы турында искәртә. 1 июльдән 347нче федераль закон үз көченә керде. Аның нигезендә "Салым түләүченең шәхси кабинеты" дигән төшенчә ныгытылды. Салым түләүче физик затлар өчен 1 июльдән култамга белән ныгытылган, салым органына җибәрелгән электрон формадагы документлар, кәгазьдә җибәрелгән документларга тиңләштерелә....
    1251
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 06:33
    “ТАТМЕДИА” әләме – Эльбрус түбәсендә
    «Татарстан» журналының баш редакторы Артем Тюрин редакциянең һәм «ТАТМЕДИА»ның әләмнәрен Европаның иң биек ноктасына күтәрде. 5462 метр - Артем Тюрин тау түбәләрен үзләштерү тарихын Европаның иң биек ноктасыннан, Эльбрусның көнбатыш түбәсеннән башларга булган. Ул тау түбәсенә күтәрелүнең җиңел булмавын әйтә, әмма нияте булган кешеләргә аны тормышка ашырырга киңәш итә. Җәй...
    627
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 06:07
    Иске Зәй бистәсенең мәктәп стадионы өч көн гөрләп торды
    Иске Зәй бистәсе кубогына минифутбол буенча яшүсмерләр арасында турнир үтте. Анда дүрт команда катнашты. "Динамо", "СХТ", "Team-Pro", "Mercurial" камандалары өч көн дәвамында кубокка ия булу өчен җанын биреп уйнады. Нәтиҗәдә "Динамо" командасы җиңүче булды. "Mercurial" - икенче, "СХТ" өченче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләр физик культура, спорт һәм туризм идарәсе...
    594
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 05:05
    Зәйдә социаль ипотека буенча 35 фатирлы йорт төзү планлаштырыла
    Зәйдә социаль ипотека программасы буенча 35 фатирлы йорт төзүгә соңгы әзерлек эшләре бара. Жуков урама 7Б адресы буенча төзеләчәк бу йортта 22 фатир уйнатылып, үз хуҗаларын тапкан. 8 фатир "Татнефть" ААҖ соравы буенча резервка калдырылган. Елдан-ел социаль ипотека буенча торак шартларын яхшыртырга теләүчеләргә фатирны шәхси милек итеп рәсмиләштерү өчен дә...
    1411
    0
    0
Реклама