Зәй офыклары

27 июль 2015 яңалыклары

  • 27 июль 2015 - 11:26
    Зәйлеләр “Пилигрим” шоу-тамашадан матур кичерешләр белән кайтты
    Казанда спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын ачуга багышланган шоу-тамаша "Пилигрим" дип аталды. Хәзер әлеге искиткеч күренешне мөмкин кадәр күбрәк тамашачы күрсен өчен аны "Татнефть-Арена"да кабатлап күрсәтүләр оештырыла. 26 июльдә шоу-тамашаны манзара кылырга Зәйдән дә берничә автобус белән 136 кешелек зур делегация барды. Анда мәдәният өлкәсендә, авыл җирлекләрендә, гомумән,...
    549
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 11:16
    Урманда скелет тапканнар
    Табылган ир-ат мәете озак вакыт үтүгә скелетка әйләнгән, күрәсең. Бу куркыныч табылдыкка Түбән Кама районы Красный Ключ бистәсе янындагы урманда очраклы кешеләр тап булган. Мәетнең өстендә «Данко» маркалы трусы. Янәшәсендә панама, аклы-зәңгәрле күлмәк, кара кроссовки. Полиция мәетнең шәхесен ачыклау белән мәшгуль. Ни дә булса белүче татарстанлыларның түбәндәге номерлар аша шалтыратуларын...
    582
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 10:10
    Зәй сыер савучысы республика бәйгесендә җиңү яулады
    Зәй районы фермаларында хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре бара. Ә 21-22 июльдә Питрәч районында машина белән сыер саву осталарының республика бәйгесе үтте. Анда "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" сөтчелек комплексы сыер савучысы Зинаида Ишмянова бер номинация буенча җиңү яулады, истәлекле бүләкләргә лаек булды.
    559
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 10:10
    Зәй авыл хуҗалыгы тармагы яңа техникалар белән баетыла
    Зәй районына яңа авыл хуҗалыгы техникалары кайту дәвам итә. Бу көннәрдә "Нива" ҖЧШенә "Акрос 585" комбайны, "Магдон ЕС" һәм "РСМ" дип аталган терлек азыгы әзерләү техникалары кайтартылды.
    649
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 10:06
    Зәйдә терлек азыгы әзерләү кызу темплар белән бара
    Зәйдә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 9700 тонна печән (шуның 4100 тоннасы - шәхси хуҗалыкларда), 53500 тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә 13,9 центнерны тәшкил итә. Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре люцерна чәчү эшен дә төгәлләргә өлгерде. Ул барлыгы 1500 гектар мәйданда башкарылды. Терлекләрне көз...
    839
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 08:28
    Зәйдә игеннәр барлык мәйданның 14,5 процентында җыеп алынды
    Бу атнада синоптиклар һава торышының яхшы булуын, температураның 27 градус югарылыгында торуын вәгъдә итәләр. Шуңа күрә, бу мөмкинлектән файдаланып, тәүлегенә 1100-1200 гектардан бөртеклеләрне җыеп алу планга куела. Бүгенге көндә район кырларында 68 комбайн эшли. Уракның беренче атнасында 5800 гектар мәйданнан 16 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уңыш гектарыннан уртача 27,7...
    676
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 08:10
    Зәйлеләр Казанскаяны бәйрәм итте (фоторепортаж)
    Узган шимбәдә Зәй районының Якты Күл авылында Казанская бәйрәмен билгеләп үттеләр. Биредә аны шушы авылның пристольный бәйрәме буларак, 19нчы тапкыр оештырдылар. - Халык Казанскаяны 21 июльдә православие дине бәйрәме буларак билгеләп үтәргә күнеккән. Без исә аны быел читтән кунаклар чакырып, гөрләтеп уздыруны күздә тотып, шимбә көнгә күчердек. Һәм ялгышмадык дип...
    1291
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 08:08
    Зәйдә күпкатлы йортларның җаваплылары белән киңәшләшеп эшлиләр
    Зәйдә күпкатлы йортларның җаваплылары белән үткән киңәшмәдә кайсы ишегалдында төзекләндерү чараларының тиешле дәрәҗәдә башкарылмавы, кышка әзерлек максатында җылылык, су, канализация челтәрен төзекләндерүгә кагылган мәсьәләләр күтәрелде. Киңәшмәне алып барган башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Азат Бариев һәр сорауның да җентекле тикшереләчәген, аларның шәһәрдә яшәүче халыкка уңай шартлар тудыру өчен...
    1213
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 08:07
    Зәйдә ГРЭС шәһәрнең җылылык челтәрен төзекләндерү эшләрен 85 процентка башкарган
    Зәйдә 2015-2016 еллар көзге-кышкы чорына әзерлек йөзеннән җылылык челтәрендә төзекләндерү эшләрен ГРЭС алып бара. Бүгенге көнгә предприятие көче белән Казан урамында 400 метр арада яңа торбалар салынып, аның өске өлешен тәшкил иткән 784 квадрат метр мәйдан төзекләндерелде. Шулай ук Гагарин урамында да 286 метр арада тузган торбалар алыштырылды, 441 квадрат...
    1256
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 07:20
    Игенче һөнәрен үз иткән нәсел
    Мөхәммәтдиновлар - районда игенче һөнәренә мөкиббән нәсел дәвамчылары буларак билгеле. Бура-Киртә авылында яшәүче Мөнәвир, Марат, Рөстәм быел да урак башлануның беренче минутларыннан ук, «тимер ат»ларын иярләп, кырга иң алгы сафка чыгып бастылар. Мөхәммәтдиновларның ир җенесеннән булган барысы да туган җирләре кырларында иген үстерүгә җаннары-тәннәре белән бирелгән кешеләр, дисәк тә, ялгыш...
    742
    0
    1
  • 27 июль 2015 - 07:02
    Сафиннар өченче урында бара
    Һәр хезмәтне башкаручылар сафы тәҗрибәле осталар белән беррәттән көчле энергияле яшьләрнең янәшәдә булуы белән ныклы. Быелгы ел урагына чыккан игенчеләрнең дә нәкъ менә шундый булуы үстерелгән икмәкнең түкми-чәчми вакытында җыелуына өмет уята. Район комбайнчылары арасында яшь ир-егетләребезнең күп булуы сөендерә. Шулар арасыннан абыйлы-энеле Айнур һәм Артур Сафиннарга аерым тукталып үтәсе...
    594
    0
    0
  • 27 июль 2015 - 06:57
    27 июль – 2 августка йолдызнамә
    КУЧКАР (21.03-20.04). Бу атна сезнең өчен авыррак үтәр. Әгәр дә планнарыгыз бар икән, киләчәге аңлаешсыз булса да, алардан баш тартмагыз. Каршылык күрсәтүчеләр дә булыр, тик сынаулардан лаеклы чыгарсыз, чөнки барлык дөреслек сезнең кулда. Эмоцияләргә бирелмәгез, бар эшне акыл белән эшләгез. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05). Бу атна күченешләр белән бай булыр. Эшегездә игьтибарлырак...
    1261
    0
    0
Реклама