Зәй офыклары

28 июль 2015 яңалыклары

  • 28 июль 2015 - 11:06
    Ярдәмгә “Финагротрейд” комбайнчылары килде
    Бүген Зәйнең "Восток" агрофирмасына урып-җыюда булышлык күрсәтү өчен Чаллының "Финагротрейд" җәмгыяте отряды килде. Аларның "Үрнәк" бүлекчәсенең Мәлем участогында көзге бодай кырларында беренче эш көнен район җитәкчесе Разиф Кәримов үзе күзәтте, эшне үз вакытында төгәлләү өчен бер генә минутны да әрәм итмичә эшләргә чакырды. -Зәй районына эшләргә килгән бу безнең икенче...
    1013
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 10:54
    Зәйдә урам юллары төзекләндерелә
    Зәйдә шәһәрнең һәр районында үзәк урамнарны төзекләндерү эше бара. Иске асфальтны кубарып, яңасын салу эше белән тендер нигезендә эш күләме откан Алексеевск районының юлларны төзекләндерү оешмасы шөгыльләнә. Бүгенге көнгә юлчылар 4 урамда: Тавлин, Казанская, Никифоров урамнарында, Ленин урамының Нефтьчеләр урамыннан алып Никифоров урамына кадәр өлешендә, заманча техника белән тузган асфальтны...
    1422
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 08:35
    Игътибар, бала урлаганнар
    Татарстан Эчке министрлыгы бала урлауда шикләнелүче 1973 елгы Ушков Сергей Александровичны эзли. 25 июльдә ул Оренбург өлкәсе Абдулино шәһәрендәге балалар йортына керә һәм уллыкка алам, дип алдап, 2005 елгы Андрей Васюковны билгесез юнәлештә алып китә. Мәгълүматларга караганда, ул урлау һәм балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы җинаять өчен берничә тапкыр хөкем...
    709
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 08:25
    Мирный микрорайоны яшьләре ярышты
    Зәйнең 5нче мәктәбе спорт мәйданчыгында Мирный бистәсе яшьләре арасында стритбол буенча ярышлар үтте. Анда 6 команда көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча "Бөгелде-1" командасы җиңүче булды. "Мирный" һәм "Бөгелде-2" командалары II-III урыннарга лаек дип табылды. Яшьләрнең җәйге ялын кызыклы итеп үткәрүне күздә тоткан әлеге чарада катнашучылар һәм җиңүчеләргә физик культура, спорт һәм...
    612
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 07:20
    Зәйдә җитәкчеләр һәм депутатлар халык белән ачыктан-ачык сөйләшә
    Зәй районында җитәкчелек халыкка якын булып, яшәү шартларын, көнкүреш проблемаларын өйрәнеп эшләү буенча төрле алымнар куллана. Җәйге чорда халык күп йөри торган урында, ачык һавада район җитәкчеләре, депутатларның кешеләрне шәхси сораулар белән кабул итү максатын күздә тоткан " Ачыктан-ачык сөйләшү" акция шуның берсе булып тора. 27 июльдә район җитәкчелеге, депутатлар...
    655
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:55
    Кемдә күпме медаль бар? Бүген тагын 3 комплект медаль уйнатыла
    Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатының бишенче көнендә, 28 июльдә, 3 комплект медаль уйнатылачак. Спортчылар ачык суда йөзүдә һәм суга сикерүләрдә медаль ияләрен ачыклый. Су спорт төрләре сараенда иртәнге сәгать 10да 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр буенча алдан сайлап алу этабында ир-атлар чыгыш ясый. Кичен сигезенче яртыда финал ярышлары башлана....
    579
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:09
    Чемпион белән очрашу
    Зәйнең олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә олимпия чемпионы Вячеслав Веденин белән очрашу үтте. Ул балаларга үзенең спорт тормышы турында сөйләде, аларның һәм тренерларның бик күп сорауларына җавап бирде.
    549
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:08
    Андрей Лемесов бронза медаль алды
    24-25 июльдә Казанда байдарка һәм каноэда ишү буенча ХII Н. С. Тетеркин мемориалы үтте. Кабанның су өсте киңлекләрендә ярышу өчен Ульян, Чебоксар, Волжск шәһәрләреннән дә ишүчеләр килде. Ярышлар 4 төрле дистанциядә 4 яшь төркеменә бүлеп үткәрелде. 10000 метрга каноэда ялгыз ишүдә безнең Андрей Лемесов бронза медальгә лаек булды. Афәрин, Андрей!
    584
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 05:08
    Беренче мөселман яшьләре форумында Зәй егетләре дә катнашты
    20 - 26 июльдә Изге Болгар җирендә беренче тапкыр Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы үтте. Анда Татарстаннан, шулай ук Россиянең, нигездә, Идел буе федераль округы төбәкләреннән һәм Кырым Республикасыннан 18-30 яшьтәге 80 нән артык егет һәм кыз катнашты. Әлеге яшьләр арасында Зәй мөхтәсибәтеннән Фатыйх хәзрәт шәкертләре Радик Имамиев белән Илдар Маркелов...
    1381
    0
    0
Реклама