Зәй офыклары

31 июль 2015 яңалыклары

  • 31 июль 2015 - 13:24
    Россия командасы су спорты чемпионатында алты алтын медаль яулады
    Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларында хәзер Россия командасы алтын медальләр саны буенча Кытай җыелма командасы белән тигезләште. Ике команданың да алтыннары - алтышар. Ә менә гомуми медальләр саны буенча Кытай командасы беренчелекне бирми. Хәзер Россия командасы активында 6 алтын, 2 көмеш, 1 бронза медаль бар. Кытай 6 алтын,...
    702
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 11:36
    Зәй игенчеләре арпа суктыруга кереште
    Зәй игенчеләре арпа суктыруга кереште. Беренчеләрдән булып әлеге төр бөртеклене җыюны "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсендә башладылар. 62 гектар мәйданда арпа суктырылды инде. Уртача уңыш - гектарыннан 27 центнер. Гомумән, бүгенгә Зәй районында бөртеклеләрнең 27 проценты җыеп алынды. Көзге бодай суктыру - 89, көзге арыш 87 процентта башкарылды.
    1212
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 11:35
    Зәй шәһәр суды 24 яшьлек зәйлегә шешәдәшен буып үтергән өчен хөкем карары чыгарды
    Тикшерүләр барышында 24 яшьлек ир-егетнең бер авыл фермасы территориясендәге аулак урында спиртлы эчемлек куллану барышында, үзара гауга чыгып, икенче бер шешәдәшен үтерү очрагы ачыкланды. Ул аны башта кыйный, аннан соң электр чыбыгы белән буып үтерә. Судта ул гаебен тулысы белән таный. Аңа 8 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды.
    1204
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 11:05
    ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе – Зәйдә (фотолар)
    Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин булды. ТР грек-рим көрәше федерациясе президенты буларак, Әгъзам Саматович шәһәр-районда спортның әлеге төренең торышы белән дә кызыксынды: "Сәламәтлек мәктәбе"ндә ул көрәшнең төрле төрләре буенча эшчәнлек алып баручы тренерлар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф...
    873
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 08:41
    ”Пилигрим”ны тагын бер төркем зәйле карады (фотолар)
    Бу көннәрдә башкалабыз Казанның "Татнефть-Арена" спорт сараенда спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ачу тамашасын ("Пилигрим") киң тамашачыга күрсәтү бара. 24 июльдә башланган үзенчәлекле шоуны карау (аны көн саен берничә мең кеше тамаша кыла) 2 августта тәмамлана. Тамашаны республика районнары халкына карау мөмкинлеге тудырылды. Кичә тагын бер төркем зәйлеләр, башлыча...
    1223
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 07:18
    Зәйдә “Ашыт җыены” 8 августта үтәчәк
    Куш-Елгада авыл бәйрәме - "Ашыт җыены" өч ел элек яңадан оештырыла башлады. Быелгы бәйрәм авылның "Түгәрәк уены аланы"нда 8 августта көндезге сәгать 3кә билгеләнгән. Бәйрәмгә авыл, район үзешчәннәреннән тыш, Алабуганың "Чулпан", Сарманның "Ядегәр" бию ансамбльләре килүе дә көтелә. Мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина әйтүенчә, бәйрәмне Актанышның танылган дәүләт җыр һәм...
    1315
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 06:05
    Очраклы җенси мөнәсәбәт - йогышлы авыру
    Соңгы елларда җенси юл белән таралучы йогышлы авыруларны анализлагач, шундый нәтиҗәгә килдем, ул социаль тетрәнүләргә, икътисади шартларга, халыкның нинди яшәү рәвеше алып баруына нык бәйле. Статистика венерик авыру йоктыручыларның күпчелеге начар шартларда яшәвен күрсәтә. Мәсәлән, 1990 елларга күз салсак, икътисадның тотрыксызлыгы, эшсезлек, алкоголь кулланучыларның күбәюе нәтиҗәсендә венерик авырулар белән авыручылар...
    1931
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 06:03
    Басу-кырларда
    30 июльдә алынган мәгълүматлар буенча, районда игеннәр 10251 гектарда җыелды. Бу - барлык мәйданның 25,6 проценты. Барлыгы 27883 тонна ашлык суктырылды. Уңыш - гектарыннан уртача 27,2 центнер. Арыш мәйданнарының - 87,2, көзге бодайның 86,1 процентында эш тәмамланды. Шулай ук тритикале суктыру дәвам итә. "Зәй" агрофирмасы арпа суктыруга кереште. Комбайнчылар арасында...
    0
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 06:00
    Зәй спорт объектларына бай
    Татарстан җитәкчелеге, Президентыбызның соңгы елларда спорт үсешенә аеруча зур игътибар бирүе Казанны Россиянең спорт башкаласы югарылыгына күтәрде. Моңа дәлил буларак, хәзерге вакытта су спорты буенча Дөнья чемпионаты баруын гына алыйк. Чемпионатны ачуда РФ Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Дөньяви мөһим чараларның нәкъ бездә үткәрелүе спортта үсешне...
    1184
    0
    0
  • 31 июль 2015 - 05:20
    Зәй комбайнчылары намуслы хезмәттә
    "Восток" агрофирмасының "Үрнәк" бүлекчәсе Мәлем участогында урып-җыюның беренче көненнән - 25 июльдән "Дон" комбайннарында - Госман Ибраһимов, Рөстәм Мәүлетов, Михаил Утяганов, Николай Тазировлар уракка чыкты. Югары Мәлем авылыннан Госман Ибраһимов - тәҗрибәле комбайнчы, быел аның урып-җыюда утызынчы сезоны. - "Дон" комбайны белән иген "диңгезен" гизә башлауга гына да ун ел....
    1143
    0
    0
Реклама