Зәй офыклары

5 август 2015 яңалыклары

  • 5 август 2015 - 12:45
    Кешеләр зыян күрмәгән юл һаләкәтләрен рәсмиләштерү гадиләштерелде
    Агымдагы елның 1 июленнән Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Ул вак аварияләр килеп чыккан очраклар белән бәйле. Әгәр юл һәлакәтендә кеше үлү яки тән җәрәхәте алу очрагы булмагаса, машина йөртүчеләр юлда "бөке" хасил итмәс өчен зыян күргән автомобильләрне, хәзер юл хәрәкәте иминлеге инспекторларыннан башка да, читкә алып куярга...
    945
    0
    0
  • 5 август 2015 - 11:30
    Компьютер буенча гыйлемле булырга теләгән өлкән яшьтәге зәйлеләр укырга чакырыла
    Зәй мәшгульлек үзәге аша өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер грамоталылыгына өйрәтү буенча республика программасын тормышка ашыру дәвам итә. Быел да өлкән яшьтәге 92 кешене компьютерда эшләргә, интернет челтәренннән мәгълүмат тупларга өйрәтү мөмкинлеге бар. Август башыннан 40тан артык кеше РОСТО-ДОСААФның Зәй бүлегендә укуларны башлады, әле дәресләр яңа гына башлану сәбәпле бу айда...
    855
    0
    0
  • 5 август 2015 - 11:20
    Каракны күрүчеләр булса
    Зәй эчке эшләр бүлеге мәгълүматы буенча, 31 июльдә 17 дән 18 сәгатьләр аралыгында билгесез хатын-кыз шәһәрнең Ялчогыл урамында урнашкан "Ценопад" кибетендә акча янчыгын урлый. Салынган матди зыян 9050 сум белән исәпләнә. Урлашуда шикләнелүче 35-40 яшьләрдәге ханымның буе 160-165 см., саргылт чәчле, буй-буй зәңгәрле-аклы туникадан һәм кара төстәге сыланып тора торган...
    825
    0
    0
  • 5 август 2015 - 11:05
    Зәйнең Кашка тау итәге яшь турситларны үзенә җыйды
    Матур традицияне дәвам итеп, быел да Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Кашка тау итәгендә туристлык слеты уздырдылар. Анда тауга менү, елга аша салынган бүрәнә аша чыгу, учак тергезү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, палатка җыю кебек биремнәр буенча ярышлар оештырылды. Анда Зәй үзәк дәваханәсе, Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге, "Факел" туристлык...
    856
    0
    0
  • 5 август 2015 - 10:46
    Берьюлы – ике спорт мәйданчыгы (фотолар)
    Зәйдә бүген берьюлы 2 спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Аны ачуда башкарма комитет җитәкчәсе Разиф Кәримов, төзүчеләр катнашты. Мәгълүм булганча, Президент программасы нигезендә эшләнгән мәйданчыкларның 4нче мәктәптәгесе баскетбол, волейбол өчен җиһазландырылса, 2нче мәктәптәгесе ми-футбол өчен. Тантана һәр мәктәп үз ветераннарын да чакырган иде. Алар укучылар өчен тудырылган уңай мөмкинлекләрне күреп...
    1499
    0
    0
  • 5 август 2015 - 10:40
    Кыйммәтле әйберләр урлану очраклары бар
    Зәй эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районда кыйммәтле әйберләрне урлау очракларының соңгы араларда еш кабатлануын искәртәләр. Мәсәлән, 27 июльдә бер шәһәр кешесенең велосипедын урлыйлар, китерелгән зыян 60 мең сум белән исәпләнә. Ә 30 июльдә бер хатын-кыздан үз гаражларыннан "Урал" мотоциклы, автомобиль кирәк-яраклары урлану турында гариза алына. Биредә салынган зыян 81700 сум...
    889
    0
    0
  • 5 август 2015 - 08:04
    Зәйлеләр 5 көн көндез телевизор карый алмаячак
    "Татарстан Республикасы радиотелевиденин тапшырулар үзәге" филиалы Зәй җирлегенә хезмәт күрсәтүче башняда ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, 10-14 августта иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр телевидение һәм радиотапшырулар программасы күрсәтмәячәге турында хәбәр итә. Эш көйле барганда, әлеге вакыт кыскарырга да мөмкин, диелә алар юллаган хатта.
    859
    0
    0
  • 5 август 2015 - 05:38
    Зәйдә халыкны ачык һавада кабул итү бара
    Зәйдә шәһәрдә яшәүчеләрне нәрсә борчыганын белү өчен, аларның сорау-гозерләрен тыңлау максатында, "Ачык сөйләшү" акциясе үткәрү дәвам итә. Ул халык күп йөри торган урыннарда кичке сәгать 5тән соң ачык һавада оештырыла. Кичә мондый акция шәһәрнең 35нче бистәсендә узды. Шәһәр җитәкчелеге вәкилләре һәм шәһәр Советы депутатларына 14 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар кайбер...
    564
    0
    0
Реклама