Зәй офыклары

6 август 2015 яңалыклары

  • 6 август 2015 - 12:31
    Зәй шәһәр прокуратурасы тикшерү материаллары буенча кеше үтерүгә кагылышлы җинаять эше кузгатылды.
    Зәй шәһәр прокуратурасы Пенсия фонды Зәй бүлегендә документларны чагыштыру эшләре барышында 1926 елгы хатын-кыз зәйленең озак вакыт дәвамында пенсия акчасын алмавын ачыклый. Ныклап тикшерү башлангач, әлеге хатын-кызның 2014 ел башында фатирын сатуы, ә пенсиясен бүтән адреска күчерүне сораган мөрәҗәгате булмавы билгеләнә. Шул ук вакытта аның туганнары эчке эшләр бүлегенә аның...
    791
    0
    0
  • 6 август 2015 - 10:50
    "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"
    Яңа уку елы башланырга да озак вакыт калмады. Әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү хәстәрен күрү мәшәкатьләре турында уйлый. Ел саен Зәй районында оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәпкә әзерләүгә ярдәм итәргә теләгән зәйлеләр "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашып, акчалата ярдәм туплый. Быел да әлеге акция бара....
    1244
    0
    0
  • 6 август 2015 - 07:58
    “Иман” лагере эшли
    Зәй үзәк мәчетендә бу көннәрдә "Иман" дип аталган кыз балалар ял лагере эшли. 27 июльдән 8 августка кадәр оештырылучы лагерьда 7-13 яшьлек 20 кыз ял итә. Алар дин гыйлеме буенча дәресләр ала, кул эшләре серләренә өйрәнә, тозлы камырдан сувенирлар ясау белән мавыга, төрле кызыклы милли уеннар белән күңел ача. Лагерьда...
    1971
    0
    0
  • 6 август 2015 - 07:56
    Зәй шәһәр судының элемтә өчен телефон номерлары үзгәрде
    Зәй шәһәр суды телефон элемтәсен тәэмин итү җиһазлары алыштырылу сәбәпле, судның контакт телефон номерлары үзгәрү турында хәбәр итә. Элемтә өчен тулы мәгълүмат Зәй шәһәр суды рәсми сайтында бирелгән, ә судның гомуми бүлеге телефон номеры ( 85558) 29618.
    499
    0
    0
  • 6 август 2015 - 07:20
    Игеннәрнең 40 проценты җыелды
    Район басуларында урак дәвам итә. игеннәрне җыеп суктыруда 70кә якын комбайн эшли. тәүлегенә бер мең гектардан артык мәйданда эш башкарыла. бүгенге көндә 16160 гектарда бөртеклеләр җыелды, бу - барлык мәйданның 40,4 проценты. 43632 тонна ашлык суктырылды. Уңыш - гектарыннан уртача 27 центнер. «Зәй» агрофирмасында игеннәр барлык мәйданның - 42,4 (3412га),...
    793
    0
    0
  • 6 август 2015 - 05:23
    Зәйдә бурычлы фатирларга “Терминатор” урнаштыру ихтималы бар
    Бүген Зәйдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары күп җыелу борчулы проблемаларның берсе булып тора. Агымдагы елның 1 июленә бурычлар 11 миллион 615 мең сум тәшкил итә. "Генрернацияләү компаниясе" ААҖтенә караган ГРЭСка да җылылык энергиясе өчен әҗәтлеләр шактый җыелды. Компания бурычларны җыю максатында торак милекчеләр ширкәтләре, суд приставлары белән...
    470
    0
    0
Реклама
Реклама