Зәй офыклары

11 август 2015 яңалыклары

  • 11 август 2015 - 13:40
    Урлашу очраклары бар
    Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәр итүенчә, соңгы вакытта сәүдә нокталарыннан әйбер урлау очраклары күзәтелә. 25 июль көнне 14-15 сәгать аралыгында Ленин урамындагы "Камилла - 62" кибетеннән билгесез ир-ат «Русский Стандарт» аракысы, «Мартини Бьянко» һәм " Мартини Россо» эчемлекләре урлап чыгуда шикләнелә. 25-35 яшьләр тирәсендәге кара чәчле, кара спорт костюмы кигән...
    811
    0
    0
  • 11 август 2015 - 11:51
    Казан 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты үткәрү хокукын отты
    Татарстан Франция һәм Бельгиядән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты үткәрү хокукын отты. Шулай итеп Казанда дүрт елдан соң эшче һөнәрләре буенча тагын бер дөньякүләм чемпионат узачак. WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыру өчен, шәһәр-кандидат буларак, Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты....
    1475
    0
    0
  • 11 август 2015 - 11:13
    Зәй урамнары купшылана бара
    Зәйдә газоннарны төзекләндерүгә игътибар зур. Җирле бюджеттан бу максатка 1 миллион сумга якын акча бүленде. "Горзеленхоз" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте шәһәргә рулонлы газоннар салу, матур куаклар утырту, чәчәклекләр араларын вак гранит ташлар белән бизәү белән мәшгуль. Бүген алар район хакимияте бинасы тирәсенә рулонлы газон җәя. Җете яшел төскә төренгән, гранит ташлар...
    903
    0
    0
  • 11 август 2015 - 10:23
    Конкурста җиңүчеләр арасында Зәй ТИҮ рәисләре дә бар
    ТР Муниципаль берәмлекләр советы агымдагы елда республиканың территориаль иҗтимагый үзидарәләр арасында "2015 елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзәге" конкурсы оештырган иде. Бу көннәрдә аңа нәтиҗә ясалды. Әлеге конкурс ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелде. Аның максаты - территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген, муниципаль берәмлекләр территориясендә...
    967
    0
    0
  • 11 август 2015 - 10:11
    Зәйдә фермалар төзекләндерелә
    Зәйдә 22 фермада һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында ремонт эшләре дәвам итә. 400 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән Поручик терлекчелек комплексында исә төзекләндерү эшләре тәмамлануга бара. Калганнарында да ремонт эшләре маллар җәйләүләрдән кайтканчы әзер булачак.
    2
    0
    0
  • 11 август 2015 - 09:11
    Пай җирләре өчен икмәк бирелә
    Зәй районында барлыгы 51 мең гектар пай җире исәпләнә. "Зәй", "Зәй шикәре", "Восток" агрофирмалары, "Кама" агрофирмасының "Нива" бүлекчәсе пай җирләрен арендалаган өчен халыкка икмәк бирә башлады. Узган ел бирелми калганнарга икмәк биреләчәк.
    1026
    0
    0
  • 11 август 2015 - 08:06
    Зәйдә урам юллар, йорт ишегаллары тәртипкә китерелә
    Зәйгә агымдагы елда юлларны төзекләндерү, асфальтлау өчен төрле республика программалары кысаларында барлыгы 90 миллион сум акча бирелде. "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы "Юл фонды", "Урам-юл челтәрен тәртипкә китерү", "Асфальт юлларны ремонтлау" программалары буенча 50 миллион сумлык эш башкара. Оешма Тукай, Кыр , Мичурин урамнарын, Җиңү проспектының 1/14 йорты ишегалдын...
    1036
    0
    0
  • 11 август 2015 - 06:10
    Йөзү буенча чемпионнар әзерләү максаты куела
    Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасы Казанда моңа кадәр күрелмәгән искиткеч тамаша белән билгеләнде. Анда суның әһәмиятенә басым ясалды. ТР Президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ФИНА президенты Хулио Маглионе ФИНА әләмен Венгрия Премьер-министры Виктор Орбанга тапшырдылар. Чөнки ике елдан әлеге чемпионат Венгрия башкаласы Будапештта үтәчәк. Су...
    964
    0
    0
  • 11 август 2015 - 05:04
    Сәяси партиянең күчмә кубогы “Витязь” да
    9 августта Зәйнең "Яшьлек" боз сарае мини-футбол мәйданчыгында "Бердәм Россия-2015" дип исемләнгән сәяси партия Кубогына ярышлар үткәрелде. Анда шәһәрнең "Атлетик" командасы - өченче, "Үзәк" командасы икенче урыннарны алдылар. Ә күчмә кубокка "Витязь" командасы лаек булды.
    857
    0
    0
Реклама