Зәй офыклары

13 август 2015 яңалыклары

  • 13 август 2015 - 14:22
    Барыгыз да стартка...
    Зәй шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Мәдәният хезмәткәрләре малай-кызлар өчен "Барыгыз да стартка..." дип исемләнгән спорт бәйрәме уздырды. Аның кысаларында сәламәт яшәү рәвеше алып бару, начар гадәтләрнең зыяны турында әңгәмә, соңыннан ярыш-бәйгеләр оештырылды. Укучылар чарадан шактый мәгълүмат, күңел күтәренкелеге алды.
    613
    0
    0
  • 13 август 2015 - 14:00
    Хезмәт кешесенә дан җырланды
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Хезмәт кешесе елы уңаеннан "Хезмәт каһарманы" дип исемләнгән чара узды. Аңа "Зәй" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чакырылды. Музей хезмәткәрләре аларга "Урак һәм чүкеч" медаленең барлыкка килү тарихы, районның хезмәт каһарманнары турында сөйләде.
    667
    0
    0
  • 13 август 2015 - 13:52
    Зәй педагоглары Бөгелмәдә республика август киңәшмәсе кысаларында узучы чараларда катнаша
    Бүген Бөгелмәдә республика мәгариф хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе кысаларында чаралар башланды. Зәй мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Наталья Васильева җитәкчелегендә 7 кешелек делегация анда "Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары" темасы секция утырышында катнаша. Шулай ук алар Бөгелмәдә мәгариф хезмәткәрләренең "2015-2025 елларга Татарстан Республикасында...
    961
    0
    0
  • 13 август 2015 - 13:44
    Министр урынбасары - Зәйдә
    Бүген Зәйгә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш сәфәре белән килде. Ул райондагы мәшульлек үзәге һәм социаль яклау идарәсенә караган учреждениеләрдә булып, алар эшчәнлеге белән танышты, социаль хезмәтләрдән файдаланучы зәйлеләр белән аралашты. Соңыннан "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә хезмәт коллективлары белән очрашып, республикадагы...
    528
    0
    0
  • 13 август 2015 - 13:20
    Зәйлеләр “Шәһәр көне”нә әзерләнә
    Агымдагы елда Шәһәр көне программасында Татарстан Республикасы яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы һәм «ТАССР оешуның 95 еллыгы ассызыкланачак, хезмәт кешесенә мәдхия укылачак. Ул быел да "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда узачак. Аңа Татарстан һәм Россиянең танылган артистлары килү көтелә. Самаралылар исә зәйлеләрне шоу-программа белән шаккатырачак.
    485
    0
    0
  • 13 август 2015 - 12:12
    Субсидиягә хокукны яңарту башлана
    Агымдагы елның 17 августыннан Зәйдә җылылык өчен максатчан субсидия бирүгә хокукны яңадан рәсмиләштерү башланып, ул 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Мондый рәсмиләштерүләр өч ел рәттән инде язын һәм көзен башкарыла. Гариза бирүчегә документлар тапшырганда, кабат теркәлү срогы күрсәтелгән расписка һәм белешмә (уведомление) бирелә, социаль яклау бүлегенә әлеге расписка нигезендә мөрәҗәгать...
    519
    0
    0
  • 13 август 2015 - 09:47
    “Факел” лагеры быел да “Татнефть” ААҖ балалар ял лагерьлары арасында икенче урынны алуга иреште
    «Татнефть» ААҖ нең «Елхофнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенә караган "Факел" балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеры елдан-ел үзенә күбрәк балалар игътибарын җәлеп итүе белән үзенчәлекле. Заманча шартлар тудыруга идарә тарафыннан зур игътибар бирелү, тәҗрибәле һәм энергияле педагоглар тандемы булдырылу лагерь эшчәнлеген аеруча югары баскычка күтәрә. Шуңа да "Факел" соңгы елларда...
    607
    0
    0
  • 13 август 2015 - 07:50
    Зәйдә “ Татэнергосбыт” ААҖнең Кама бүлеге филиалы клиентларга хезмәт күрсәтү Зәй офисы яңа бинасы төзелде.
    Зәйдә " Татэнергосбыт" ААҖнең Кама бүлеге филиалы клиентларга хезмәт күрсәтү Зәй офисы яңа бинасы төзелде. " Татэнергосбыт җәмгыяте хисабына 7,101 млн. сумга төзелгән заманча бина халыкка уңайлы хезмәт күрсәтү максатын үз эченә ала. Май аенда төзелешне башлаган «Теплопрогресс» ҖЧШ те подрядчы оешмасы аны инде бу көннәрдә кулланылышка тапшырырга әзерләнә. -...
    622
    0
    0
Реклама