Зәй офыклары

3 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 3 сентябрь 2015 - 14:00
    Социаль хезмәт күрсәтүгә өлеш кертүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләре буенча имтихан тотты
    Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үз ведомствосы карамагында булган халыкка социаль ярдәм күрсәтү учреждениеләренә балаларны йөртүче транспорт чараларында куркынычсызлык кагыйдәләрен тәэмин итү буенча махсус укулар оештырды. Безнең районда ул "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булды. Биредә транспорт чараларын йөртүчеләр, медицина хезмәткәрләре, гаиләләргә йөреп социаль ярдәм күрсәтүче...
    696
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 13:40
    Зәй шәһәр прокуратурасы баласын карамаучы ананы хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсен күтәрә
    Зәй шәһәр прокуратурасы, бер зәйлене 2013 елда туган улына карата ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Әлеге ханым 2011 елда ике яшүсмер баласына карата ана хокукыннан суд аша мәхрүм ителгән булган инде. Аның әлеге балаларына алимент өчен бурычлары күп җыелган. Балаларын карамау, хәмер белән дус булу нәтиҗәсендә...
    739
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 13:30
    Быел Кырымда үтте
    19-27 августта "Мирас" һәм "Азаль" вокаль (җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина), «Улыбка» (Лидия Нестягина) һәм «Магия» (Марина Петленко) хореографик төркемнәре "Алтын Мәйдан Кырым-2015" Халыкара фестивалендә катнашып, I дәрәҗә дипломнар, Кырым республикасының Черноморск районы башлыгы С. Володко исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. "Мирас" һәм "Азаль" вокаль төркемнәреннән төрле номинацияләрдә Илүзә Галиуллина, Аделина Әхмәдиева...
    735
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 13:09
    Ялларда парклар гөрләячәк
    Казанда 5-6 сентябрьдә «Парк һәм скверлар көннәре» фестивале узачак. Бу башлангычны зәйлеләр дә хуплап алды. Шәһәребезнең «Яшьлек» боз сарае янындагы, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркларында, Ялчыгол скверында күпсанлы чаралар үтәчәк. Алар үз эченә ял, спорт, танып-белү кебек уеннарны үз эченә ала. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмассыз, шәт.
    664
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 13:00
    Көчләре ташып тора
    Тәтештә яшүсмерләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ТР беренчелеге узды. Анда "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче бер төркем укучы үзен сынады. Үз авырлыгында Аделина Маслова (тренеры Л.М. Кәлимуллин) җиңүче булды. Илназ Латыйпов (И. А. Хуҗин) - көмеш, Александр Хисмәтуллин белән Олеся Данилова (Р.Р. Салихов) бронза медальгә лаек булды.
    1
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 13:00
    1008 гектарда алынды
    Зәйдә ныклап чөгендер алуга керешелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 4 сентябрьдә алынган мәгълүматлар буенча, басу-кырлардан 1008 гектарда 35280 тонна татлы тамыр җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 350 центнер тәшкил итә. Агрофирмалар арасында уңышны иң күп алучы - "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе. Биредә күрсәткеч - 451 центнер. Чөгендерне иң...
    616
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:59
    Кросстан Илнурга тиңнәр юк
    Сарман районы Җәлил бистәсендә кызлар һәм яшүсмерләр арасында гомуми физик әзерлек буенча Сарман районы беренчелеге узды. Беренчелектә Зәйдән өч километр арага йөгерүдә Илнур Ахунҗанов җиңүче булды.
    646
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:54
    Зәйдә 67 яшьлек студент яши
    "Зәй" спорт мәктәбе тренеры Рәисә Галимова - зәйлеләргә мәгълүм кешеләрнең берсе, ул күп еллар малай-кызларны йөзәргә өйрәтә, ярышларга әзерли. Лаеклы ялда булса да, ханым эшен яратып, аннан тәм табып башкаручылардан. Аның уңышлы чыгыш ясаучы шәкертләре шактый. Шунысы игътибарга лаек, Рәисә Галимова узган ел Чаллы физкультурачылар академиясенә читтән торып укырга керде...
    726
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:38
    Беренче булып сайлаучыга – бүләк
    Сайлаучыларның активлыгын күтәрү максатында 13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә башкарма комитет "Мин сайлауга барам" акциясе үткәрә. Акция кысаларында иң кызыктырганы шул - сайлау участогына беренчеләрдән булып килеп, үз тавышын биргән сайлаучыларга бүләк итеп шул көнне узачак бер чарага бушлай билет биреләчәк. Мәсәлән, ул спорт-сәламәтләндерү үзәге бассейнында сәгать 2дә...
    1202
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:36
    Зәйлеләр - «Түгэрэк уен» журналында
    «Түгэрэк уен» журналының бер санында Зәй районы Түбән Биш, Куш-Елга һәм Бигеш авыллары халкының элек нинди йола-гадәтләре. эш кораллары булу, көнкүрешләре турында язма урын алды. Ул төсле фотосурәтләр белән мавыктыргыч итеп бирелгән. Зәйлеләр турындагы әлеге материал күпләрдә кызыксыну уятты.
    746
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:31
    Зәй кызлары булдыра
    Казанда яшьләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР чемпионаты үтте. Чемпионатта Зәйдән Регина Салихова белән Екатерина Бусова чемпион булды. Виктория Владимирова -II, Гүзәл Зәйнуллина III урын алды. Аларны ярышларга тренер Р. Ф. Салихов әзерләде.
    2
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:13
    Зәй шәһәр прокуроры халыкны кабул итә
    Ал. Бистәсе 9.09 13.00-14.00 Яңа Спас 9.09 14.00-15.00 Урсай 10.09 13.00-14.00 Бохарай 10.09 14.00-15.00 Чыбыклы 11.09 14.00-15.00 Поручик 11.09 15.00-16.00 Югары Пәнәче 11.09 16.00-17.00 Иске Маврин 17.09 14.00-15.00 Сәвәләй 17.09 15.00-16.00 Якты Күл 17.09 16.00-17.00 Югары Мәлем 23.09 14.00-15.00 Сармашбаш 23.09 15.00-16.00 Бигеш 24.09 15.00-16.00 Кадер 24.09 16.00-17.00 Дүрт-Мунча 29.09...
    673
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 07:12
    “Без бергә. Без булдырабыз!”
    Узган атнада Иске Зәй бистәсендә бер төркем кыю, актив балалар велойөреш уздырды. Яшьләр үзәге бәйрәмнәр уңаеннан оештырган әлеге чарада искезәйлеләр генә түгел, шәһәрнең яңа өлеше балалары да катнашты. Маршрут үзәк урам буйлап, шәһәрнең истәлекле урыннары аша узды. Велосипедта үтелгән юл 15 километрдан артып китте. Күмәкләп, көлешә-шаярыша үтелгән араны балалар сизмәделәр...
    605
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 06:53
    Хезмәтләрен бәяләп...
    31 август - Ветеринария хезмәткәрләре көне. Әлеге дата уңаеннан республика ветеринарларын Азнакай районында җыеп котладылар, аларга министрлык һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар. Алар арасында безнең ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Ринат Йосыповта бар. Ә районда әлеге тармак хезмәткәрләре белән башкарма комитет җитәкчесе Разиф Кәримов түгәрәк өстәл артында очрашып сөйләште һәм "Зәй" агрофирмасы Әхмәт...
    1086
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 06:32
    Зәйдә юл һаләкәтендә яшь хатын-кыз гомере өзелде
    3 сентябрьгә каршы төндә Иске Зәй бистәсен әйләнеп узу юлында "Лада Гранта" автомобиле белән "ВАЗ -21014" машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә соңгы машинаны йөртүче хатын-кызның фаҗига урынында гомере өзелде. Ул - районыбызның Югары Мәлем авылы кызы. Фаҗига килеп чыгуда сәбәпче "Лада Гранта" шофер машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм ул руль артына...
    569
    0
    0
Реклама