Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, республика хуҗалыклары, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда да бәрәңгене бу атна ахырында ала башларга мөмкин. Быелгы яз атна-ун көнгә соңгарып килсә дә, корылыклы җәй үзенекен итә шул. Бәрәңге республиканың барлык төбәкләрендә дә башка еллар белән чагыштырганда иртәрәк өлгерде. Күп хуҗалыкларда аны ала башладылар...