Зәйдә соңгы елларда "Талантлар ярминкәсе" дип исемләнгән иҗат берләшмәләре фестивале оештыру традициягә керде. Шундый фестиваль бу ялда Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында оештырылды: аның бер ягында - сәнгать мәктәбе, иҗат йорты, ә икенче ягында "Барс", "Яшьлек", "Зәй", "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшчәнлекләре хакында сөйләнде, аларда эшләүче түгәрәкләр, секцияләр, иҗат берләшмәләренә...