Зәй офыклары

7 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 7 сентябрь 2015 - 11:30
    Ялчыгол скверы - әдәби кичәләр өчен кулай урын
    Агымдагы елда җәй башында Зәйдә ачылган Ялчыгол скверында узган ялларда "Парклар һәм скверлар көннәре" парк мәдәнияте фестивале кысаларында буккросинг эшләде, үзәк китапханә хезмәткәрләре кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар, конкурс-бәйгеләр оештырды. Көне буе ачык һавада китап уку залы эшләде, шигырь уку бәйгесе, китап турында викторина оештырылды. Аларда барлык зәйлеләргә дә катнашырга була...
    604
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 11:29
    Фестивальдән табиблар да читтә калмады
    Зәйдә паркларда узган чаралардан табиблар да читтә калмады. Якшәмбе көнне Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркы ак халатлы шәфкать ияләре кулына күчте. Кичен биредә парк сәхнәсендә алар катнашында концерт булды. Аңа кадәр исә үзәк дәваханә хезмәткәрләре йәрәк-кан тамырлары авыруларына каршы акция үткәреп, паркта теләге булган зәйлеләрнең кан һәм күз басымнарын үлчәде,...
    571
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 11:26
    “Яшьлек” паркында яшьлек тантана итте
    Зәйнең «Яшьлек» боз сарае янындагы "Яшьлек" паркы узган ялда исеменә тиң булды. "Парклар һәм скверлар көннәре" парк мәдәнияте фестивале кысаларында паркта Зәйнең "Оглашенные" рок-группасы үзенең дәртле җырлары белән шактый егет-кызларны җәлеп итте. Тере музыка, автор җырлары, танылган хитларга яшьләр кушылып җырлады, биеде. Ачык һавада мондый чыгышлар күбрәк булса иде, дигән...
    578
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 11:00
    Зәйдә бал ярминкәсе
    Зәй урман-болыннарга бай төбәк булу сәбәпле, биредә умарта асраучылар күп. Бүгенге көндә районда 5888 баш умарта исәпләнә. Ел коры килсә дә, хуҗалыклар ярыйсы бал һәм бал продуктлары алды. Район җитәкчелеге моны күздә тотып, узган ялда әлеге продукт җитештерүчеләр өчен махсус Бал ярминкәсе оештырды. Ул «Яшьлек» боз сарае янындагы "Яшьлек" паркында...
    1239
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 07:00
    Зәйдә “Талантлар ярминкәсе” узды
    Зәйдә соңгы елларда "Талантлар ярминкәсе" дип исемләнгән иҗат берләшмәләре фестивале оештыру традициягә керде. Шундый фестиваль бу ялда Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында оештырылды: аның бер ягында - сәнгать мәктәбе, иҗат йорты, ә икенче ягында "Барс", "Яшьлек", "Зәй", "Чаңгычы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре эшчәнлекләре хакында сөйләнде, аларда эшләүче түгәрәкләр, секцияләр, иҗат берләшмәләренә...
    772
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 06:34
    Зәйдә чөгендер алуда “Алга” бүлекчәсе - лидер
    "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе - районда иң күп чөгендер игүче хуҗалыклардан. Алай гына да түгел, быел чөгендер алуда алдынгылар рәтендәге хуҗалыкларның берсе ул. Биредә чөгендер мәйданы 600 гектарга якын, аның 100 гектары алынды инде, уңыш гектарыннан уртача 450-460 центнер чыга, урыны белән 470кә дә җитә. Әлеге хуҗалык заводка 4500 тонна...
    723
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 06:30
    Ялларда Зәй парклары гөрләде
    Җәй буе Татарстанда парклар һәм скверларда төзекләндерү эшләре барды, шул сәбәпле, аларда халык иркенләп ял итә алмады. Көннәр җылынуга, хәзер әлеге ял үзәкләре җанлана башлады. Яңа сулыш алган парклар белән таныштыру максатыннан, Татарстанда 5-6 сентябрьдә "Парклар һәм скверлар көннәре" парк мәдәнияте фестивале узды. Бу башлангычны зәйлеләр дә хуплап алды. Ялларда...
    726
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 06:28
    Көзге муллык – көзге байлык
    Узган шимбәдә Зәйдә традицион көзге ярминкәләр башланды. "Энергетик" Мәдәният сарае һәм "Зәй" кунакханәсе каршындагы мәйданнарда җиләк-җимеш, яшелчә, ит һәм сөт продуктларыннан сәүдә рәтләре сыгылып торды. Зәйлеләр биредән кышка җитәрлек продукция алса, җирле җитештерүчеләр кинәнеп сату итте. Көзге ярминкәләр алдагы елның язына кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда тулы язма газетабызның алдагы...
    1015
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 06:00
    ФЭСТ каешлары әйләнештән алынды
    1 сентябрьдан ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алына. Әгәр ЮХИДИ инспекторлары шуның белән эләктерелгән балаларны күрсә, ата-аналарга шактый күләмдә штраф сала ала. Әлеге яңалык соңгы араларда булган бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Белгечләр әлеге каешның кайбер очракларда киресенчә балага тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин булуын раслаган. Эчке органнар тартылу күзәтелә, як-яктагы...
    614
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 05:43
    Терроризмга каршы бергәләп
    Зәй үзәк китапханәсендә "Терроризмны кисәтү: чынбарлык һәм перспективалар" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. 4нче мәктәпнең IX "В" сыйныфы укучылары белән "Терроризмга - юк!" темасы буенча әңгәмә уздырылды, аның барышында "Беслан балалары" һәм "Беслан трагедиясе" дигән видеофильмнар күрсәтелде.
    797
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 05:05
    Сентябрь аенда өстәмә ял көне булачак
    Мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме быел 24 сентябрьгә туры килә. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов карары буенча, бу көнТатарстанда ял көн дип игълан ителгән.
    718
    0
    0
Реклама