Зәй офыклары

8 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 8 сентябрь 2015 - 14:00
    Авырып үлүчеләр күбрәкме, әллә...
    Бүген үлем очракларын киметү буенча район ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышында Зәйдә соңгы елларда һәм быелның 6 аенда халыкның үлеме белән бәйле сәбәпләргә нигезләнеп, аны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында киңәштеләр. Район үзәк дәваханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Р. З. Гыйззәтуллин чыгышыннан күренгәнчә, 2014 елда районда...
    572
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 13:14
    Безнең эшмәкәр дә бар
    Күптән түгел Санкт-Петербургта «Агрорусь-2015» халыкара агросәнәгать күргәзмә-ярминкәсе узды. Анда катнашучылар үз продукцияләрен, проектларын, шулай ук конкурс эшләрен куйдылар. Конкурс җиңүчеләре җиде номинациядә бүләкләнде. Россия һәм Белоруссиядән 100дән артык предприятие, фермер хуҗалыгы, фәнни һәм мәгариф учреждениесе диплом һәм медальләргә лаек булды. Татарстаннан күргәзмә-ярминкәдә ТР кооперация һәм кулланучылар оешмалары берлеге һәм ТР...
    502
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 11:30
    Зәйдә терлекләр җәйләүләрдән кайта
    Зәйдә терлекләр җәйләүләрдән фермаларга кайтарыла башлады. Беренчеләрдән булып бу эшне "Зәй" агрофирмасының "Шепкә" бүлекчәсе башлады. Тиз көннәрдә бу эш "Зәй шикәре" агрофирмасының "Төги" бүлекчәсендә башкарылачак. Алга таба савым сыерларның - 7 һәм симертү терлекләренең 7 көтүлеге фермаларга кайтачак.
    479
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 11:00
    40 мең тонна силос саласы бар
    Чөгендер алу белән беррәттән, Зәй районы кырларында терлек азыгы әзерләү эше дә дәвам итә. Бүгенге көнгә 12000 тонна печән, 83000 тонна сенаж, 15000 тонна салам әзерләнгән. Хуҗалыклар кукурузны силоска салуга кереште. Ул барлыгы 800 гектар мәйданда алынып, силоска салынды. 4 мең гектар мәйданда кукурузны силоска саласы бар. Барлыгы 40 мең...
    552
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 10:33
    Туңга сөрү дәвам итә
    Зәй районы басуларында туфрак эшкәртү эшләре дә оешкан төстә алып барыла. 32000 гектар җир сөрелгән, аның 23500 гектары - тирәнтен эшкәртү юлы белән. Бу эшне бүгенге көндә ике дистәдән артык трактор башкара.
    537
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 10:18
    Хезмәте югары бәяләнде
    Гомерен авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләп, күп еллар Югары Пәнәчедә һәм "Зәй" агрофирмасында механизатор булып хезмәт куйган Айрат Сафин Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы исеменә лаек булды. Аңа бу зур бүләкне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Якташыбызны дәүләтебезнең югары бүләгенә лаек булуы белән...
    560
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 08:30
    Бөртеклеләрне җыю тәмамланды
    Район республикада беренчеләрдән булып бөртекле культуралар җыюны тәмамланды. Икмәк кабул итү предприятиеләренә 73 мең тонна ашлык озатылды. Районда беренчеләрдән булып гектарыннан уртача 29,9 центнер белән бу эшне "Зәй" агрофирмасы тәмамлады. "Восток" агрофирмасында бу күрсәткеч - 29. "Зәй шикәре"ндә исә 24,9 центнер. Районда чөгендер алу эшләре исә тулы куәткә бара. Авыл...
    521
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 08:00
    Мирный мәдәният йортында - күргәзмә
    Мирный бистәсе мәдәният йортында "Көз могҗизалары" дип аталган иҗади эшләрдән күргәзмә оештырылды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән төрле әйберләр ясадылар. Көзге муллыктан ясалган композицияләр матурлыгы һәм эшнең күләме белән сокландырды. Күргәзмә җанлы һәм күңелле узды.
    677
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 07:02
    Әбиләр чуагы быел булырмы? Синоптиклар фаразы
    Әле кичә генә кояш чыгып, күңелләрне әбиләр чуагына канатландырган иде, бүген инде кабат яңгыр... Синоптиклар әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында булыр дип фаразлый. - Сентябрьдә көнбатыш төбәкләрдә һәм Россиянең күпчелек өлешендә температура фоны уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы көтелә. Россиянең Европа өлешендә, аеруча Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округта - норма тирәсендә...
    566
    0
    0
Реклама