Зәй офыклары

10 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 10 сентябрь 2015 - 13:42
    Зәйдә капиталь төзекләндерүдән соң “Яшьлек” клубы ачылды
    Быел "Яшүсмерләр клубларын капиталь төзекләндерү" республика президент программасы гамщлгщ ашырыла башлады. Әлеге программага Зәйнең дә ике яшүсмерләр клубы керде. Алар - Энергетиклар урамының 11нче йортында урнашкан "Яшьлек" клубы, "Вираж" яшүсмерләр автомотоклубы. Автомотоклуб 400 мең сумлык төзекләндерү үткәрелде. Биредә картинг белән кызыксынучы яшүсмерләргә заманча уку залы булдырылды. Ә "Яшьлек" балалар-яшүсмерләр клубында...
    963
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 13:21
    Түбән Биштә үзара салым акчасына юллар ремонтлана
    Зәй районы Түбән Биш авылы җирлеге халкы агымдагы елда үзара салым акчасын юллар төзекләндерүгә тотарга ниятләде. Бу көннәрдә әлеге җәһәттән җыелган акча дүрткә артып кайтып, Түбән Биш, Куш-Елга, Пусташит авыллары юллары ремонтлана башлады. Куш Елга авылында үзәк урамда кибеттән алып олы юлга кадәр бер чакрым, Түбән Биштә - Мәктәп, Пусташитта...
    670
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 13:00
    “Сәвәләй” бүлекчәсе яхшы старт алды
    "Зәй шикәре" агрофирмасы шикәр чөгендерен алуга иң беренчеләрдән булып кереште. Биредә татлы тамыр 2711 гектар мәйдан били, шуның 600 гектары алынган инде. Төги басуыннан уңыш гектарыннан 380 центнер булган, Сәвәләй басуындагысы 450 тирәсе. Биредә агрофирманың дүрт "РОПА" комбайны тәүлек буе эшли. Комбайннарны тәҗрибәле, үз эшенең осталары Иван Ионов, Иван Калинов,...
    689
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 12:40
    Зәйдә укучылар кросска чыкты
    Зәйдә "Энергия" стадионында бу көннәрдә шәһәр мәктәпләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча "Алтын көз" дип исемләнгән йөгерү буенча ярышлар бара. Ул һәр көнне сыйныфлар арасында аерым оештырыла. 17 сентябрьдә исә биредә авыл мәктәпләре укучылары үзләрен сынаячаклар.
    553
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 12:12
    Радик Сәлахов халыкара турнирга әзерләнә
    Зәй пәһлеваны Радик Сәлахов бу ялларда үзен Карачай-Черкессияда билбау көрәше буенча сыначак. Биредә район башлыгы призына халыкара турнир оештырылачак. Радик Татарстан командасы составында әлеге мәртәбәле ярышта катнаша.
    562
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 11:35
    Беренче булып сайлаучыга – бүләк
    Сайлаучыларның активлыгын күтәрү максатында 13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә башкарма комитет "Мин сайлауга барам" акциясе үткәрә. Акция кысаларында иң кызыктырганы шул - сайлау участогына беренчеләрдән булып килеп, үз тавышын биргән сайлаучыларга бүләк итеп шул көнне узачак бер чарага бушлай билет биреләчәк. Мәсәлән, ул спорт-сәламәтләндерү үзәге бассейнында сәгать 2дә...
    2
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 11:28
    Зәйдә районара тикшерү комитеты офисы ачылды
    Бүген Зәйдә Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе Зәй районара бүлеге офисы ачылды. Казанская урамының 8нче йортында урнашкан бүлектә җиде кешелек коллективка эш өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. - Зәй районара тикшерү комитеты бүлеге Зәй, Сарман, Мөслим районнарын үз эченә ала. 2014 елның 15 гыйнварыннан Россия Федерациясе Президенты Указы белән...
    735
    0
    0
  • 10 сентябрь 2015 - 11:16
    ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” операциясенә чыкты
    7-16 сентябрьдә республикада "Аеклар бәйрәме" («Праздник трезвости») социаль кампаниясе бара. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау, алкоголь кулланудан баш тартуга чакыру максатында оештырыла. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре әлеге кампания кысаларында руль артына салган хәлдә утыруны кисәтүгә юнәлтелгән «Тоннель» операциясе үткәрә, чөнки агымдагы елның 8 аенда республика юлларында килеп чыккан аварияләрнең...
    765
    0
    0
Реклама