Зәй офыклары

15 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 15 сентябрь 2015 - 14:00
    Шикәр заводы 20 мең тонна шикәр комы җитештерде
    «Зәй шикәре» ААҖ шикәр кайнату чоры башланганнан бирле 209 мең 820 тонна чимал кабул итте, шуның 150 мең 286 тоннасы эшкәртелеп, 19 мең 548 тонна шикәр комы җитештерелде.
    539
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 13:50
    “Зәй шикәре” ААҖ бу шимбәдә Чаллыга ярминкәгә
    "Зәй шикәре" ачык акционерлык җәмгыяте сентябрь аенда ике атна рәттән Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашып, 50, 25, 10 килограммлы капчыкларда шикәр комы белән сату итте. Оешма бу шимбәдә дә Чаллыда ярминкәдә катнашырга планлаштыра.
    491
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 13:31
    Укучылар йөгерүдә ярыша
    Зәйдә 8 сентябрьдә IX-XI сыйныф укучылары "Энергия" стадионында җиңел атлетика буенча "Алтын көз" ярышларында үзләрен сынады. Һәр мәктәптән 8 укучы - 4 кыз һәм 4 ир бала йөгерде. Кызлар арасында - Алисә Ибашаева (3нче мәктәп), яшүсмерләрдән Илдар Шәфыйков (4) җиңүче булды. Командалар арасында 4нче мәктәп кызлар һәм яшүсмерләр командалары I...
    471
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 08:49
    Зәйдә яшәүче Софья әбигә бүген 101 яшь
    Ике сугыш, ачлык һәм сәяси золым кебек тарихи вакыйгалар шаһите Софья әби Ермакова бүген 101 яшен тутырды. Бала кайгылары күрсә дә, ул әле бирешми, күңеле көр, үзен яхшы хис итә. Әби улы Александр тәрбиясендә яши. Сайлауларны көтеп алган, аны өенә килеп сайлатканнар. Бүген ул оныклары, оныкларының оныклары белән гомер бәйрәмен...
    477
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 07:52
    “Көзге муллык табында”
    Зәй үзәкләштерелгән китапханәсендә көзге муллык - яшелчә- җимеш, гөмбәләрдән ничек итеп тозлыклар ясарга өйрәтелгән китаплар, газета материалларыннан "Көзге муллык табында" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Аның янәшәсендә исә яшелчә, җиләк- җимешләрнең үзләреннән дә күргәзмә урын алган. Мондый бергәлек укучыларда зур кызыксыну уятты, диләр китапханәчеләр.
    660
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 07:27
    Чөгендер алуда “Зәй” агрофирмасы лидер
    Зәйдә чөгендер алу эшләре кызу темплар белән бара . Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 15 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, басу-кырлардан 2380 гектарда 89250 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Бу - барлык мәйданның 28,3 проценты.Уңыш гектарыннан уртача 375 центнер тәшкил итә. Агрофирмалар арасында уңышны иң күп һәм күп мәйданнарда алучы -...
    734
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 06:30
    Профессор финишка икенче булып килде
    Алабугада ат спорты буенча Кама аръягы нефтьчеләре кубогына ачык республика ярышлары узды. Анда Зәйдән Екатерина Герасимова балалар арасында Профессор кушаматлы ат белән финишка икенче булып килде.
    754
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 05:55
    Яшь зәйлеләр үзләрен кастингта сынады
    11 сентябрьдә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда «Татарстанның кечкенә принцессасы» республика фестивалендә катнашу өчен 5 - 14 яшьлек кызлар арасында кастинг оештырылды. Моңа кадәр ул Казанда гына оештырылды, быел әти-әниләрне юл чыгымнарыннан азат итү максатыннан ул урыннарда узды. Зәйдә узган кастингта ике дистәгә якын кыз бала үзен сынады. Жюри яшь зәйлеләрдән...
    470
    0
    0
  • 15 сентябрь 2015 - 05:23
    Зәйлеләр футболны үз итә
    Узган ялларда Зәйнең "Энергия" стадионында Өлкәннәр көне уңаеннан район һәм ГРЭС ветераннары арасында футбол буенча ярышлар узды. Киеренке төстә барган ярышлар 2:1 исәбе белән ГРЭС командасы файдасына тәмамланды. Уенда катнашучыларны спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов котлап, бүләкләр тапшырды.
    486
    0
    0
Реклама