Мөселманнар кайда яшәүләренә карамастан, Корбан бәйрәменә әзерләнә. Бура-Киртә авылы фермасын ремонтлауда эшләүче таҗиклар бу дини бәйрәмне бармакларын санап көтә. Алар биредә яз башыннан килеп урнашып, халыкны үз иткән, җомга намазларына авыл мәчетенә йөриләр. Күбесе биш вакыт намазын калдырмый, гыйбадәт вакытны алмый, киресенчә, эшкә ярдәм итә, ди алар беравыздан. Алар пылау...