Зәй офыклары

18 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 18 сентябрь 2015 - 11:32
    Зәйдә шикәр комы эшләп чыгару нык артты
    Зәй шикәр заводы 237199 тонна чимал кабул итте. Шуның 164194 тоннасы эшкәртелеп, 21427 тонна шикәр комы җитештерелде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, шикәр комы җитештерү 113740 тоннага артыграк.
    555
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 11:20
    Музейда өйрәнәләр
    Яңа уку елыннан музей үзендә оешкан түгәрәкләр эшен кабат яңартты. Музей түгәрәге берләшмәсе программасы балаларның гармонияле үсешенә, аларның җәмгыятькә яраклаша белүенә исәп тотып төзелә. Аларны төзегәндә балаларның теләге, кызыксынулары да игътибарга алына. 1нче мәктәпнең IV "А" сыйныфында укучылар чираттагы дәрестә аквагрим буенча мастер-класста катнашып, рәсем сайлау, аны төшерү серләренә өйрәнделәр....
    562
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 11:00
    Яшь зәйлеләр китапханәне үз итә
    Зәй үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләрендә беренче сыйныфта укучылар өчен "Исәнме, китап йорты" дип исемләнгән танып-белү чарасы оештырды. Малай-кызлар өчен биредә бүлекләр буйлап һәм мини-музейга экскурсия оештырылды, аларга китаплар бирелде, китап турында әдәби чара уздырылды. Анда китапка мәдхия укылды, аны сак тоту, ярату кирәклеге бәян ителде. Яшь зәйлеләр китапханәне...
    547
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 10:36
    Почта хезмәткәрләре арасында конкурс игълан ителде
    Әлеге конкурс "Татмедиа" АҖ басмаларына 2016 елның беренче яртыеллыгына яздыруны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла. Анда "Татмедиа"ның барлык бамаларына язылу буенча иң зур үсешкә ирешүчеләр барланачак. Бәйге 2015 елның 1 октябреннән 31 декабрьгә кадәр уздырыла. Конкурста 2016 елның беренче яртысына газета-журналларга яздыру эше алып баручы "Татарстан почтасы"ның почта бүлекләре һәм...
    1303
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 10:23
    “Ялчыгол” мәчете мөселманнарны Корбан гаетенә көтә
    24 сентябрь - Корбан гаете. Гает көнне Зәйдә иртәнге намазга азан иртәнге 3 сәгать 49 минутта әйтелә. Коръән укулар сәгать 5тә башланып, 6га кадәр дәвам итә. Аннан вәгазьләр, тәбрикләүләр булачак. Гает намазы сәгать 7дә укыла, дога кылына. Быел да, гадәт буенча, коймак белән чәй эчүләр оештырыла. Мөхтәсибәтнең барлык мәхәлләләрендә әлеге...
    561
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 10:20
    Игелек кылуның иртәсе-киче юк
    Зәй районы мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юлларын эзли. Алар мохтаҗ, авыр хәлдә калган гаиләләргә булышлык итү йөзеннән "Ярдәм итик" акциясе уздырды. Аңа Иске Зәй бистәсе халкы битараф булмады: уенчыклар, китаплар, кием-салым, аяк киемнәре китерде. Аларның күбесе ияләрен тапты инде.
    509
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 10:13
    Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы оештырыла
    2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә....
    639
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 08:22
    Тарих фотоларда чагыла
    Зәйгә 1652 елның язында нигез салына. Ул тау түбәсендә саклану өчен 3 гектар мәйдан биләгән крепость-ныгытма буларак төзелә, турыпочмаклык формасындагы биләмәдә алты агач башня була. Еллар үткән саен аның тышкы кыяфәте үзгәрә. ГРЭС төзелү белән бәйле рәвештә Зәй, аның тирә-ягы нык үзгәрә һәм шул чордан шәһәрнең яңа тарихы языла башлый....
    775
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 07:19
    Зәйлеләр көчле шәхесне искә алачак
    20 сентябрь, якшәмбе көнне, кичке сәгать 4тә "Энергетик" Мәдәният сараенда Зәй автоагрегат заводының элеккеге директоры Вадим Георгиевич Мишинны искә алу кичәсе була. Вадим Георгиевич арабыздан 2007 елда китте. Ул, көчле шәхес, оста җитәкче буларак, Зәй тарихында тирән эз калдырды. Күчеш чоры, тирән кризис елларында автоагрегат заводының эшләвен тәэмин итү, Зәйдә...
    559
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 06:30
    Эләктерелмәгән каеш фаҗигагә китермәсен
    Язгы-җәйге чорда юлларда транспорт саны арта, тизлек көчәя, шулар белән бәйле рәвештә һәлакәтләр дә ешаю күзәтелә. Ә һәлакәтләрдә үлү очракларының күбесендә кешеләрнең куркынычсызлык каешларын эләктермәүләре ачыклана. Быел республикада транспорт чараларының юл читенә төшеп каплануының 287 очрагы теркәлгән, аларда 55 кеше үлгән, 360ы төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган. 90 очракта һәлакәткә...
    702
    0
    0
  • 18 сентябрь 2015 - 06:00
    Каналлар үзгәргәндә...
    Бу көннәрдә, телевидение каналлары үзгәрү турында канәгатьсезлек белдереп, редакциягә шалтыратулар ешайды. Моның сәбәпләрен түбәндәгечә аңлаттылар абонентларга хезмәт күрсәтү офисында. «Федераль закон нигезендә беренче 20 канал федераль булып исәпләнә һәм алар расланган план буенча урнаша. 14 сентябрьдән, законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, федераль каналлар саны 27гә әйләнде, кайберләренең тапшыру ешлыгы да үзгәрде....
    510
    0
    0
Реклама