Зәй офыклары

23 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 23 сентябрь 2015 - 12:30
    Безнең Аделина дүртенче урында
    Ульяновск шәһәрендә ирекле көрәш буенча яшүсмерләр һәм кызлар арасында Идел буе Федераль округы ярышлары үтте. Анда Зәйдән Аделина Маслова дүртенче урын алды. Аны ярышларга тренер Линар Кәлимуллин әзерләде.
    849
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 12:00
    Зәйдә авыл мәктәбе укучылары бадминтоннан оста
    Алабугада бадминтон буенча Алабуга муниципаль районы призына ярышлар узды. Анда Бигеш мәктәбе укучылары үзләрен уңышлы сынады.
    863
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 11:30
    Зәйдә янгын сүндерүчеләр ярышты
    Бүген Зәйнең 88нче янгын сүндерү бүлеге биләмәсендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында республика ярышлары булды. Мондый ярышларның Зәйдә икенче мәртәбә оештырылуы. Ул хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланды. Ярышта республикадан 4 кешедән торган 15 команда көч...
    837
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 10:45
    Коллегабыз эшчәнлеге югары бәяләнде
    «Новый Зай» газетасы бүлек редакторы Роза Илалетдинова озак еллар намуслы эшчәнлеге һәм ТР массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатына лаек булды. Аңа бүләкне "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.
    824
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 10:35
    Бәйрәм мөбарәк булсын!
    Хөрмәтле, мөселманнар! Барыгызны да изге бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм. Әлеге бәйрәм динне ныгыту, яңа рухи тәҗрибә булдыру, эчке гармония тудыруда үзе белән якты хисләр алып килә. Бу изге көннәрдә мәчетләрдә азан тавышлары яңгырый, дингә ышанучы барлык мөселманнар Аллаһны зурлап, догалар укый. Мохтаҗларга ярдәм итеп, күпләр канәгатьлек хисе кичерә,...
    524
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 07:30
    Зәйнең актив ветераны
    Семен Гудошников - районда актив ветераннарның берсе. Ул агымдагы елда Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район җирлекләрендә булып, һәйкәлләр торышын карап чыкты. Ветеран инициативасы белән Яңа Мавринда һәйкәл ясалды. Моннан берничә ел элек ул Гүлкин авылында Советлар Союзы Герое Григорий Ларионов истәлегенә бюст куйдыру эшендә башлап йөргән иде.
    865
    0
    0
  • 23 сентябрь 2015 - 06:56
    Зәй яшьләре җиңү яулый
    Казанда кросс буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1000 метр арага йөгерүдә Зәйдән Алия Шәрәфиева - I, Надежда Мустаева II урын алды. 4000 метр арада Орнелла Сөнгатуллина җиңүче булды.
    863
    0
    0
Реклама