Зәй офыклары

28 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 28 сентябрь 2015 - 10:35
    Киңәшле эш таркалмый
    Зәйдә мәдәният хзезмәткәрләре халык белән эшләүнең төрле юллары эзли. Узган җомгада "Энергетик" Мәдәният сараенда семинар узды, ул яңа иҗат сезонына, мәдәният йортларының кышкы чорга, Өлкәннәр көненә әзерлеге турында барды. Соңыннан "Энергетик" Мәдәният сарае коллективы иҗат берләшмәләре мастер-класслар һәм методик ярдәм күрсәтте, эш-тәҗрибәләре белән уртаклашты.
    0
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 10:20
    Татарстанга яңгырлар килә
    Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 сентябрьдә яңгыр көтелә. Төнлә 11-16 градус җылы булса, көндез ул 24 градуска кадәр күтәреләчәк. 30 сентябрьдә шулай ук болытлы һава торышы көтелә, кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы +7-12 градусны күрсәтсә, көндез +12-17 булачак.
    0
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 10:00
    Урамнарны иңләп йөгердек
    Шимбә көнне Татарстанның күпчелек район һәм шәһәрләре "Милләтләр кроссы"на кушылды. Зәйлеләр дә аңа бираф калмады. Шәһәрдә ул гимназиядән алып стадионга кадәр Ленин урамы буйлап йөгерүдән гыйбарәт булды. Стартка олысы-кешесе, барлык оешма-предприятие, учреждениеләрдән эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр басты. Ярышлар авыл җирлекләре, шәһәр бистәләрендә дә оештырылды.
    0
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 09:10
    Тәүлегенә 7800 тонна эшкәртелә
    Район басуларында шикәр чөгендере казу, аны заводка ташу буенча эш тулы куәткә бара. Эш башкаруга табигать тә хәерхаһлы. Басуларда 11 комбайн (аларда икешәр комбайнчы) көнне төнгә ялгап, уңайлы вакытның кадерен белеп эшли. 23 сентябрьгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда барлыгы 3250 гектарда 133250 тонна татлы тамыр...
    689
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 08:00
    Интернет безгә кирәкме?
    Зәй үзәк китапаханәсе уку залында 4нче мәктәпнең IX "Б" сыйныфы укучылары өчен "Интернет: риза һәм каршы" дигән темага сөйләшү узды. Ул "Кеше. Закон. Дөреслек" клубы чарасы буларак оештырылды. Бүген интернет - мәгълүмат алу өчен заманча иң уңайлы чыганак кына түгел, ә ерак арадан аралашу, белем алу, төрле хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге...
    515
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 07:30
    Зәй китапханәсендә банк хезмәткәре һөнәре турында сөйләштеләр
    Зәй үзәк китапханәсендә өлкән сыйныф укучыларына һөнәр сайлауга ярдәм итү буенча "Чордаш" клубы эшләп килә. Клубның чираттагы утырышында татар гимназиясенең X сыйныф укучылары "Автоградбанк"ның Зәй филиалы башлыгы Людмила Логинкина белән очраштылар. Ул банк хезмәткәре һөнәре сайлауны күздә тотып оештырылды. Людмила Юнысовна үз профессиясе, банк хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге,...
    577
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 07:06
    Ни өчен “әбиләр чуагы” дип атала?
    Сентябрь ае быел үзенең соңгы 140 елда күрелмәгән җылылыгы белән шаккатырды, дип хәбәр итә синоптиклар. Чыннан да, быелгы "әбиләр чуагы" озын һәм җылы булды, бөтен көзге мәшәкатьләрне иркенләп төгәлләргә мөмкинлек булды. Инде көннәр салкынайтты, чып-чын көз башланды дигәч, тагын җылы көннәр каян килә, "әбиләр чуагы" дигән исем бу вакытка ни...
    1040
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 07:00
    Зәйдә туризм буенча ярыштылар
    Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында "Алтын көз" призына туризм буенча ярышлар узды. Ярышны Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге оештырды. Анда шәһәребезнең 1, 2, 3, 4, 6, 7нче мәктәп укучылары көч сынашты. Ярышлар палатка сүтеп-җыю, рюкзакка әйбер җыю, параллель баулардан упкын аша үтү һ.б. биремнәр торды. Әлеге ярышта 1нче мәктәпкә...
    487
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 06:27
    Зәй янгын сүндерүчеләренә тиңнәр юк
    Зәйдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары арасында республика ярышлары узуы турында хәбәр иткән идек. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәйнең 88нче янгын сүндерү часте җиңүче булды. Зәй данын яклаучы Яков Запека, Ришат Миннекәев, Евгений Степанов, Владимир Соболев үз һөнәләренең остасы булуларын расладылар....
    588
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 06:18
    Зәйдә өлкәннәр өчен махсус кичә әзерләнә
    Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәр-районда төрле чаралар әзерләнә. 1 октябрь, пәнҗешәмбе көнне, "Энергетик" Мәдәният сараенда көндезге сәгать 2дә "Тормыш көзе алтынга манылган" дип аталган кичә-концерт оештырыла. Мәдәният сарае үзешчәннәре аны өлкәннәр күңеленә хуш килерлек итеп әзерли. Кичәдә Зәй өлкәннәрен район башлыгы Разиф Кәримов котлаячак.
    503
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 06:00
    “Бөртеккәй”дә - Корбан бәйрәме
    Зәйнең "Бөртеккәй" балалар бакчасында төрле милләттән булган балалар тәрбияләнә. Әлеге бакча ярты гасыр инде нәниләрне тәрбияләп, мәктәпкә әзерли. Узган ел ул яңа бинага күчеп, эшчәнлеген тагын да арттырды. Биредә төрле милләттән булган малай-кызларда милләтара һәм динара дуслык тәрбияләнә, төрле милләт һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Бүген әлеге бакчада Корбан бәйрәме...
    577
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 05:59
    Фермалар яңара, төзекләнә
    Терлекчелек - рентабельле тармак, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге табышның 70 проценты шушы тармакка туры килә. Әлеге тармакта зуррак уңышларга ирешү өчен хезмәт һәм терлек асрау шартларын яхшырту зарур. Моның мөһимлеген аңлап, соңгы елларда республикада авыл хуҗалыгы тармагында фермаларны модернизацияләү эше активлашты. Аның ачык мисалы булып районыбызда җәен "Фермаларны капиталь ремонтлау һәм...
    754
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 05:38
    Әзерлек эшләре бара
    Әлмәт-Чаллы трассасының тимер юл аша чыгу урыны зәйлеләр өчен генә түгел, транспорт белән Зәй аша үтеп йөрүчеләр өчен дә проблемалы мәсьәлә иде. Гомумән алганда, тимер юл күчүе "Мефро уилз Руссия - Зәй заводы" ҖЧШ, "ТатЭК" һәм "Зәй шикәре" акционерлык җәмгыятьләре үсеш перспективалары белән бәйле. Проблема хәл ителгәндә, заводка шикәр чөгендере...
    539
    0
    0
  • 28 сентябрь 2015 - 05:24
    Агач утырткан ага булган
    Зәйле Семен Гудошников агач утырткан ага булган гыйбарәсенең асылын яхшы аңлый. Ул агымдагы көздә Яңа Мавринда үзенең туган көнендә авыл башына алмагач, сырганак, балан куаклары утыртты. Ул шулай елда бирегә агач-куаклар утырта. Алар саны 500 тирәсе бар, киләчәк буынга Яңа Мавринда менә дигән парк булачак, ди ветеран.
    537
    0
    0
Реклама