Зәй офыклары

5 октябрь 2015 яңалыклары

  • 5 октябрь 2015 - 13:51
    Зәйлеләр якташ спортчыларына хөрмәтле
    Зәй "Яшьлек" боз сараенда 7-11 октябрьдә якташыбыз, хоккей буенча Дөнья чемпионы Евгений Давыдов призына яшүсмерләр арасында Бөтенроссия турниры узачак. Әлеге турнир бишенче мәртәбә оештырыла. Агымдагы елда анда Мәскәү, Пенза, Оренбург, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй командалары катнашыр дип көтелә.
    603
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 13:10
    Этномәдәни фестивальгә зәйлеләр дә җыена
    Бу көннәрдә Чаллыда "Безнең йортыбыз -Татарстан" дип исемләнгән республика күләм этномәдәни фестиваль бара. Анда иртәгә Зәй музыка мәктәбеннән "Лель" вокаль ансамбле бара. Коллектив әлеге мәртәбәле чарада рус халык җырларын башкарачак.
    560
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 12:49
    Зәй көрәшчеләре “Себер кубогы”нда танылдылар
    Кемеровода көрәш буенча "Себер кубогы" Бөтенроссия турниры узды. Анда Зәйдән Айнур Әхмәтшин, Динар Кәримов, Илнар Хәйруллин катнашып, үз авырлыкларында җиңүче булдылар.
    567
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 12:40
    Синоптиклар Татарстанда буран һәм көчле җил фаразлый
    7-11 октябрьдә Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы фаразлана. Явым-төшем, көчле җил һәм буран булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, бу чорда республикада явым-төшем, шулай ук буран булуы көтелә, күз күреме 1000 метр һәм аннан да кимрәк булачак. Моннан тыш, якындагы көннәрдә төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатыштан 15-20...
    607
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 12:14
    Зәй кызлары булдыра
    24-27 сентябрьдә Кырымның Алушта шәһәрендә билбау көрәше буенча Дөнья кубогына ярышлар узган иде. Анда Зәйдән Екатерина Бусова катнашып, үз үлчәү авырлыгында чемпион булды. Аны ярышларга тренер Р. Салихов әзерләде.
    0
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 12:00
    Һөнәри бәйрәмне - Болгарда
    Зәй районы Югары Баграж мәктәбе коллективы Укытучылар көне уңаеннан Изге, тарихи урын - Болгарга сәяхәт кылды. Аларга әлеге сәфәрне кылуда авыл Советы депутаты, ТР чаңгы спорты федерациясе вице президенты Эдуард Галиев булышлык итте. Аңа кадәр ул коллективны "Ялта-Зәй"гә чакырып, чаңгы базасы, анда сафка баскан объектлар, Олимпия чемпионы Федор Симашевның мини-музее...
    574
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 11:30
    Зәй педагоглары - бәйрәм тантанасында
    Казанда "Татнефть-арена" боз сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һ.б. котлады. Тантанага республиканың иң яхшы 5 меңнән артык...
    545
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 11:09
    Син агач утырттыңмы?
    Узган шимбәдә республикада Татарстанда урман утырту көне оешкан төстә узды. Әлеге акциягә зәйлеләр дә актив кушылды. Яңа шәһәрдә төзелүче " Тылсымлы әкият" балалар бакачасы биләмәсе, Мирный бистәсе паркларына агач-куаклар утыртылды. Бу көн - урман утырту процессы гына түгел, ә, беренче чиратта, үсеп килүче яшь буынны, халыкны тәрбияләү, аны табигатькә якынайту...
    565
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 10:30
    Зәй яшьләре коррупциягә каршы
    Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Галия Җиһаншина катнашында "Коррупциягә каршы бергәләп" дигән темага лекция-әңгәмә оештырылды. Аңа 1нче мәктәпнең VIII сыйныф укучылары чакырылды. Чара барышында коррупция сүзенә аңлатма бирелде, аның өчен җаваплылык, кайсы өлкәләрдә ул ешрак күзәтелүе турында ассызыкланды, дәлилләр китерелде. Шулай ук...
    662
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 10:08
    Көндез 16 градуска кадәр җылыта
    Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 5 октябрьдә, республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Көн дәвамында аязычан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем күзәтелми. Узган төндә урыны белән 1 градуска кадәр суыклар күзәтелгән булса да, көндез 11-16 градуска...
    593
    0
    0
  • 5 октябрь 2015 - 10:02
    5 – 11 ОКТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
    КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада матди хәлегезне яхшырту белән мәшгуль булырсыз. Чыгымнардан арынып торсагыз яхшырак булыр. Вакытыгызның күп өлешен гаиләгезгә багышлагыз. Туганнар һәм якын дуслар белән очрашу кәефегезне күтәрер. Ял көннәрегез күңелле үтәр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, яңа идеяләрегезне башкаларга сөйләмәгез, югыйсә уңыш башка кешегә елмаерга мөмкин. Атна дәвамында тырышып эшләргә туры килә....
    697
    0
    0
Реклама