Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ведомство исәбендә торучы гаиләләр өчен бер көнлек ял оештырылды. Аның кысаларында әти-әниләр, балалар белән әңгәмәләр, психологик тренинглар, нәни балалар өчен уен терапиясе, релаксация, спелеотерапия үткәрелде. Шулай ук төрле кызыклы конкурслар, эстафета, викториналар җанлы узды, һәркем бер көнлек ялдан күтәренке кәеф белән таралды.